Без, Усали урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучылары, «Чормада сакланган ядкарь» бәйгесенең  «Элекке фото ни сөйли» номинациясендә катнашырга булдык.

Барыбызның да диярлек өйләребездә сакланган иң борынгы фотолар Бөек Ватан сугышы белән бәйле. Кайберләребезнең сугышта катнашкан бабаларының, кызганычка каршы,  фотолары да юк.

nasibullin-gabdulla

Насибуллин Габдулла

Насибуллина Алинә алып килгән фотоның үз  тарихы бар:

“Бу 1943 елгы фотода госпитальдәге яралы солдат — карт бабам — Насыйбуллин Габдулла. Ул 1939 елда гаиләсе белән Әстерхан шәһәренә барып урнаша. Бөек Ватан сугышы башлангач, гаиләсен туган авылы Берсут- Сукачига кайтарып җибәрә, ләкин үзе калып тора. 1942 елда сугышка китәр алдыннан, гаиләсе белән саубуллашу җаен табып, авылга кайта. Фронт сызыгына барып җитүгә, фашист самолетлары безнекеләрне бомбага тота. Совет солдатлары урманга кача башлый, ләкин бабам шунда бик каты яралана. Төрле госпитальләрдә ярдәм күрсәтә-күрсәтә, Махачкалага илтеп җиткерәләр. Ул анда нәкъ бер ел дәвалана. Бу фото да шунда ясалган. Таякка таянып, әле авырлык белән генә йөргән бабамны, кайткач, Усалида колхоз рәисе итеп куялар. Аңа сугыш михнәтләрен дә, тыл авырлыкларын да күрергә туры килә”, — дип яза сыйныфташыбыз.

barieva-zhemile

Бариева Җәмилә (сулда)

“Безнең  өйдәге иң борынгы фото — карт әбинеке, — дип сөйли Зәйнуллина Ләйсән. — Ул 1943 елда ясалган. Сул якта утыручы апа — Бариева Җәмилә Рәшит кызы. Ул Бөек Ватан сугышы елларында Усалида бригадир булып эшләгән. Кирәк вакытта кырыс, кирәк вакытта ягымлы булырга туры килгәндер аңа. Хатын-кыз җилкәсенә төшкән бу авыр йөкне тартырга туры килә апабызга».

 

shaxiexmet-fazlyev

Шаһиәхмәт Фазлыев

“Бу фотода минем дәү әтинең әтисе — Шаһимөхәммәт Фазлыев, — дип яза Талия Зыятдинова.  —  Сугышта башыннан алып ахырына кадәр була ул. Әлеге фотоны 1944 елда авылга, әти-әнисенә җибәрә ул. Артында латин хәрефле язуы да бар. Немец фашистларын җиңгәннән соң, япон самурайларына каршы сугышка алып китәләр аларны. Японнарны да җиңеп, 1946 елда гына туган авылына кайта. Бу фото сугыш чорының кадерле истәлеге”.

 

gabdelxak-exmetshin

Габделхак Әхмәтшин (ак алъяпкычлысы)

Хәйретдинов Нияз язмасын тәкъдим итәбез:

“Безнең өйдә сугыш вакытында төшерелгән, сугыш эченнән кайтып җиткән кадерле фоторәсемнәр саклана. Аларның күбесе инде саргайган, таушалган. Бабамның әтисе Әхмәтшин Габделхак алып кайткан фотолар ул. 1903 елда туган бабам, сугыш башланганда, инде өйләнеп, 1 баласы туган була. Аңа сугышның беренче көннәреннән үк фронтка чакыру килә. Бабай күп авырлыклар күреп, сугыш тәмамлангач, авылга кайта. 1947, 1949 елларда тагын балалары туа. Сугыштан соң ат белән колхозда басу буйлап комбайннарга ягулык салып йөри, соңыннан үзе дә комбайнга утыра. Ул  колхозның алдынгы комбайнчысына әйләнә. Ә фотода — кыр ашханәсе. Сугышчыларга тәгәрмәчкә көйләнгән казан белән аш, ботка ташыганнар. Казан янында елмаеп басып торучы ак алъяпкычлы мыеклы кеше — минем Габделхак бабай».

