Гаип хәзинә

Төркәй карьясының кыр капкасына җитмәс борын, мосафирны иң тәүдә каршы як тау битенә төзек урамнар булып утырган ызбалар җәлеп итәр. Тәбәнәк кенә булсалар да, алардан ниндидер ямь, җылылык, нур бөркелә сыман. Кояшлы әбиләр чуагында яхшы кәефне юлдаш итеп алган сәфәрче боларны көнбагарга охшатып сокланыр да, мөгаен.
Һәркайсының тәрәзләре кояшка карый… Өй түбәләре арыш саламы белән ябылган. Узган көз япкан икән, бу көздә дә туган-тумачасын ярдәмгә чакырып, түбәсенә күз салмый түзәлмәс хуҗа. Әнә бит, кай җире муртайган, кай урыны басылган. Кымшанмасаң, көт тә тор – әрсез яңгыр «тып-тып» итеп ызбаңда ук бии башлар… Бөртеге чабагач белән шәпләп сугылган арыш көлтәләре түбәне дә сипли, ызбаны да ямьли. Билләһи, өр-яңа кәшимир шәл бөркәнгән җаныең диярсең. Әгәр дә, удмурт яисә мари сыман, кыекны кабык белән ябып куйсаң, кая инде аңа хәләлең яисә көнбагар белән тиңләшү?
Инде карьяга кереп, урам буйлап үткәндә мосафир янә Төркәй йортларының бер яменә сокланыр. Ай-һай, тәрәз йөзлекләрен шәп ясыйлар икән! Чыршы, нараттан бизәкләп эшләнелгән йөзлек берничә ай кояш нурында кызынгач, гәрәбәдәй сап-сарыга әйләнә дә куя. Мондый тәрәзләргә карындык тарттыра алмыйсың инде. Кесәсендәге сәрмаяны берничә рәт санаса саный Хужа, тик барыбер Саескан базарына барып пыяла кистереп кайта…
Сүз дә юк, күркәм өй – авыл яме, уртак мәгыйшәт бизәге инде ул. Кем аларга битараф калсын? Тик барыбер саланы тирә-юньдә танытучы мәшһүрлек галәмәте бу түгел. Борынгы карьяны мәчет, мәдрәсә, тимерчелек бизи. Төркәйдә дә мәчет бар. Манарасы биек, ае якты… Мәдрәсә корырга да ир-ат дәррәү тотынган булыр иде дә, тик бина салып кына эш бетәме соң? Шәкертләр укытырга з-у-ур мая кирәк бит! Мөдәррисләр, хәлфәләр чакырыр өчен күпме сәрмая җыясы ачыклангач, күпләр шым була. Чынлап та, лашман тартып кына шул кадәрлене каян табасың? Акча бөтен нәрсәгә баш шул! Мәдрәсә ачу Салихҗан атлы мулланың әлегә гамәлгә ашмаган нияте генә булып кала… Тимерчелеккә килгәндә, ул күзгә-башка артык бәрелми, ят кеше аңа сорашып кына юл сала. Хәлбуки, башка җирләрдә, бигрәк тә урыс, мукшы салаларында, алар каравыл йорты, янгын каланчасы тирәсенә урнашучан. Ә Төркәй тимерчесе Фәхразый үзләренекен елга буена, тау ышыгына салдырган. Аулак, җәен тирә-ягын тал-тирәк каплый, ә кышын җил-давыл, бураннан тау ышыгы саклый. Ә иң мөһиме – су якын. Мыек астыннан көләргә яраткан тимерче, балта, көрәк яисә ат дагасын утта тотып кыйнагач, егет-җиләнне юри буага куучан:
– Бар, энекәш, келәшчәгә эләктер дә, моны елгага илтеп сал, сусагандыр…
Әйе, утта җеби, суда ныгый тимер. Хәтта корычка ук әйләнә. Бәлки шуңа күрәдер, Фәхразыйның оста кулын яраталар. Чит-ят авыллардан да монда кеше күпләп килә икән. Әйтәсе дә юк, гарасат кичереп, бер гасыр алачыксыз яшәгән татар карьясы тимерче кадерен белә. Күрекле мичтән ургылып төтен чыга, авыл өстендә сандалдагы тимер чыңы яңгырый икән, димәк, хәят тере, авыл яши… Йөзенә сөрем тартылган, биленә алъяпкыч бәйләп, кулына киндер бияләй кигән остазга хөрмәт, ихтирам күрсәтү олысының да, кечесенең дә канына ук сеңгән…
– Әссәламегаләйкем, Фәхразый оста! Ходай күзләреңә үткенлек, зиһенеңә үткерлек бирсен!
Көр тавыш белән үзенә атап сәлам биргән ят егеткә учакка иелгән Фәхразый беркадәр гаҗәпләнеп күз ташлады:
– Амин, амин, шулай булсын… Бәракалла, кем угланы син?
– Мин бит Төркәйнеке түгел, Туймәттән… Үзебезнең тимерче картайган, сырхаулап тора…
– Туймәттән дисеңме? Атаң ни атлы соң синең, олан?
– Мин Бибиәсма малае, Фәхразый оста. Әти байтактан вафат инде. Агач баскан…
– Алай, алай, урыны оҗмахта булсын мәрхүмнең. – Тимерче эшеннән аерылып беркавым дикъкать белән әңгәмәдәшенә карап торды. – Күзгә-башка бер дә чалынган кебек түгелсең. Шаяртмыйсыңдыр бит?
– Юк, Фәхразый абзыкай. Күзгә чалынмавым, әйе, хак. Мин бит мәдрәсәдә укыйм. Бәркәтәдә! Әлегә әнкәй кунагы гына мин…
Тимерченең йөзеннән якты дулкын тәгәрәп үтте.
– Бәрәкалла, машалла! Син мәхдүмме? Ник башта ук әйтмәдең соң? Менла буласың инде, Аллаһы боерса? Бик күркәм, бик күркәм… Йә, әйт, йомышың нидә?
Мәхдүм киндер букчасыннан балта чыгарды:
– Әнием таптавыгызны сорады… Пычкы булган… Әллә кадак тураганнар, әллә сөяк тапаганнар инде. – Һәм ул янә букчадан янчык алып тапчанга куйды. – Менә монысы әҗере, оста, күкәй…
Тимерче балтаны кулына алып әйләндереп-тулгандырып карагач, йөзен урта бармак башы белән чиерткәләп шаяртып та алды:
– Таптарга дисеңме? Аяк белән генә ярармы? Иншалла, таптарбыз, әлегә учакта ята бирсен. Эшем күп күбен дә, кунак кешене киләп салдырып йөртү килешмәс. Әйдә, сиңа да эш бар. Тибрәтеп җиффәр күрекне!
Учакта очкыннар чәчеп ялкын тернәкләнгәч, тимерче соскы алып күмер өстәде, тирә-юньгә эссе һава, яктылык, ямь таралды.
Егетнең теле дә, уянган күрек шикелле, ачыла төште:
– Фәхразый оста, килгәндә күреп таң калдым, урманыгызны кисеп бетергәннәр бит?..
– И, энекәш, каян ул безнеке булсын, казна рущасы бит ул! Киртә-чыбыгы гына гавамга.
– Имәннәре, ай-һай, шәп иде… Нишләткәннәр соң?
– Имән патшага китте, энем. Олаулар белән Чулманга төшереп озаттык. Кораб ясарга! Төркәй имәннәре хәзер дәрьяда йөзәр инде… И-и ул имәнлекне кискәннәрен күрсәң, Чупай ярминкәсендәге кебек кайнадылар. Миңа да чын урак өсте булды. Көн-төн тимер кыйнадым. Кемгә пычкы тешләргә, кемгә балта коярга кирәк. Куласа тугымлау, ат дагалау кебек эшләрне әйткән дә юк инде. Без бит, мәхдүм, үзең дә беләсеңдер, йомышлы татарлар, лашман эшен оешып тартабыз. Дәрьядай урманны өч ай дигәндә кырыктык та ташладык.
Ул шулай сөйләнә-сөйләнә учакны тикшерде. Әнә балта да кысла кебек кызарган. Тимерче аны келәшчәгә эләктереп сандалга салды да чүкергә кереште.
– Ашкынып эшләүнең әҗере булдымы соң, Фәхразый абзыкай? Әллә урыс әкиятендәге кебек, өсте безгә, тамыры сезгәме?
– Шулай… Гөрәше патшага, төпчеге безгә инде аның, энем… Тик төпчеккә дә сөенә белергә кирәк! Бер имән төпчек, бер йөк усак, юкәгә биргесез. Минем учакта нәрсә күмере? Төпчекнеке! Кызуында тимер җеби дә төшә. Сатып аласы түгел үзен, казып чыгар, иренмә генә. Аннары, әйтсәм әйтим, төпчеккә дә сөенеп яши белгәнгә гади халык күтәрелә бит ул, энем. Сәүдәгә фатиха алдык, Аллага шөкер, тимер-мәгъдән эшенә хокук бар. Ислам да акрын-акрын тернәкләнә. Әле менә үзең мәдрәсәдә укып ятасың. Болар барысы да әҗер бит. Патшабызның йомышлы татарга биргән әҗере.
Һәм ул, сүзләренә нокта куйгандай, чүкечен балтага китереп сылады.
– Әйткәнең хак инде, оста. Әби патша аеруча игелекле булды.
Ниһаять, тимерче, балта йөзен үзе теләгән кыяфәткә кертеп чажылдатып суга салды да, тапчанга утырды.
– Син безнең урман хакында берәр нәрсә ишеттеңме әллә, мәхдүм? Сорашасың бик…
– Асла хәбәрем юк.
– Әйе, ашкынып эшләвебез хак. Бөтен имәнлекне актардык. Кош оялары калмады, куыш агачлар парә-парә туралды… Әкәмәт инде, кибән эченнән энә эзләде халык. Бу дөньяда адәми затның һәркайсы тумаган тайга атлану өмете белән яши икән, энем.
– Кызык! Лашманчылар нәрсә эзләде соң шулай?
– Күн калта…
– Калта… янчыкмы? Кайсысы югалткан инде аны?
– Козгын!
Мәхдүм төп башына утыртылган кеше сыман кулын селтәде:
– Йә инде, Фәхразый абзый… Үртим дигәч тә. Сөйлисең тузга язмастайны…
– Юк, энем, сүзем хак. Лашманчылар Фиргавен калтасы эзләде. Риваять бар бит! Тузга да язылгандыр, бәлки, калта хакында сүз, дим.
– Риваять булгач, зинһар, сөйләгез! Мәдрәсәдә шәкертләргә дә ишеттереп һушларын алыйм әле.
