Логотип «Мәйдан» журналы

Фитнес-беләзекләрнең һәм смарт-сәгатьләрнең зыяны бармы?

Кардиолог Константин Иванов фитнес-беләзекләрнең һәм смарт-сәгатьләрнең файдасы турында сөйләде. Бу хакта ufacitynews.ru  сайтына сылтама белән «Интертат» яза.Иң беренче ул, фитнес-беләзекләр һәм смар...


Кардиолог Константин Иванов фитнес-беләзекләрнең һәм смарт-сәгатьләрнең файдасы турында сөйләде. Бу хакта ufacitynews.ru  сайтына сылтама белән «Интертат» яза.


smart

Иң беренче ул, фитнес-беләзекләр һәм смарт-сәгатьләр кебек заманча гаджетларда бернинди дә зыянлы нурланыш булмавын әйтте. Чөнки мондый җайланмаларның организмга начар йогынтысын раслаган тикшеренүләр юк.


Иванов әйтүенчә, хәзерге вакытта бу җайланмаларның файдасын тикшерәләр. Тиздән смарт-сәгатьләрдә йөрәк ритмын, кан басымын, кандагы шикәр күләмен, йокы фазаларын һәм башка күрсәткечләрне карап булачак. Шулай ук ул аларны сәламәтлекне кайгырту өчен файдалы дип тә әйтте. Чөнки кешеләргә 10 мең адымны үтү яки туклану рационын саклау җиңелрәк була башлаган. Чөнки гаджетлар моңа уен кебек форма бирә һәм нәтиҗәләр белән социаль челтәрләрдә бүлешергә була.

 
Фото: pixabay.com

Комментарийлар