 

nezhip-galimov

Нәҗип Галим улы Галимов

Минем бабам Галимов Нәҗип Галим улы 1920 елның 6 маенда Балтач районы Көшкәт-Баш авылында туган, — дип башлана Шәрифуллин Искәндәр язмасы, — 1935 елда Донбасс якларында шахтер булып эшләгән. 1941 елның декабрь аенда Совет Армиясе сафларына алына. 1942 елда Сталинград фронты 147 нче атучылар дивизиясенең 379 нчы артиллерия полкында  сугыша.

1943 елдан МВО запас элемтә ротасының 17 нче бүлегендә элемтәче булып хезмәт итә. Аннан соң 30 нчы мотострелковый полкның махсуслашкан 7 нче бүлегендә радиотелеграфист  вазифасын башкара. Сугышларның берсендә Нәҗип бабам каты яралана. Снаряд шартлаганда аның калак сөягенә зур зыян килә.  1946-1951 нче елларда ул Саба районы Лесхоз бистәсендә атлар хуҗалыгын җитәкли. 1952-1980 нче елларга кадәр Нәҗип бабай Мамадыш районының Кама урман хуҗалыгына җибәрелә. Анда ул өлкән мастер, бригадир, лесник, балта остасы булып эшли.  Бабайга  Хезмәт ветераны исеме бирелә. Нәҗип бабай 1994 елда вафат була. Безнең өйдәге иң борынгы фото — аның сугыш вакытында төшкән фотосы. Ул безнең өчен иң кадерле истәлек булып саклана”.

zarif-garipov

Гарипов Зариф (уңда)

Илдарханова Айгөл: “Безнең карт ерак бабай — Гарипов Зарифны авыл балалары “атынчык бабай” дип йөрткәннәр. Дөрес, ул үзе дә бик шаян, шук, балалар ярата торган кеше, очраган бала-чагага гел чикләвек бирә торган булган. Шуңа балалар аның белән очрашу җаен эзләп торганнар. “Атынчык бабай”… Шаярып кына кушылмаган шул бу исем аңа. 1942 елның 1 февралендә каты яралана ул. Эшкә яраксыз булып кайта. Бер аягы икенчесеннән 10-12 сантиметрга кыскарак булып кала. Йөргәндә атынып йөри. Менә шуннан китә дә инде кушамат… Бездәге иң элекке фото да аныкыдыр, мөгаен. Фотосы белән бергә бездә аның 1942 елда бирелгән эшкә яраксызлыгы турындагы справкасы да саклана әле”.

ivan-semenov

Иван Семёнов гаиләсе.

Алдагы фоторәсемгә аңлатманы Кирушин Виталий яза:

“Бу — 1944 елда төшерелгән фоторәсем. Иң артта басып торучы яшүсмер кыз- минем 1932 елда туган әбием — гомере буе укытучы булып эшләгән Анна Ивановна. Без бергә яшибез, әбием булу белән мин бик горуланам. Әтисе турында ул сөйләмәсә, мин каян белер идем.

Рәсемдәге медальләр таккан Семенов Иван Семенович 1941 елның көзендә сугышка китә. 3 баласы белән әбием Елизавета Захаровна тылда хезмәт итәргә кала.  Башта карт бабайны  Суслонгерга җибәрәләр. Көннәрдән беркөнне өчпочмаклы хат килеп төшә. Хатта бары 1-2 юл — хәлләрне сорашкач: “Сугышка киттек, исән-сау яшәгез!” Шуннан бик озак, 2 еллап хәбәре булмый.  Озак көттереп, тагын бер хаты килә: “Мин исән, госпитальдә, язган булса, күрешербез.”  Янында гына бомба шартлап, “Калды инде балалар”, —  дип уйлап  өлгергәнен генә хәтерли.

Госпитальдә шактый озак дәваланып, сугышка  яраксыз булып, 1943 елда авылга кайта. Ул кайткан көнне, өй тутырып, авыл хатыннары җыела. “Безнекен күрмәдеңме?”- дигән өмет белән киләләр. Кызганыч, берсенә дә уңай җавап бирә алмый, сугышның географиясе кеше белән кеше очрашырлык  буламыни соң?  Сугыштан кайткач, тагын 2 балага гомер биреп, 5 бала тәрбияләп үстерәләр алар. Иван Семенович дәһшәтле елларда, 1953 елга кадәр, колхоз председателе булып эшли. Ләкин сугышта какшаган сәламәтлек үзенекен итә, 60 яшендә гүр иясе була».