– Ник сөйләмәскә? Казан каласына яу килгәч, безнең як морзаларының берсе – Камай бәк ике йөзләп кешесе белән урыс патшасына кушылырга теләгән. Татар ханына дошманлыгы булган моның. Тик аның явыз ниятен сизеп, Казан сакчылары Камайның эзенә төшә, гаскәрен юк итә. Әмма берничә кешесе белән хыянәтче тәки кача, патша хозурына барып ирешә ул. Тәхет иясенә тугрылыкны чапан, читек үбеп кенә раслап булмый бит, сер сата морза. Камалыштагы шәһәрне җир астыннан барып кулга төшерү юлын өйрәтә. Зур сөенеч бу патшага! Нәкъ шул әмәл белән ул шәһри Казанны һәлак итә дә бит. Беләсеңдер?
Инде Камайны ничек бүләкләргә? Уйлый торгач, ниһаять, чатырына чакырып морзага янчык суза патша: «Менә, бәк, хезмәтең өчен сиңа калта. Фиргавен калтасы бу, гади көшелүк түгел. Син мондагы алтыннар белән, теләсәң, үзеңә Мисырныкыннан да шәбрәк пирамида кордырырсың», – ди.
Фәхразый сулыш алыштырды:
– Менә, мәхдүм, хыянәткә пирамида! Әйе, ниятләсә, шиксез, күтәрелгән булыр иде корылма, татар башына мәсхәрә булып…
– Оста, Явыз Иван теләгеннән тыш, Ходай Тәгаләнең ихтыяры бар бит әле. Көфер эшкә Раббы нишләп фатиха бирсен!
– Дөрестән дә нидер булган шул… Менә тагын тыңла. Камай, алтыннары белән берәр эш-гамәл аткарудан бигрәк, патша бүләге белән мактанырга яраткан. Әмма могҗизалы калта хакында аның дус-ишләре генә түгел, карак-угры да белеп ала. Билгеле инде, болар аны үз кулларына төшерергә хыяллана. Морза артыннан шымчылык итә башлый, төрлечә ният кора…
Камай үз яраннары белән ауга йөрергә яраткан икән. Ә нәрсә, акча бар, үз урманы, үз болыны дигәндәй… Җәнлек, кош тибә торган бик шәп козгыны да булган моның. Берчак, нәкъ безнең Төркәй имәнлегенә килеп чыккач, угрылар төркеме көтелмәгән һөҗүм ясап, морза сакчыларын кырып ташлый. Камай күкрәгенә дә ук килеп кадала. Әмма бәк аягыннан егылганчы, фиргавен калтасын козгын аягына бәйләп, тегене һавага очырып җибәрә… Менә безнең колакны торгыза торган нәрсә кая! Монда икеләнергә урын юк, мәхдүм. Козгын, риваятьтә әйтелгәнчә, бик яман каркылдап хуҗасы өстендә әйләнә дә имәнлек эченә кереп күздән югала бит…
– Билләһи, алданрак ишетсәк, алтын шаукымы безнең мәдрәсә шәкертләрен дә кузгаткан булыр иде, шәт. Вәт гыйбрәт! Ничек соң, оста, калтаны табу өмете бармы? Тапсаң… көшелүк тулы алтын!
– Мин үзем югалган хәзинәне агач башыннан эзләмәс идем, мәхдүм. Мөгаен, ул күптән җирдә ятадыр. Баулары козгын тәненнән арынган инде аның. Кош үзе үк чукып өзәргә күп сорамас, богау бит… Ә ялтыравык, зиннәтле нәрсәне йомран, сусар үз оясына сөйрәп китүчән. Җитмәсә тиредән, күннән ясалган бит ул калта. Төшенәсеңме? Иншалла, каян да булса, тамырлар арасыннан, җирдән, төпчек, чокыр, куышыннан килеп чыгар ул гавам эзләгән нәрсә.
Фәхразый тезләренә суккалап алды:
– Ярар, сүз белән бозау имезмиләр. Эшкә!
Һәм ул учакка тимер-томыр ташлады да күрекне тирбәтергә кереште. Йокымсырап, изрәп яткан ялкын дөрләп китте, чаткылар чәчрәде, тирә-юньдә яктылык шәүләләре уйнарга кереште .
– Ярар, шәкерт, гыйлем юлың ижтиһадлы булсын! – дип теләкләр теләп, Төркәй кунагын алачыктан озатты Фәхразый. – Ярингә тагын кил, сүләшеп утырырбыз.

Мәһрүзә ананың Ходайга ялваруы

Атна-ун көн инде үзалдына бәргәләнә Мәһрүзә ана. Менә ул, башына мамык шәл бәйләгән, озын билле бишмәт кигән буйчан теремек зат, үз яшенә хас булмаганча кайнарланып, изгеләр тавына күтәрелеп бара. Өйлә намазын укыгач, Ходайдан улы Яхъя хакында гозерләргә, аны рәхим-шәфкатеннән аермавын сорарга теләгән иде ул. Әмма килене Гаширә почмак ягында кыбырсык малаен тукмап алды, акырыш-бакырыш купты. Мондый мәхшәрдә Илаһи затка сүз катасыңмыни?.. Шуңамы җаны тынчу, хәер-хаһсыз диварлар арасын кисәк тарсынды. Тиз генә торып киенде дә, ызбадагыларга бер сүз катмастан, күз-аяк әйдәвенә буйсынып, әлеге тауга юнәлде ана. Монда күтәрелсә, Ходай белән аралашуы да ышанычлырак, аңа юнәлгән теләк-гозерләре дә тәэсирлерәк булып чыгар сыман…
Ниһаять, ул тау итәгенә аяк басты. Алга текә үр булып, җирдә кибеп кара кучкыл төскә кергән җиләк яфраклары, чәчләрен коеп ялангач торып калган кылган сабаклары, яшькелт артыш куаклары җәйрәп ятты. Кара көз булуга карамастан, борынга сахра исе килеп керде… Тәнгә дә, җанга да җиңеллек иңәр кебек иде, әмма тамакка янә төер килеп тыгылды. Төпчеге уеннан китми генә шул. Җанын телгәләгән күренеш күз алдында яңара да тора. Капка янына җәлт-җәлт килеп баскан Яхъя артына борылып караган да ярсып кычкыра: «Алла каргаган бу йортка мин башка аяк басмам, белегез!»
Ураза мәлендә, изге Рамазан аенда, шулай йортны ташлап китте бит төпчеге. Инде бу хурлыкны күршеләр, авыл халкы алдында ничек күтәрмәк кирәк?
Өеннән чыкмаса да сизә – гайбәтчеләр Мәһрүзәне чәйнәп туялмый инде. Тагын кемне төрләндерсеннәр? Килене Гаширә белән өлкән улы Мирҗан һаман читтә калыр әле. Кешеләр каршында сөттән ак, судан пакь булып кыланырлар. Ай бу, Гаширә!.. Елан аягын кискән нәрсә бит!.. Тора-бара Яхъяны гына түгел, каенананың үзен дә өйдән сөреп чыгарырга күп сорамас. Яхъя белән Мирҗан арасындагы гауганы да шул җирбит куптарды. Янәсе, анасы уразага дип биргән какланган казны гуҗ Яхъя ашаган. Башка йортта бу хәлгә көлеп кенә карарлар иде дә бит…
Ана, затлы туладан олтан кисәргә җыенгандагы кебек, бәгыренә пычак булып кадалган әлеге хәлне янә бер кат исләп алды. Яхъя, Рамазан ае кергәч, дүрт көн ураза тотты. Бишенче көнне улының ачыгуны, сусауны авыр кичерүен белгәнгә, Мәһрүзә аны сәхәргә уятырга базмады. Әкияттәге Алпамша кебек тамак колы әлегә. Үсеп кенә килә бит, кавырсыннары да ныгымаган төпчекнең.
Мирҗан да энесенең фарыз гамәлгә атлыгып тормавына җиңел карады:
– Ярар, уразадан ваз кичсәң, җир сөрергә барырсың. Барыбер савабы ким булмас…
Абзый кеше үзе җиңел, күләгәдәге шөгыльләрне башкарырга калды. Ә энекәше, иртән үк үгез җигеп, үзләренең ишле биләмәләрен сөрергә китте. Килен төенчек тоттырды. Монда ипи, суган, шешәсе белән сөт, рәхәтләнеп сукала гына, янәсе… Тәгам төенчеге хакында Мәһрүзә ана килененә әйтмәде түгел, берничә рәт әйтте:
– Җир эше авыр эш, Гаширә. Аерткан сөт белән генә җегәр артмас. Яхъяга бераз каймак та куяр идең!
– Әни, кунак җыясы бар, дидең ласа. Каймак май язар өчен кирәк, – дип, каенана сүзен һаман кире сукты Гаширә.
Шулай тыныч кына берәр атна чамасы иртә китеп, караңгы төшкәнгә тиклем эшләп йөрде Яхъя. Әмма җомга кичендә келәтне барлап чыккан килен зәһәр тавыш белән аваз салды:
– Әни, минем каклаган каз кая киткән ул?
– Каз?! Нинди каз, Гаширә?
– Әни биргән каз…
– Бәй, килен, келәткә син хуҗа бит. Ачкычы үзеңдә… Ник миннән сорыйсың? – диде ана аптырап.
Әмма каенананың җавабы киленне ярсыта гына төште:
– Синеңчә, казны мин ашаганмы? Каймак булмагач, балама ите дә ярар дидеңме? – Һәм Гашия, куллары белән битен каплап, такмаклый-такмаклый еларга да кереште. – Әй, анакай, көч, вакытыңны сарыф итеп, шул бирән өчен каз үстердеңмени соң син?! Үләм, гарьлектән үләм!
Бу инде яхшы фал түгел иде.
Көндәгечә, кояш изгеләр тавы артына утыра башлагач, кайтты төпчек. Арбасына яшьләвек чабып салган. Сүзсез генә үгезне тугарып азыкка тигендерде. Ул ара тыз-быз килеп йөргән Гаширә аның буш янчыгын табып алган күрәсең, баш очында тотып селкеп торды:
– Мәгез, казны кем ашаган, тикшерегез! Каклаган каз исе борынны яра.
Бу иләмсез акыру Мәһрүзә ана өчен иде. Килен казына төпчек кулын яккан, димәк… Әнә бит дәлиле әзер. Чирканмый…
Тамашага Яхъя да аптырап карап торды:
– Әни, безнең казлар беткән идемени соң?
– Син, улым, җиңгәң казына тигәнсең шул.
Яхъя шаркылдап көлде. Аның каравы Гаширә ярсый төште.
– Бирән! Юньле адәм булсаң, ураза тотар идең. Ә син урлап кеше ризыгын ашыйсың.
– Мирҗаныңа үзем каз табып җибәрермен. Иртәгә ул барып җир сөрер, ярармы?
– Сөрермен мин сиңа! – Бу сүзләрне искәртмәстән бакча ягыннан килеп чыккан Мирҗан кычкырды. – Атаң урынына калган абзаңа тел тидерәсеңме, маңка!
Төпчек, ананың гаҗәпләнүенә каршы, абыйсы белән дә үзен ифрат тыныч тотты:
– Әтине күрмәсәм, шулай дияр идең. Әмма мин аның җылы кочагын татып беләм шул. Син, әзи, әти урынында түгел, үз урыныңда була бел, яме? Ату бар белгәнегез акыру да бакыру, хурлау да яманлау. Нәрсә, мин сезгә колмы әллә?
– Кара, кара, каз ашап хәлләгән бит бу! Инде эт булып хуҗасын талыймы? Алай сыешып тора белмәсәң, чык та кит, белдеңме?
Ана элек тә улларының эләгешеп киткәннәрен күргәли иде. Әмма кечесе кече, олысы олы була белеп вакытында тыела иделәр. Гаширә кузгаткан каз гаугасы исә боларның бәгырьләренә тирән төшкән, ике углан бер-берсенә каршы калай әтәчләр булып бастылар. Әйтерсең лә, бер карында ятмаганнар… Өлкәне чандыр, елгыр, ә төпчек әле яшь булса да, гәүдәгә мул, олпат, хәрәкәтләре дә салмак. Шулай да, тегесенеке кебек, монысының да йодрык инде төйнәлгән. Йә Хода, сугышып кына китә күрмәсеннәр тагын?!
– Оланнар, туктагыз, нәрсә бүлешәсез? – Ана кайнарланып уллары уртасына килеп басты. – Мирҗан, энеңә үчегүең каз аркасында гына булса, хәзер үк тукта, хатыныңа олтан булма!
– Әни, күрмисеңмени, эш казда гына түгел. Абзый кеше чыгып китүне сорый. Йортка мин хуҗа димәкче. Йә, әни, син дә сүзеңне әйт! Кемне калдырасың йортта? Баш балаңнымы, төпчекнеме?
Ана кече малаеннан мондый сорау көтмәгән иде. Хәер, бу хакта уйларга да базнат итмәде. Йортта шулай бердәм яшәү мәңгелек кебек иде. Шуңа каушап ук калды.
– Соң, улым, Яхъя, нинди сүз бу? Мин берегезне дә йорттан чыгармыйм. Икегез дә тансык. Шуның өстенә син яшь әле. Башлы-күзле бул, аннары инде уйларбыз кемне башка чыгарырга.
– Нигез иясе итеп төпчекне калдыралар түгелме соң, әни?
Мәһрүзә әнә шул иң кирәкле мизгелдә сүз әйтергә җөрьәт итмәде шул. Сүзең көмеш булса, дәшмәвең алтын янәсе. Ир артына ышыклансаң, шулай булыр иде дә, Әсхәдуллаң юк шул ил кануны белән хөкем итәргә. Йортта атабаш-хуҗа булмагач, киленчәк тә азган, нигез хакында үз фәрманын әзерләп куйган:
– Нәрсә, акыллы баш? Мирҗан белән Гаширә җыйсыннар, корсыннар да Яхъяга калдырып китеп барсыннармы? Тот капчыгыңны, монда җүләр юк. Төпчек, имеш! Һаман анаң итәгеннән аерыла алмыйсың, имгәк. Синең кебекләр мәдрәсәдә укый, читкә китеп акча эшли… Борыныңны сузма, йорт безнеке!
Шулай җыелып килгән шеш сытылды. Гаширә уйлаганнарын сибеп салды.
– Ярар, – диде Яхъя, – Аллаһ каргаган бу йортка мин аяк басмам!
Төпчеге артыннан шапылдап капка ябылгач кына, гаиләсендә булган йөрәк өзгеч хәлгә төшенеп алды Мәһрүзә ана. Гасабиланып, ачынып кычкырды:
– Улым, китмә!
…Мәһрүзә ана тауга эчке кызулык белән йөрәксенеп күтәрелсә дә, аның түбәсенә менеп җитеп, борынгы язулы зур кара таш янына килеп баскач һәм бигрәк тә уч төбендәгедәй җәйрәп яткан биниһая зур, очсыз-кырыйсыз җиһан чолганышында калгач, каушап калды. Монда дөнья дүрт яктан да ачык, дивар-киртәләр юк, әйткәнең шундук күкләр иясенә барып ирешер… Сүзләрең ачык, анык булырга тиеш. Нәрсә сорыйсың, ни көтәсең, адәми зат, Ходайдан? Дөрес, нияте ачык ананың, улы Яхъяга мәрхәмәт сорап ялвару… Тик төпчек улы турында ниләр әйтергә, кайсы теләкне алга куярга җыена соң әле ана? Һәм кайсы яклап Аллаһының рәхим-шәфкатенә лаек аның улы?
Шул рәвешле уйланып алгач, мөэминәгә кисәк кенә эсселе-суыклы булып китте. Гаширә әйткәнчә, изге Рамазан аенда ураза тотмыйча, урлап кеше ризыгын ашаган булып чыга бит Яхъя… Гөнаһ кылган… Ходай каршында хәзер ничек тәкъдир итәргә соң аны? Тик бар гаепне улы өстенә генә аударыргамы? Үзе шаһит, уразаны тотып күрсәтте бит ул. Авыр булса да түз инде, улыкаем, уразаңны дәвам ит, дисә, Яхъя тотмаган булыр идемени? Хәзер ничә исәпләсәң дә, бер хисап, төпчекне гөнаһтан аралый алмаган ул. Шулай булгач, Ходайдан Яхъяны ярлыкау турында түгел, белексезлеге өчен үзен кичерүне сорарга кирәк әле анага…
Бәлки Мәһрүзәгә Аллаһыдан төпчекне йортка кайтару хакында ялварырга кирәктер? И Илаһым Кадир, кодрәтең чиксез синең, гомеремнең иң матур көннәрен төпчегем Яхъя хозурында үткәрергә насыйп ит инде миңа, дияргәме?..
Кече малай йорттан эзен яздырып өч көн үткәч, иртүк ишек кактылар. Бу мәрхүм хәләле Әсхәдулланың бертуган апасы Газзә булып чыкты:
– Малаең бездә, Мәһрүзә, югалтма!
Кырык биштән узган бу хатын, Мәһрүзә бик сөйләштерергә теләсә дә, ачылып китмәде, Яхъяның кием-салымнарын сорап алгач, тизрәк өйдән шылу ягын карады. Кайнигәче белән ныклап аралашмаса да, аның мәгыйшәтен Мәһрүзә яхшы белә. Чулак булгач, кияүгә чыгалмады ул. Төп йортта кысанлык сизелгәч, Әсхәдулла һәм аның ишле туган-тумачасы җиңел кулдан үзенә кечкенә генә өй өлгертеп бирде. Читән-саманнан абзар ясадылар. Кемдер әтәч яки тавык китерде, кайсысыдыр бер пар мамык кәҗә бәтиләрен ихатасына китереп кертте… Шулай Газзә үз морҗасыннан төтен чыгарып көн итәргә кереште… Ай-һай, җитеш тормышка күнеккән малай кысан Газзә куышында озакка кала алырмы? Кәҗә сөтен татып та караганы юк бит аның… Хатын-кызга чемченергә яраса да, ир затына ризыкмы бу?
Кичке якта Газзә йортына юл тотканда шуларны уйлады ана. Малаеның кыланышы, тәртәгә тибүләре дә хәзер әллә ни куркытмады аны. Кайтыр, кайтыр… Акылына килер дә шыпырт кына үз өенә әйләнеп кайтыр әле Яхъя!
Малае ананы бик ачык каршылады. Абзарда нәрсәдер эшләп шакылдап ята иде, Газзә: «Яхъя, чык, әниең килде», – дигәч, мәк чәчәгедәй балкып килеп чыкты бу…
– Ни хәл, әнкәй? Өй-ихатагызда иминлекме? Мирҗан әзи ни хәлдә? Киленең тынычлангандыр, шәт?..
Мәһрүзә тотлыгып калды. Бу балага ни булган? Югыйсә, ул Яхъяны күтәрелеп карамас дәрәҗәдә кара көйгән бер хәлдә күрергә әзерләнгән иде. Юк, йөзе якты, күзләрендә нур… Әллә нинди элек шәйләнмәгән чаткылар… Егет чагында Әсхәдулла күзләрендә шундый балкыш бик еш уйнаклап ала иде. Мишәр!.. Тота белә үзен… Күңелгә уелган гыйбарә малаена да туры килә бит чукынчык…
– Улым, менә яратканың, – Мәһрүзә кулындагы төенчекне чишеп кәнди* (* Кәнди – бәләкәй аш савыты) чыгарды. – Сумса… суынганчы ашап алсаң иде!
Әмма төпчек ашау түгел, савыт тарафына күз дә салмады:
– Әни, мин бит ач түгел. Син сумсаңны суынганчы сөекле малаеңа кайтарып ашат инде!
Ананың күзләреннән яшь атылып чыкты:
– Яхъя, мин бит синең анаң. Ник минем белән шулай сөйләшәсең син? Үлгәнне көтәсеңме? Җитте, өйгә кайт!
Угыл җитдиләнде:
– Әни, мин бит йортта ачык итеп сорадым. «Нигездә кем кала, сайла», – дидем. Син бит мине ишетмәдең, ишеткәннәрнең авызына суга белмәдең. Чыгып кит, диделәр, мин киттем. Бер кискән икмәк ябешми, әни, беләсең. Мин кайтмыйм.
Яхъя анасы белән озын-озак сөйләшмәде, абзар эченә кереп шакылдавын дәвам итте.
Мәһрүзәнең җанын ут ялмап алдымыни: бар иде ана, юк булды ана…
Бала каршында кадерең җуйгач, аны өйгә кайтаруны оялмыйча ничек Ходайдан сорарга кирәк? Аннан соң бу Яхъя хакында ялварумы… Аның бәхет, иминлегенә караган теләкме? Тула әйберен кара җеп белән типчеп ятасың түгелме, Мәһрүзә? Малаеңны кайтарып, үз дөньяңны түгәрәкләү теләге ярылып ята бит монда… Ләхәүлә, баш бер түнсә, тәмам зиһен җуела шул…
Менә шулай гади генә тоелган ният тинтерәткеч бер нәрсәгә әйләнеп куйды. Ходайга сүз кату, кырык тартмачы каршына басып, күзең төшкән бер нәрсәне, моны бир, тегене бир, дип сорану түгел икән шул. Үзеңә булса бер хәл, балаңа бит… Иң кирәген тоеп, асылын аңлап теләргә кирәк… Нәрсә теләргә соң Яхъяга? Арада ни генә булмасын, Мәһрүзә ана, Күк, Җиһан иясе каршында торып, баласына иң ак, иң изге теләк белән юл ачарга бурычлы. Ана-ата теләгеннән, аларның фатихасыннан башка адәм язмышы корыла аламы соң?
Киеренке сорауларына җавап эзләгәндәй, күзләрен кырлар, болыннар, урманнар өстеннән йөгерткән Мәһрүзә Яхъяны тапкан көннәрен хәтерләде. Аллаһыга шөкер, нәкъ шул чакта хаҗ сәфәреннән исән-имин Әсхәдулласы да кайтып төште. Ике шатлык бергә тоташты, өй сөенечкә чумды. Һәм сабыйга исем кушу йоласын да озакка сузмадылар, мәҗлес җыйдылар.