 

mirzayan-gereev

Гәрәев Мирзаян

Сыйныфташыбыз Альберт Юзеевның бабасы турындагы истәлеге бик тетрәндергеч. Алардагы иң истәлекле, иң борынгы фотоның сыйфатсызлыгына читенсенеп яза ул:

“Бу — минем ерак әбинең кечкенә вакытта әтисе белән төшкән бердәнбер фотосы. Гәрәев Мирзаян Миңлегәрәй улы сугышка кадәр Мамадыш район башкарма комитетында эшләгән. Ул үзе районыбызның Көек- Ерыкса авылында туган. 1941 елның июль аенда  сугышка алынган. Сентябрь аенда ук Каунасс шәһәрендә әсирлеккә төшә һәм иң куркыныч лагерьлардан саналган 336 нчы номерлы шталагка эләгә. Авыр эшләрдә эшләтәләр аларны. Ул шунда үлеп кала. Күпме мыскыллаулар, күпме җәзалаулар күргәндер инде алар. Минем Гөлсем әбиемне һәм аның 2 энесен шулай ятим итә дошман».

 

nurullin-gabdraxman

Нуруллин Габдрахман

Нуруллина Әдилә: “Безнең гаилә альбомында Бөек Ватан сугышы чорыннан калган 3 фоторәсем бар. Алар безнең өчен барысы да бик кадерле. Бабамның әтисе Нуруллин Габдрахман 11 балалы гаиләдә үсә. Бу гаиләнең 5 улын да сугышка алалар. Тик, кызганычка каршы, аларның дүртесе сугыш кырында ятып кала… Бабай белән бертуган Хөсәеннең фотосын да кадерләп саклыйбыз…

ferxulla-songatullin

Сөнгатуллин Фәрхулла хатыны Васбикамал белән.

Ә әбиемнең әтисе — Сөнгатуллин Фәрхулла, 1900 елгы,  сугышка хәтле бригадир булып эшләгән, балта эшен яраткан. 1941 елның ноябрендә бабайны сугышка алалар. Васбикамал әби кочаклап капка төбендә озатып кала. Бабайны баштан Бүкәшкә, Арчага, шуннан Казанга ук алып китәләр. Хатларны бик еш яза. Беренче хатында ук, бер үк балаларны саклый күр, дип кисәтә ул әбине. Соңгы кызы –минем әбием — бабай сугышта вакытта туа. Ул бер хатында: “Кызым Гөлнурга бик күп сәлам әйтегез!”,-  дип язган. Хатыны:  “Анда Гөлнурлар бик күп мәллә? Бибигалия исеме куштык без аңа”, — дип яза шаяртып. Тагын бер хатында бер бармагын пуля алып китүен, тимер эшләпәсен читкә алып атуын яза. Куркытып түгел, шаяртып кына яза ул бу хәлләрне. Пуля алып киткәннән соңгы кулын рәсем итеп ясап жибәрә. Тормышта шаян кеше, сугышта да шаян булып кала белгән бабам. Соңгы хатында: “Берлинга китәбез, исән булсам,  хатыгызга җавап язармын, үлгән булсам, хатыгыз кире кайтыр инде”, — дип яза ул, сизенгән кебек. Кызганыч, авылдан киткән хат кире кайта. Фәрхулла бабайның без сугышта повар булганын беләбез. 1945 елның  25 февралендә, Бөек Җиңүгә ике айлап вакыт калгач, һәлак була”.

Менә шундый язмышлы кешеләр турында сөйли борынгы фотосурәтләр.

Без, Усали урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучылары, “Мәйдан” журналының  “Чормада сакланган ядкарь” бәйгесен оештыруына рәхмәтебезне җиткерәбез. Бәйгедә катнашырга кирәклеген аңлаткан, безне эзләнергә мәҗбүр иткән сыйныф җитәкчебезгә дә бик зур рәхмәт. Чөнки туганнарыбызга, киләчәк буынга тапшырырлык азмы-күпме истәлекләр тупладык.

 

Мамадыш районы Усали урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучылары.

 


Комментарий язарга