Ызбаның олы ягында мендәрләрдә туган-тумача, күрше-күлән кече якка палас өстенә чүмәшкән. Түрдә, мендәр өстендә, көрәк сакаллы, елтыр карашлы, мәһабәт Салихҗан мулла кукраеп утыра. Аның уң ягында исә Әсхәдулла хуҗа җиңнәрен сызганган да коштабакка ит турый:
– Хәзрәт, әйткәнемне ничек кабул итәрсең, безнең кавем, йомышлы татар, нәкъ юкә агачы бит – йомык, тиз чершенә…* (Чершенә – чери) Ник дисәң, кабык каплаган моны. Хәйран калын бит юкә кабыгы. Чабата да үрәләр, мунчаласыннан аркан да ишәләр. Юньләп сулый да алмый мескен юкә, томалана. Без дә шулай. Менә башка халыклар арасына чыксаң, күреп туймыйсың, әллә нинди тамашалар коралар, үләң* (*Үләң – фольклор жанры, сюжетлы җыр) әйтәләр, җырлыйлар, шигырь чыгаралар. Китап, мәҗмугалар язалар… Күңелләре яши боларның.
Хаҗга баргач, Коръән укуларына таң калдым. Сүләп кенә бетерә торган түгел моны. Билләһи, ачулансаң-ачулан, хәзрәт, бездә изге китапны уку – тик мыгырдау икән ул. Ә андагылар… җырлыйлар! Көен, мәкамен тыңлап, күздән яшьләр чыкты… Безнең кавемгә дә менә шундый хисләнү, иҗтиһад кирәк, җәмәгать. Ату, бар белгәнебез лашман тарту, мал җыю, корсак ягын кайгырту… Бер сүз белән әйтсәк, кырыс халык без. Инде кабыктан чыгарга иде. Менә мин уйладым-исәпләдем дә, малайга Хафиз исемен кушарга булдым. Коръәнне яттан белүче кеше ул хафиз. Дөрес бит, хәзрәт? Әйдә, безнең арадан да гыйлем ияләре, менлалар чыксын!
Бу арада табынга ак ипи телемнәре, төрледән-төрле тәмләткечләр таратылды. Хуш ис бөркегән ит коштабагы да уртага куелды.
– Ягез, җәмәгать, тәгамнан җитешегез!
Әмма Салихҗан мулла калҗага үрелергә ашыкмады. Аннан күреп, кунаклар да табакка сузылмадылар.
– Тыңлап-тыңлап утырдым да, уйлап куйдым әле. Чит җирләргә чыгып хәйран гыйбрәт алгансың, Әсхәдулла. Кавемне тәрәккыят иттерү хакындагы сүзләрең китапка язарлык… Балаңа Хафиз дигән исем кушарга ниятләвең дә бик уйландыра. Әйе, хафиз – Коръән Кәримне яттан белүче зат, зур гыйлем иясе. Галим-голәмә арасында хафизлар сирәк була. Чөнки, Әбугалисина кебек, еллар буе мәгарәдә яту лазем. Аннары, Әсхәдулла туган, зур гыйлем эстәү өчен, хәтсез байлык та кирәк әле. Бай мәхдүмнәргә самавыр куеп кына ерак баралмыйсың…
– Әй хәзрәт, сәрмаяны гына табарбыз, Аллаһы боерса!
– Әй Әсхәдулла, син әйтәсең дә ул, иртәгәсе Аллаһы Тәгалә ихтыярында бит, Хафиз булсын дип кенә хафиз килеп чыкмый, үзең әйткәнчә, кабыктан арыну җиңел түгел. Ә исем җисемгә туры килмәсә, бала да тернәкләнә алмый. Йә елак, йә чирләшкә угыл сиңа кирәкме? Юк, хуҗа, сабыйга күк ияләре расларлык исем табыйк без.
Мулла сүзен тыңлагач, атабаш үземнекен итәм, дип ыргылмады. Нәсел шәҗәрәсендә бик күркәм урын алып торган гаярь ир – Яхъяны хәтерләп, бәбигә шуның исемен куштылар.
Салихҗан муллада күрәзәлек көчле булган, барысы да Аллаһ кулында шул. Төпчеккә алты яшь тулып бара иде, Мәскәү патшасы кушкач, йомышлы татарлар Чулман аръягына чыгып чирмеш, удмурт дигән кавемнәрне бастырырга киттеләр. Кораллы чуалышларны туктатканда, шөкер, бик зур үлем, кырылыш булмаган. Әмма Чулман елгасын кичкәндә бер төркем җайдак су төбенә китеп барган. Апрель башында була бу хәл. Янә берәр атна көтсәләр, көймә, баржа белән чыгып исән каласылар иде дә бит… Чәчүгә соңарабыз, дип көтмәгәннәр шул, бахырлар. Патша эше өчен әлеге шәһит киткәннәр арасында иде аның Әсхәдулласы – Төркәй ирләренең асыл узаманы. Җегәрле хуҗадан мәхрүм калып, мәгыйшәте тәмам мөшкелләнгән йортта бала укыту кайгысы булдымыни?! Нужа бабай кушуы буенча, яртылаш җир кортына әйләнгән Яхъяга хәзер гыйлем эстәү дәрте, зиһен кодрәте теләүдән ни файда? Инде Газзәнең куян ызбасы ише кечкенә өендә аның баласын ниләр көтә? Тормышын ничек рәтләр? Ярый әле, бер нәрсә тынычландыра – булмышы белән Яхъя атасына тартылган. Тырыш… Үҗәтлеге хәттин ашкан… Билгеле, хәятен түгәрәкләр өчен, уңган хатын кирәк аңа. Гаширә кебек еланга юлыкмаса, ызба да салыр, түл дә җыяр. Малы булса, дәрәҗәсе дә күтәрелер угланының…. Инде Ходай Тәгалә аның газиз улына көтелмәгән җирләрдән мал бирсен, сәрмая яудырсын!
Ананың зиһене кинәт яктырып китте. Менә нәрсәдән башларга кирәк Мәһрүзәгә ялваруны… Улына акча, җитеш тормыш, байлык теләсен… Һәм ул кыйбла тарафына карап тезләнде дә, кулларын күтәреп пышылдарга кереште…
Ананың ялваруларын дикъкатъ белән тыңлап торган Җабраил фәрештә, дога тәмамлану белән, Ходай хозурына юлланды…

Янчык таптым… Кемнеке?

Бу төпчеккә ул күптәннән күз салып йөргән иде инде. Өслеге, билләһи, өстәл кадәр. Дүрт-биш юлчы капчык, кәтүнкәләреннән ризык-нигъмәтләрен чыгарып, рәхәтләнеп табын корырлык. Җитмәсә, ифрат матур урында үзе. Урман мөгезендә, күз өстендәге каш булып, кукраеп тора. Мосафир, аякларына ял бирим дип, әлеге төпчеккә утыра калса, алдында кыр-басулар иркенлеге, рәшә җәйрәр… Хәер, сары төс иңгән имән төпчеге үзе дә игътибарны җәлеп итәрлек. Әнә, нәкыш сыман булып боҗралар тезелгән. Күзләр йөгерә, иреннәр кыбырдый: берәү, икәү, өчәү… унау… егерме… утыз… Тик, тора-бара, түгәрәкләр чуалышып, бу эш, карт-коры битеннән җыерчыклар санау сыман, өметсез бер шөгыльгә әйләнә… «Вәт, имән дисәң дә имән! Синең белән тик ала карга гына тиңләшәлер», – дип сокланып агачны сыйпап үткән чаклары да булгалады тирә-күрше малайлары белән кызау* (*Кызау – юкәдән, кабыктан яки чыбыктан ясалган савыт), тубал тотып урман сые җыярга килгән Яхъяның.
…Кара көзнең ертык болытлары аша ара-тирә сүрән кояш шәйләнгән бер мәлендә, ул янә урман мөгезенә килеп чыкты. Башында бүре тиресеннән әтмәлләнгән тупый, өстендә кара сырма, аякларында тула оек белән чабата Яхъяның. Җитмәсә, кулына тимер көрәк тотып, җилкәсенә чыпта капчык та салып алган. Көрәген төпчек төбенә кадап куйды, капчыгыннан балта, пычкы, чөй ише нәрсәләр чыгарды, чүпрәккә төргән кабартма, сумсаларны да шунда төп өстенә куярга омтылган иде, аннан кире уйлады. Чур, табын килеп чыкмас, төпчекне сыртына күтәреп саласы бар! Егет эшлекле кыяфәттә төпчек тирәсендәге эшләрне барлады: моның тирә-ягын казырга, тамырларын кисеп алырга, багы* (*Багы – багор, озын саплы тимер ыргак) әтмәлләп, төпне чокырдан чыгарырга… Ә аннары, атлы арба белән килеп, төяп китәргә дә була… Галәмәт шәп утын буласы инде бу, Аллаһы боерса, Газзә тутаның миче генә чыдасын!
Яхъя өстеннән сырмасын салып атты, кулына көрәк алды һәм учына төкереп бисмилласын әйтте дә чәмләнеп эшкә кереште… Ул әйләнеп-тулганып, ниндидер бер ашкынулы хистән кайнарланып, төпчек тирәсен казып чыкты. Аннары аның кызгылт яссы-калын тамырларын туфрактан аралады. Шулай кайнаша торгач, хәйран гына зур чокыр барлыкка килде. Инде җирдән аралап тамыр очларын да кисеп чыкса, багы сыман нәрсә әтмәлләп, төпчекне кузгата башларга да ярар… Тик ай-һай зур шул бу! Көч җитәрме? Шуңа әлеге төпчеккә кагылырга җөрьәт итмәгәннәр дә шул… Ярар, Яхъя, күрсәт әле Мирҗан әзиләргә кемлегеңне, күтәреп ат шул таудай төпчекне!
Көрәген куйгач, бүре сыман ачыкканын тойды Яхъя. Агач төбендәге чүпрәк төргәкне алып тамак ялгарга утырды. Әче камырдан әвәләгән кабартма белән сусыл суган дөньяның иң татлы сые булып тамагына ятты. Ризыгын бөгә-бөгә тирә-юньгә дә күз атты ул. Монда йөзьяшәр мәгърур имәннәр үскән, тирбәнеп җилләрдә чайкалган да димәссең, ерып чыккысыз соры тирәк-туйра баскан. Тик ара-тирә имән гөрәшләрен* (Гөрәш – төз, юан, нык агач) кисеп екканда биртелеп калган юкәләр, усаклар гына карт урманның аяныч язмышын искәртеп тора. Каеннарны гарип дип тормаганнар, кисеп ташыганнар, күрәсең. Аның утыны шәп шул, өеңне әллә нинди салкыннарда да май кебек ясый. Карама, элмә дә яксаң, җылылыкка җылы анысы, тик корып кипсә – таштан каты, кем пычкысын әрәм итсен… Алар да хәтсез генә, тырпайгалап урман хәрабәләрен хасил итәләр икән. Кайберләренә хәтта саесканнар да оялаган. Яхъя янына ук очып килеп, әче тавыш белән чыркылдаучылары да бар: «Син, адәми зат, безнең әрәмәлеккә килеп тагын нинди явызлыклар кылырга җыенасың? Бар, ычкын моннан!»
Сиртмә койрыклар күтәргән чыр-чуга һавада эленеп җирне җентекләп күзәткән шомлы тавышлы козгыннар аларга даим-даим кушылып тора, өере белән баш очында ала каргалар да өтәләнә: «Кар-кар! Сиңа монда ни бар-р? Нәрсәгә ул чокыр-р?..»
Яхъя, ризыгын ашагач, әппәрен әйтте дә, урыныннан торды.
– Нәрсә тавышланасыз, йолкышлар? Кеше күргәнегез юкмы? Көш-көш моннан!
Һәм егет янә үз эшенә кереште. Муртайган тамыр очларын пычкы белән кискәндә, төпчек саллы гәүдәсе белән судагы көймә кебек чайкалып-чайкалып куйды. Мәгәр Яхъя каен киртәсеннән әтмәлләгән багы белән аны кузгатырга җыенгач, ябышкан диярсең, кымшанмады да. Төпчек чынлап та кендеге белән җиргә береккән икән шул. Үзәк тамыр тота… Шуны кисеп чыгармыйча, кубарам димә инде төпне. Әмма чокырга төшеп пычкы йөртә башласаң, Ходай сакласын, ләхәүләңне дә әйтергә өлгермәссең, өстеңә ишелер… Нишләргә соң? Нишләргә, нишләргә… Тире иләп күн эшләргә, дип үз-үзен үчекләп алды егет… Акылыңа рәхмәт әйт, алдан йөри, капчыгыңа чөйләр салгансың, төпчекне ярырсың… Кылт урталай… Ярсаң, тамыр дигәннең дә муены сынып төшәр, боерса!
Яхъя җәһәт кенә капчык янәшәсеннән чөйләрне алып килде һәм, балтасы белән туры гына эз салып, тимер түмәрләрне берәм-берәм төпчек тәненә бәрә башлады. Имән имән шул, һәрьяклап та шәп агач! Юкә усак шае сыек нәрсә булса, чөеңне йотып кына куяр, кымшанмас та иде. Ә бу суккан саен скрипка кылы кебек зыңлап, шартлап тора. Үзәгенә үткәрми янәсе, карыша инде үзенчә бахыр… Тик башыңа туктаусыз орып торсалар, түзәсең-түзәсең дә ярылып китәсең шул, имәнкәй. Эх, Мирҗан, Мирҗан… Әнчегең белән сөйләшеп, энеңне йорттан сөрергә җыендыңмы шулай. Төпчектән хәерче ясыйсың киләме… Саилчы булсын бу, дидеңме? Шул көнгә чаклы килеп хәл дә белмәдең бит, юньсез. Менә сиңа брат! Брат братның дуңгыз көтүенә рад…
Яхъя самавыр суы сыман кайнаган ярсу белән тагын берничә рәт чөйләргә тондырган иде, кинәт төпчек астан бик каты шартлап китте һәм, мул сыер түшкәседәй, икегә аерылып шаулап чокырга ишелде.
– Пух-прах… Җиңдең, Яхъя! – дип сөенечтән кычкырды егет һәм сикерә-сикерә чокырны урады. Эх, кызганыч, күрмәделәр… Ярар, иртәгә берничә дусты белән ат җигеп килер дә йөк тулы төпчекне Газзә тутасы йортына бушатыр… Күрерләр! Яхъя, актарып ташлаган төптән күпме утын чыгасын чамалап, чокырга текәлде. Аның күз карашын оягамы, өнгәме охшаш нәрсә җәлеп итте. Коры яшькелт үлән түшәлгән, ниндидер тук, саллы башаклар да күренә. Җәнлек йоннары да укмаш-укмаш тырпайган. Әллә йомран, әллә суерныкы… Алай дисәң, җирән үзе, мөгаен, байбакныкы булыр бу. Тик җәнлек-мазар үзе күренми. Күрәсең, өн ташландыктыр инде… Шулай да егетне кызыксыну галәмәте биләп алды, таяк тыгып, әлеге ятакны бутады. Күзләрен җен-шайтан алдамыйдыр бит? Үлән, тузан-туфрак элпәсе эченнән ниндидер чуклы-бизәкле күн янчык килеп чыкты. Таяк аша да сизелә, саллы, авыр бу. Йә, Хода, эчендә ни булыр моның?
Егет «эһ» дигәнче чокыр эченә сикереп төште, карчыга тизлеге белән аны кулына эләктерде. «Янчык таптым, кемнеке?.. Янчык таптым, кемнеке?.. Янчык таптым, кемнеке?..» Әнисе берничә кат искәрткән иде: «Урамда, юлда яткан әйбергә юлыксаң, сөрән салырга кирәк. Табылдык иясе тавыш бирсә, тимәссең, улым…
Кычкыруын кычкырды, тик бу ташландык урманда кем булсын? Җитмәсә, тапканы төпчек төбендә. Табылдык аныкы, Яхъяныкы! Тагын нинди сүз булырга мөмкин? Ул янчыкны кулына кысып тотты да чокыр эченнән үрмәләп чыкты. Янчыкка шактый озын күн тасма да ияргән иде. «Чалбар, күлмәк кесәсе булмаганмы соң, билгә бәйләмәсәләр…»
Әйе, шиксез акча янчыгы бу. Сәман-сәрмаяны чит-ят күзләрдән яшерүең хәерле. Сүз дә юк, хуҗасы бик бай адәм булгандыр моның. Янчык та үтә затлы, нәфис, укалы җепләр белән чигелгән.
Як-ягында таҗга охшаш мөһере дә бар… Тик ничек ачыла соң үзе? Яхъя табылдыкны берничә кат кулында әйләндерде, ниһаять, аның бөрмәсе барлыгын абайлады. Шуны җиңел генә тарткан иде, ачылып та китте… Күзгә түгәрәк-сары алтын тәңкәләр яктысы бәрде:
– Хәзинә!
Ул хәйран калып тәңкәләргә кагылды. Алтын шул буламы инде?
Адәмнәрне көлдергән дә, елаткан да, биеткән дә нәрсә! Күгәрми дә, төсен дә җуймый. Учына алып салган иде, авырлыгын тойды… Чү, аның бит әлеге сары тәңкәне тотып караганы бар… Күз алдына кайнар кояшлы көн килеп басты. Каланча каршында гына үсә торган куе яшел үләнлек. Тик анда көндәгечә бәпкәләр өере түгел, кешеләр төркеме тора. Битен яулык белән бөркәнгән әнисенең янында басып торуын хәтерли Яхъя. Зәңгәр киемле, ялтыр төймәле өлкән бер ир-ат әллә төркемгә, әллә әнисенә карый-карый ят сүзләр сөйли:
– Әсхәдулла Зәкәрия угылы… бөек Русия мәмләкәте өчен… Галиҗәнап патша хәзрәтләре…
Аннары әнисе каршына калын кенәгә һәм каурый каләм тоткан күзлекле кеше килеп баса, нәрсәләрдер әйтә. Әнисе дәшми-тынмый тегенең каләмен ала, кенәгәсенә тамга сала… Кенәгәче, әйбер алмашкан сыман, каләмне ала да анасына нидер суза… Нәрсә булыр бу? Төркемнән арынып өйләренә кайткач, Мәһрүзә ана учындагы сары тәңкәләрне тәки күрсәтте Яхъяга.
– Менә, улыкаем, карап кал, әтиең хакы бу. Алтыннар. Фани дөнья юанычы…
Тик аларга күзен күпме текәсә дә, сары, калын, шома-түгәрәк тәтинең олылар өчен нинди юаныч булуына малай төшенә алмады.
Хәлбуки, алдагы көннәрдә ихаталарында сары яллы бик күндәм бер ат белән ашлык чабучы хикмәтле машина пәйда булып, әнисе базарга барган саен үзенә, малайларына арба тутырып матур кием-салым, тәм-том алып кайткач, Яхъя әлеге алтынга тарантас янында баскан зәңгәр киемле, ялтыравык төймәле игелекле ир-ат чыраен күндерде…
Ә хәзер учындагы сары тәңкәгә карап уйлап куйды Яхъя. Атасының хакы берничә алтын гына торганмы икән? Егет янә янчыкка күз төшерде. Ә монда алар күпме? Акчалардан ниндидер җегәр бәргәндәй булды, тән аша бизгәк тоткандагы кебек кайнар елдырым* (Елдырым – күкрәүсез яшен, аҗаган) йөгереп үтте. Күзләре исә тәңкәләр өстеннән туктаусыз йөгерде, һәркайсын капшап, тотып карыйсы килде аның. Һәм шунда үз-үзенең сәер тотышын абайлап гаҗәпкә дә калды. Ул тәңкәләрне санап ук ята икән: унбиш, уналты, унҗиде… егерме… егерме биш… утыз…
Менә инде утыз икене санады, учы тулды аның, ә янчык эчендәге акча күләме һич кимеми, һаман шул ук микъдарда тора… Булмас бу, дип уйлады Яхъя, күзне җен-шайтан буадыр. Ул учындагы тәңкәләрне тупыена бушатты да янә янчыктан алтын чүпләргә кереште: бер, ике, өч… биш… ун… унбиш… Юк бит, билләһи, күзләре алдамый – көшелдәге акча кимеми, һаман шул ук микъдарда тора… Ләхәүлә!
Яхъя янә тәңкә санарга, учына акча җыярга курыкты, кулындагысын да, бүректәгесен дә зыңгылдатып янчыкка бушатты һәм ашыгып бөрмәсен бөреп үк куйды. Бәладән башаяк!.. Аның бу могҗизага башы, зиһене җитмәде. Янчыкны күлмәге аша гына биленә урады да, бишмәтен киеп, эш кораллары төялгән капчыгын эләктереп, урманнан тизрәк шылу ягын карады.
Инде кичке як, эңгер-меңгер төшкән чак иде, кайдадыр еракта бик шомлы итеп бүреләр улавы колакка чалынып-чалынып китте. Ары-бире: «Урман иясенең алтыннарына тимәдемме тагын, – дип шикләнеп куйды егет һәм бу шик-шөбһәсеннән үзе үк чиксез шүрләде. – Төнлә җен-пәриләр гаскәр белән килеп дивана итәрләр, и Ходаем, саклый күр!»
Газзә тутасының бәләкәй ызбасы исә урманчыны яңа пешкән ипи, мичкә тәгәрәткән бәрәңге исләре һәм көләч йөз белән каршылады.
– Көтә-көтә көтек булдым. Төпчегең купмыймы әллә, чаукам?
– Купмыймы соң, әйләндереп актардым, тутакай.
– Пәрәч… Чыгардың дамы әллә!
– Иртәгә ат җигеп кайтарып та ыргытам, Алла теләсә!
– Бәрәкалла, кем ышаныр? Әле лавкада күрек Фәхразый катынын күрдем. Сине ни хәлдә, ди. Өеңә ияләшәме, ди… Әле урманга төпчек кубарырга китте, дигән идем, ышанмый, бот чаба. Ул бит әле олан гына, каян андый эшкә рәте булсын, янәсе. Төпчек эше иң авыр эш. Минем Фәхразый, гренадер шае ир, төпчекне өч көн кубара, ди… Ә син, чаукам, аны бер көндә әмәлләдем дисеңме? Һай, тач атаң! Әсхәдулла эш янында ут булды. Тоткан җирдән сындырды. Ходаем гомерләр генә бирсен инде үзеңә!
Яхъя, җылыда изрәгәч, бик нык арыганын тойды. Тутасы да: «Бүген тегендә-монда чыгып эт куып йөрмәссең, кызлар да качмас, ятарсың», – дигәч, йокы ягын кайгыртырга булды.
Яхъяның ятагы аулакта, кәҗәнкәдә иде. Биленә бәйләнгән янчыкны чишкәч, кая яшерергә икән, дип баш ватты. Өй чормасыннан да ышанычлырак урын булмас, мәгәр караңгыда ничек менәсең? Табылдыкны мендәр астына тыкты да аркасын җылы мичкә терәп уйланып ятты. Бу алтыннар белән нишләр? Баш казасы булмасын тагын… Чынлап та, көндез кичергәннәре тәмам зиһененә үткән икән, күзләре йомыла башлау белән янә теленә килде: «Янчык таптым, кемнеке?..»
– Бу калта минеке!
Кинәт чокыр эче яктырып, киңәеп китте, ниндидер зиннәтле мәгарә төсен алды. Һәм бераздан тавыш иясе үзе дә килеп чыкты. Башында алтын таҗ, өстендә кыска җиңле һәм кыска балаклы бик килешле кием моның. Карап торышка җыйнак һәм җиңел сөякле яшь кенә егет. Әмма йөзе үтә саргайган, балавызга манчылган диярсең…
– Бу янчык синекеме? Кем соң син?
Яхъя янә «аһ» итте. Әлеге сәер зат аягында басып тора дисә, ул тәхеттә утыра икән…
– Мин Фиргавен… Ә тапканың янчык түгел – калта, томана… – Аның йөзендә мәсхәрәле елмаю чагылып китте. – Минем затлы калта бу… Барып җиттеме?
– Исбатла! Эчендә күпме алтын?
– Күпме булса, барысы да минеке!
– Туктале, бу имән төпчек төбенә ничек килеп эләктең? Тәхетеңне кем төшерде? Бәлки җен-шайтандырсың син. Менә «Фәләк» сүрәсен укырмын да…
– Валлаһи, томана син, фәлләхун!.. Әйтәләр ләса сиңа, Фиргавен мин. Җир асты патшалыгыннан. Син кычкырдың – мин килдем. Бу калтаны миңа әтием Шамшурапи патша бүләк итте… Әнә, мөһерем дә бар!
– Синеке икән, ал, сүз дә юк, мә!
Тәхет иясе сәер тынлыкта калды.
– Алмыйм, – диде ул өзеп. – Алтынның миңа хәзер бер хаҗәте юк. Фани дөнья белән арам күптән өзелде инде. Мин бит рух… Үткәннең шәүләсе генә. Тик кисәтәм, калта сихерләнгән, йә кирәкме ул сиңа? Алтын – баш казасы бит ул!
– Баш казасы?! Алтынмы?.. Юкны сөйләмә. Мин кулларына сары тәңкә эләккәннәрнең бүресе ничек улаганын яхшы беләм.
– Без синең белән яшь ягыннан бер тирә кешеләре, фәлләхун. Әтием вафатыннан соң тәхеткә утырттылар. Алты-җиде яшьтә миннән нинди идарәче?!. Мөршид итеп баш жрец Хабра Шабраны куйдылар. Һай, өйрәтте бу мине әдәп, канунга, тәмам теңкәгә тиде. Ә мин аңа баш бирмәдем. Кулымда бит әтием бүләге – калта! Акчаны уңга-сулга сиптем. Үзем тапкан мал түгел, баш жрец та хуҗа булалмый минем алтыннарга… Масаюым шул дәрәҗәгә җитте ки, нәрсә, мин Тутанхомоннан, Хамурапилардан кимме, дип, үземә пирамида салдырырга тотындым. Әмма минем кыланышлардан кара көйгән Хабра Шабра калтамны ырымлап куйган. Бу сихер буенча мин алтыннарны туздырган саен, гомерем азайган. Аңлыйсыңмы? Нәфескә, комагайлыкка бирелеп мин, Фиргавен, сары шайтанга җан сатканмын! Бел, бу калтада минем яшәлмәгән гомер ята, фәлләхун!
Кисәк җан өзгеч ыңгырашу, ерткыч җанварга хас улау тавышы ишетелде. Чокыр эче дә караңгыланып куйды. Фиргавен дә, тәхет тә юкка чыкты… Бары тик колакта кайтаваз булып ямьсез улау яңгырап торды.
Яхъяны ниндидер шомлы курку биләп алды. Тизрәк чокырдан чыгарга маташты. Тик тотынган чыбык-тамыр өзелә, туфрак ишелә дә бу янә чокырга тәгәри…
– Яхъя, чаукам. Нәрсә булды, ник селтәнәсең? Әйт, ник кычкырасың? Йә, ач күзеңне! Яхъя, дим.
Егет сискәнеп сикереп торды, тәненә бәреп чыккан салкын тир йокыдан тиз айнытты. Ә Газзә тутасы, чебеш анасы сыман, һаман туганы тирәсендә өтәләнде:
– Ишеткәнем бар иде бит, корыган төпчек тирәсендә җен-шайтан туй үткәрүчән дип. Син шулар өстенә барып чыккансың инде, бала. Зәхмәт суккан, төсең качкан. Сине тиз үк өшкерергә кирәк, имләргә!
Ни уйларга да белмәде Яхъя. Күргәне өн булдымы, төшме? Мендәр астына тыккан калта нишләптер учында ята, димәк бу төш кенә түгел, мә, дип табылдыкны хуҗасына сузуы рас килә? Йә, Хода, бар икән күрәселәр… Иртәгә бу каһәр суккан янчыкны чормага менеп яшерергә дә онытырга! Гомерен алтынга алыштырырга җыенмый ул. Яшәү кыйммәтрәк!
Ул ара Газзә тутасы сукыр лампаны дивар киштәсенә куйды да Яхъяның баш очына килеп кычкыра-кычкыра һәм ара-тирә җиңелчә төкеренгәләп сүрә укырга кереште…

Йөргән аяк мал табар…

Быелгы яз Яхъяга ниндидер ерак, чит урман аланына килеп чыккандагы сыман әллә ничек ят булып тоелды. Элек түбәләрдән тамчылар тамып, борынга яз сулышы бәрә башлагач та, ул өйдән чыгып ычкына, урамда, су буйларында, тугайда корган уеннарга мавыгып дөньясын оныта торган иде. Ә хәзер, яшәү урынын алыштыргангамы икән, урам, тугай әллә ни тартмый. Чакырсалар да, ашкынмый… Кояш һаман да Изгеләр тавыннан күтәрелеп Байыш урманына төшеп бата да бит. Тик күңелне ымсындырганнары элекке түгел шул. Әнә лапас башында кәҗәләрнең печәне бетеп бара. Нишләрләр? Тавыклар да кыткылдый башлады, алларына тары сипсәң, салган күкәйләре дә күбәя төшәр иде… Их, каян берәр капчык җим юнәтергә?.. Җитмәсә, базга язгы су төшкән. Ярый әле, вакытында шәйләп, бәрәңгене бозлы судан коткардылар. Югыйсә, чиләк тотып саилче* (Саилче – хәерче, теләнче) сыман йорттан-йортка йөрерләр иде: «Алла хакына ярдәм итсәгезче, орлыксыз калдык бит, туганкайлар!»
Орлык, җир хакында уйларга да вакыт бик җиткән шул. Газзә тутасының дүрт дисәтинә чәчүлек яланы бар.
Элек ул аны чыбык очы туганы Гайфигә биреп арыш яисә арпа чәчтерә торган булган. Көзен җир хакы дүрт-биш капчык ашлык булып, Газзәнең үзенә кайткан. Ите миңа, сөяге сиңа дип сөенгәндер инде карун Гайфи… Яхъя бу хәлне үз исәбе белән хисаплады да, иртәнге чәйдә апасына әйтеп салды:
– Тутам, быел җирне үзебез чәчәбез. Ярармы?
Шикәр ташын чүпрәккә төреп чүкеч белән ватып маташкан Газзә аптырап, зур коңгырт күзләре белән Яхъяга текәде:
– Чаукам, ни сөйлисең? Атыбыз, сабаныбыз юк, яланны көрәк белән казырсыңмы?
– Ат булмаса, үгез булыр… Безгә бит хәлне рәтләргә кирәк. Кәҗә малмы? Сыер асрарга, кош-корт үрчетергә… Йортта ат торсын тупырдап! Җирдән уңыш ала башласак, барысы да булыр, тутам!
Газзә ирен чите белән генә көлеп куйды:
– И энем, сүләдең сүз… Боларның барысына да сәман-сәрмая кирәк! Каян аласың аны?
– Акча бездә бер букча, тутам!
Хуҗабикә хәзер эчтән кытыкланып, рәхәтләнеп көлеп җибәрде.
– Акча бездә бер букчамы? Кая китер, иртәгә ук базарга барам!
– Чынлап, тутам… Бер янчык алтының булса, нәрсәләр алыр идең?
– Ярар, чаукам, тел сөяксез, сүләдең дә көлдек… Чәеңне эчеп бетергәч, миңа утын керт. Мичкә ягам, ипи салырбыз.
Яхъя озак юанмады, мич алдына зур кочак утын китереп салды. Хәзер тутасы ут үрләтеп җибәрер. Тик бу җиңел генә шөгыль дә сыңар кул иясенә ансат бирелми шул. Менә ул шырпы кабын тезләре арасына кыстырды да күкертле чыраны сызарга маташа. Башта кап шуып төште, аннары чырасы сынды…
– Тутам, бир әле, үзем кабызыйм!
Газзә уңайсызланып кына шырпыны энесенә сузды:
– И, чаукам, бер янчык алтын дидең… Сукырның теләгәне ике күз, ди. Мөмкинлек булса менә бу кулны имләгән булыр идем. Корыды бит, бәгырьгә төшеп корыды. Калада бик белекле духтыр бар диделәр дә бит, ике йөз чакрым шул. Чистайга ничек акчасыз чыгасың? Калдым инде шулай тилмереп. Чулак Газзә булып…
Һәм ул яшьләрен тыя алмады, сабый сыман үкси-үкси елап ук җибәрде.
– Йә, тутам, көймә инде! Кулыңны соң хәзер төзәтеп булмыймы?
– И, чаукам… – Газзә алъяпкыч итәген күтәреп яшьле күзен сөртте. – Ярар, сүләштек, дөньям хәзер җитеш. Ходай, сиңа гомер генә бирсен, иркәкәем!
Мичтә дөрләп янып киткән ут күңелләргә җылылык үрләтте. Газзә күәшнәдәге* (Күәшнә – камыр ачыту өчен савыт) камырны изәргә кереште. Яхъя маллар карарга чыгып китте.
Җирне ул ничек тә сөрер, тик нәрсәләр чәчәргә? Шул уй хәзер аның башыннан чыкмады. Арыш, бодай, тары чәчәм дисәң, һәркайсына кимендә өчәр-дүртәр дисәтинә кишәрлек кирәк… Шул чакта гына күңелгә ятарлык кибән куярга була. Аны суккач, өсәгең* (Өсәк – келәттә ашлык саклау урыны яки зур әрҗә) тулыр… Эһе, эрләмәгән, сукмаган Шигай сиңа ыштанлык. Күңеле белән ул яшелчәләр утырту ягында. Бәрәңге, кишер, чөгендер… Болардан коры елда да уңыш җыярга була. Ә түтәлгә күпме генә җир кирәк соң?
Яшелчә утыртырга кызыгуның тагын бер сәбәбе бар әле. Әтисе кичләрен, йә муенына атландырып, йә җитәкләп ачык яшькелт, карасу яфраклар, челтәрле сабаклар белән капланган ындырга еш алып килә иде. Кичке дым белән кушылып, монда әллә нинди хуш исләр аңкый. Ә үзенә өзеп тоттырган әчкелтем суган кыягы, сусыл кыяр тәмнәре һаман да Яхъяның да авызын кытыклап тора кебек…
Тик үсә төшкәч, аңлады малай: Төркәйдә бакча үсентеләре белән бик мавыкмыйлар. Җир тәм-томын үстерүчеләр монда сирәк. Шулай булмаса, төннәрен өч-дүрт яшүсмер җыелышып кыяр, кишер бакчаларына төшмәсләр, борчак, кәбестә ындырларын басмаслар иде. Урлап-качып сыйлану рәхәт булса да, боларны үстерү шактый кыен шул. Шуңа күрә киңәш-табышка дип, әтисе Әсхәдулла бик еш Юашкадагы Сандр пиччәгә йөрде. Аның талдан үргән кәрзиннәргә тутырып помидор, алма алып кайтулары, Яхъяның урамга чыгып малайларны кызыктыра-кызыктыра күчтәнәч белән сыйлаулары хәзер татлы төш кенә инде… Хәер, Сандр исәндер бит әле. Нигә үзен барып күрмәскә?
Кичен бу ният ныгыды. Март азагы булгач, иртәләрен кар өсте таш түшәгән кебек нык, тигез. Кояш чыгып, аяк асты җепшекләгәнче, ул Юашкадан урап та кайтыр. Дүрт чакрым ерак арамы?
– Тутам, әткәй дусты Сандрны беләсеңме? Йортын табу кыен булырмы икән?
– Пәтәч, чаукам, Юашкага җыенасыңмы? Андагы Сандрны бездә белмәгән кеше юк, орлыкка йөриләр. Йорты Сөлчә уртавында. Елга сиңа үзе күрсәтер. Бар әле, чаукам, бар, бакча орлыклары алып кайтырсың.
Газзә, кире уйламасын дигәндәй, Яхъяга тизрәк бакыр акчалар сузды. Шөкер, иртәгәсен дә көн аяз туды. Яхъя юлга кузгалганда, таң йолдызы һаман җемелдәп янып тора иде әле. Егет күптән инде кытыкланып торган аякларына ирек биреп, тыгыз кар өстеннән элдертте генә…
Төркәй белән Юашка арасында чаршау тарткандай, Ябалак тавы утыра. Аның битләвеннән юл сузылган. Яз да, көз дә монда такыр. Җил тәгәрәткән көзге чормавык сыман кып итеп, өр-яңа дөньяга килеп чыкканыңны да сизми каласың… Чуваш авылы мосафирны этләр, көчекләр өрүе, морҗалардан бәргән куе төтене белән каршылады. Тегеннән-моннан йөнтәс бүрекле ир-ат, башын күтәреп, Яхъяны озатып калды… Тутасы дөрес әйткән шул, сорашып тормады, Сөлчә елгасына чамалап, Яхъя үзе үк Сандр ихатасына килеп чыкты. Ай-һай, зирәк бу пиччә! Елга тәлпәгенә* (*Тәлпәк – үзән) ничек шәп урнашкан ул. Язын су ташып әсир булырмын дип тә шүрләми, күрәмсең. Хәер, үр башына салынган ызбага Сөлчә менеп җитәрме икән? Шактый биек бит. Ә инде тирә-юньдәге кишәрлекләрне су баса икән, Сандрга файда гына ләбаса, елга ләм белән ашлый, чүп-чардан чистарта… Ну, пиччә, тир түкмичә кальга коргансың син! Бу бакчаны басарга мәтәшеп кара… Этләре дә булса, арт саныңнан каптырып биһуш ясарлар. Ә һау-һаулардан башка бакчачы яшиме?
Сандр биләмәсенә аяк баскан мосафирны иң элек этләр шәйләп алды. Аннары боларны карлыккан ир тавышы басты. Нәрсә дип кычкыргандыр ул, аңлашылмады. Әмма бераздан читән аша хуҗа үзе шәйләнде. Башында шома тупый, ә йөзе сакал-мыекка баткан. Сусыл көрән күзләре кояш нурларында чагылып ялтырый. Туйралыктагы күлләвек сыман…
– Миңа Сандр пиччә кирәк иде!
– Сандр бабаң каршыңда. Ни йомыш?
– Сүләшергә дип килдем. Төркәйдән, Әсхәдулла малае мин!
– Әсхәдулла! Пеләм, пеләм. Служилый… Әрәм пулды… Син кайсысы соң? Зурысымы, төпчекме?.. И гумер. Ничек үтә… Күз тимәсен, атаң кебек пулгансың!
Карт ихластан сөенеп сөйләнә-сөйләнә аны өйгә әйдәде. Яхъя, кояш күтәрелгәнче дип, тизрәк йомышын үтәргә ашыкты, кермәде.
– Сандр пиччә, мин әти кебек бакча үстерер идем, нәрсәдән башлыйм икән? Орлыклар да алыр идем. Кайчан, ничек чәчәргә икәнен әйтсәң, бик лаех пулассы.
Карт, егеттән чувашча кәлимә ишеткәч, елмаеп куйды. Ул сүзгә һәвәс иде, кишердән башлап кәбестә, помидорга чаклы игү серләрен өйрәтте. Чәй кургашына төреп, берәм-берәм орлыкларын да суза барды.
– Син, парин, пазарга парып кәсеп итәргә теләсәң, тагын пик шәп үсемлек пирәм. Җир чыккач та, утырт син аны. Күп итеп көл сип! Төпләрен гел йомшарт. Суны корыга китсә генә сип. Йодрык кадәр пулыр. Сарымсак пу! Урыс, яһүд чиләкләп алыр пу товарны. Тик татарны кыстама! Мөселман өчен хәрәм азык. Аңладыңмы? Чәчкәндә дә халык бик күрмәсен, аулак җиргә утырт. Орышырлар. Әсхәдулла шуннан куркып утыртмады сарымсакны. Авыл старшинасы бит. Янарал! Ә сине кем белә, үстер дә сат! Сиңа акча кирәк. Атың бармы? Пулса, атка атланыр идең… Ярингә өйләнеп тә куярсың, мәһәр пирсәң… Шулай, Сандр пиччәң хәлеңне күрә. Мине тыңласаң, пазардан кесә тутырып акча алып кайтырсың.
– Әйе, акча кемгә дә кирәк. Менә син юри генә әйт әле. Бер янчык алтының булса, нишләр идең?
– Янчык алтын?! Миндәме? – Бакчачы шаркылдап көлеп җибәрде. – Әсхәдулла әкәмәтләреннән эчләр ката иде, син дә алмагачтан ерак тәгәрәмәгәнсең икән, палай…
– Мин бит юри генә, кызык өчен генә сорыйм.
– Пел, Сандр пиччәң тумаган тайга атланмый…
Әмма бераздан алдында нәүмизләнеп басып торган Яхъяны кызганды булса кирәк:
– Юри-морый гына сорыйм дисеңме? Яшь вакытта кемдә дә бер капчык акча нәфесе пула шул ул. Әфсен-төфсен, яу акча, дип ырымнар корып Тәңрегә ялвара. Кемгә ява, кемгә юк. Ярый әле миңа пирмәгән. Кешедән күреп пеләм. Акча нәфесе яхшыга илтми. Баш казыгы ул. Аның үз көчең белән тапканы гына кадерле. Тәмәкем бар, үзем үстерәм. Аңкаланы үзем коям. Ипи үз мичемдә пешә… Нәрсәгә миңа акча? Безнең тавыклар да чүпләми аны. Капчыклап акча патшага гына кирәк ул, палай дус. Никме? Янда вәзирләр тотарга кирәк. Үзен сакларга әфисәрләр кирәк, солдатлар кирәк… Тәхеттә утырыйм дигән аксөяккә тагын әллә кемнәр, әллә нәрсәләр кирәктер… Ә миңа нәрсәгә тәхет? Минем тәхет менә монда! Мин монда яшелчә, җиләк-җимеш үстереп кинәнәм. Ходай сәламәтлек кенә пирсен!
– Сандр пиччә, мин сиңа җәй килермен әле, рөхсәт булса?
– Кил, кил, палай дус!
Чаршау артындагы үз авылларына таба Яхъя бик сөенеп атлады. Кояш ныклап кыздырса да, кар өсте әле туң тора, аяк асты такыр. Һавада күңелне күтәрә торган рәшә, зәңгәрсу өрфия уйный. Калкулыктан, кардан әрчелә башлаган җирләр ягыннан, тургайлар җыры ишетелә… Дөнья җәйге якка борыла. Аллы-гөлле чәчкәләр, төрледән-төрле кошлар сайравы, чатнатып күк күкрәүләр белән кушылып, әүмәкләшеп Яхъяның җаны да, Аллаһы боерса, әлеге күркәм фасыл белән бергә тәгәрәр. Ул бит җәй баласы. Үсемлекләр, агачлар тәненнән саркыган сихәтле яшәү суты аның да рухын, җанын сугара…
Сандр янына барып бик яхшы эшләде ул. Ходай бу уйны аның башына бик вакытлы керткән. Әнә, янчыгында хәзер күпме орлык. Никадәрле җәй хозурлыгы, көз муллыгы ята бит аларда!
Егет, ирексездән, чорма башына яшергән фиргавен калтасын хәтерләп куйды. Шаһзадә каһәрләгән алтынны Сандр да баш казасы диде бит! Исәнлек кадерле, диме? Акчаны безнең тавыклар да чүпләми, диме? Алайса, әйдә, ятсын әле шунда… Чормада. Кирәге бик чыкса, уйлап карар. Ә быелга ул сарымсак игәр. Аны сатып ат алыр, Аллаһы боерса!
Юлчыны Газзә тутасы җилкапка алдына ук чыгып каршылады:
– И, чаукам, суга батырсың дип котым очты. Юньләп уйламаганбыз, кем инде ташу алдыннан шундый юлга тәвәккәлли?!
Яхъя аңа кулындагы янчыкны сузды:
– Мыни тутам, Сандр пиччәдән сиңа күчтәнәч. Берсен дә калдырмый чәчсен, диде.
Өйгә кереп берәм-берәм орлык төргәкләрен карый башлагач, Газзәнең шатлыгы эченә сыймады. Сыңар кул белән калгач, бакча эшенә һәвәслеге дә ташка үлчим генә булды инде аның. Кайчагында тегене-моны чәчсә дә, күрше-күлән биргән калдык-постык орлык белән генә чикләнде. Орлыгы нинди – җимеше шундый инде аның… Шуңа әлегә кадәр уңмады хуҗабикә яшелчәдән. Ә монда нәрсә генә юк. Карап торуга ук тук, таза күренәләр. Кыяр, кабагын да утыртырлар, кишерен дә чәчәрләр, Алла боерса. Шалкан, чөгендер, помидор дигәннәрен дә чынлап үз туфракларында үстерә алырлар микәнни?
Ул үзе дә яхшы тоеп тора, шатлык сәбәбе, әлбәттә, орлыклар белән генә чикләнми. Туганы да сөендерә аны. Газзә үзе ничектер үги бала кебегрәк күргән җир биләмәсен дә йөрәгенә якын алды бит Яхъя. Кешегә бирмибез, үзебез эшкәртәбез, теләгән нәрсәләрне үстерәбез, дип тора. Мондый уйларны берәр чак күңеленнән үткәрдеме Газзә? Юк! Ир-атны каты бәгырьле, кырыс дисәләр дә, аның җиргә якынлыгы ныграк икән. Бу зат көчлерәк ярата икән Җирне… Газзә үз тойгыларыннан чыгып та әйтә ала. Хатын-кызның Җир белән әшнәлеге чәчәкләр, куаклар, төс-бизәк кебек нәрсәләр тирәсендә әйләнеп туа. Хас күбәләк инде ул, очынып-очынып аннан күңел яме эзли. Тапса, җырларына сала. Тик кайсы сылукайның ак кар астында оеп йоклап яткан җирне юксынып көйләгәне бар? Аңарда һаман да кәккүк моңы, җиләкле аланнар сагышы…
Ә ир заты өчен Җир башка нәрсә ул. Анык кына сүз белән әйткәндә, ипи – тәгам чыганагы… Улына гаилә дигән авыр йөкне сөйрәргә ярдәм итүче илаһи Ана… Тереклек итү, яшәү Алласы ул Җир. Канына шул олы хакыйкать сеңгәнгә, ир-ат Җир-ана хакында туктаусыз кайгырта, туфрагын йомшарта, ашлый, сулар сибә, үз әфсен-төфсенен укый. Мондый зурлау, кадерләүгә Җир-ана җавапсыз каламы соң? Ул ир-атның чәчкән, утырткан нәрсәсенә сөенеп җан өрә, иркәләп үстерә һәм чиксез юмартлык белән өлгертеп тә бирә.
Әйе, ир-ат җир ахирәте инде ул. Ат та, кот та була белә. Энесе Әсхәдулланың якты шәүләсе, аның кыр-яланнарда җиң сызганып җырлый-җырлый эшләүләре Газзәгә ир-ат хакында шулай зурлап уйлар өчен мөмкинлек бирмимени? Күңеле белән, мәрхүмнең төпчеге Яхъя аркылы да Газзә үз йортына, биләмәсенә якын арада кот кунасын, бәрәкәт киләсен тоя. Бирсен Ходай! И-и, әйтәсе дә юк, мәрхәмәтле ир-ат булган йорт иң бәхетле йорт инде ул…
Яз үз патшалыгын урнаштырган арада Яхъя лапастагы туфрак эшкәртү коралларын барлады. Тимер тырманың тәмам рәте киткән, тешләр коярга кирәк. Кәтмән тоткасыннан купкан… «Уфалла» арбасының көпчәкләре сәрхуш кебек, уңга-сулга чайкала… Һәркайсына тимерче име сорала.
Барысын җыйнап, төянеп, иртән Яхъя Фәхразый алачыгына юнәлде. Инеш буендагы тәбәнәк кара бинада учак гөжелди, карт саллы чүкеч әле тавышы да утырып җитмәгән яшь тимер кисәген әвәләп ята…
– Фәхразый әзи, эшләрең уң булсын!
– Әйдүк, Гөбәйдүк, түрдән уз!
Тик түрне инде шактый санда «кунак» баскан. Әмма берсе дә аяк өсте тормый. Кайсы күрек тарта. Кемдер калай, кадак эзләп мәгъдән чүплегендә казына. Аулакта чүмәшеп махра төтәтә-төтәтә кызык-мызык сөйләшүче ирләр төркеме дә ишле генә. Тик шунысы яхшы: тимерче «гөбәйдүк»ләрне озак капчык күтәртеп торырга гадәтләнмәгән. Сандалы янында торып, ул килүчеләрнең гозерләрен тыңлый һәм ватык әйберләрен карап шундук йә учакка күмә, йә чүплеккә ташлый бара:
– Агай-эне, тимер-томыр дигәнне ишеткәнең бармы? Булса, тимерен калдырабыз, томырны ыргытабыз. Ярармы?
Ә учактагы тимер кысла кебек кызарып чыккач, аның иясен оста үзе үк дәшеп ала:
– Әй кем, Габделбәр, тот әнә шул гөрзине. Төрәнеңне таптап алыйк!
Яхъяның ватык әйберләрен тимерче бик тиз эшкә кертте. Хәтта гөрзи дә кирәкмәде. Үзе үк тиште, кисте, тимер кадак белән каптыртып та куйды. Төймәләп куйган кебек… Карап торырга да күңелле. Салихҗан мулла малайларга дәрес биргәндә, бик мавыгып, тимер эшләре остасы Давыт пәйгамбәр хикмәтләре турында сөйләгән иде. Барысы да авыз ачып тыңладылар. Аның кулында каты тимер балавыз сыман булган. Ни теләсә, шуны ясый алган икән… Фәхразый оста да пәйгамбәрдән ким түгел бугай. Әнә, киштәгә тезеп куйган комган, чиләкләре сокланып туйгысыз…
– Фәхразый әзи, син миңа түтәл йомшарта торган корал да әтмәлләп бир инде.
– Нәрсә үстерергә җыенасың шулай кадерләп?
– Сарымсак…
– Ә? – останың кысык күзләре кисәк шар булып китте. – Ул бит хәрәм. Чучка кебек тыелган нәрсә… Тәмугта янасың киләмени?
– Мин бит аны ашар өчен түгел, сатар өчен генә үстерәм.
– Нәрсә, бик акча яратасыңмы? Гөнаһка батып, акча җыярсыңмы?..
– Акчаны кем яратмый, Фәхразый әзи.
– Акчаны яратма, акча үзе сине яратсын! Сүздән, акчаны уйлаганым да юк. Исем китми минем аңа. Ә ул үзе килеп тора. Ярата, димәк, мине. Шулай, иркәкәем, матур яшим дисәң, сәман яратсын сине, кызлар кебек…
– Хәзинә тапсаң да, хәбәрең хынҗымасмы* (*Хынҗымау – исе дә китмәү), әзи?
Тимерче, чүкечен сандалга куеп, биленә таянды, янәдән күзләрен кысып, Яхъяга карап торды һәм пышылдап кына сорап та куйды:
– Син нәрсә, энем, алтын таптың мәллә? Урманнанмы? Хатыннар бит сине төпчек кубарырга маһир дип сүләде. Төпчек төбеннән чыктымы хәзинәң? Йә әйт, беркемгә сүләмәм!
Яхъя кинәт колакларына кадәр кызарып чыкты: «Сизенгәнме әллә?»
– Юк, әзи, нәрсә син? Тапкан алтыннар булса, мин сарымсак сатып ат алырга җыеныр идемме? Мин бит синнән янчык акчаң булса, нишләтер идең аларны дип кенә сорарга теләдем. Әйттем исә кайттым, бигайбә!
– Миндә янчык акча булсамы? Монысы башка нәрсә. Мин уйламый да кярханә ачар идем, иркәкәем.
– Ул нинди нәрсә, әзи? Кабак кебек җир түгелдер бит…
– Таптың, эчкечеләр үрчетергә мине кем дип беләсең… Кярханә – рабучий дигән кавем җыелып эшли торган урын. Әйтик, тарантас яисә кашевка ясыйлар болар. Берсе күчәрләр әмәлли, икенчесе бишек, ә өченчесе атка сбруй әзерли. Менә Төркәйдә дә мин, син, Мөхәммәт Әмин бергә җыелыр идек тә шундый кярханә ачар идек. Сүздән, рабучий булып килер идеңме?
– Юк, әзи!
– Ник?
– Монда ис-төтен… Әйттем бит, әзи, миңа акча ат алыр өчен генә кирәк…
– Ярар, сүземә үчекмә, мин дә уйнап кына әйтәм. Урман-чытырманда ачкан ди берәү кярханә… Көт!
Сөйләшкән арада тимерче сәнәккә охшаш өч япьле туфрак йомшарткыч коралны да ясап куйды. Нәкъ егет теләгән нәрсә! Моның белән җир казырга да була, нык… Кайткач та, ул сарымсакка түтәл әзерләр. Сандр пиччә үтемле товарны сазга чәчәргә кушты бит…
Фәхразый оста исә, Яхъя юмарт кына хисаплашып, әйберләрен җыйнап китәргә кузгалгач, киңәш бирергә ашыкты:
– Сарымсагыңны сатып ат алам дисәң, энем, ерак дип торма, Саескан базарына бар. Башкортлар сал белән атлар китерә, арзан анда… Ишеттеңме?
Шөкер, коралларын ул әзерләде… Инде хәзер башына чын-чынлап җирне сөрү, тырмалау кайгысы төште. Кул көче белән түтәлләр күтәрергә генә була икән шул. Инде яланга да көрәк тотып казырга чыксаң, тавыклар көләр… Әмма башка җай да күренми бугай. Мирҗанга барып йөз суын түгәргәме инде? Үгезләрен бирмичә куып чыгарса, нишләрсең? Хатыны Гаширә йортына гына түгел, урамга да сыймыйча чәрелдәр… Эх, бар икән күрәселәр! Хәер, үзеннән бигрәк, анасының йөрәгенә әрнеш салыр: «Сөймәгән абзаң каршына килеп егылыр булгач, ни дип капкалар бәреп чыгып киттең син, бала?» Юк, юк, бу адымнан Ходай үзе сакласын!
Иртән Газзә тутасы белән ихатаны кышкы чүп-чардан чистартып торалар иде, берничә нигез аша күршеләре Сафия килеп керде. Узган көз ызба башларын салам белән япканда Яхъя бик нык булышкач, бу хатын Газзәгә, егеткә гел ачык чырай күрсәтте. Бүген исә аның йөзенә кайгы шәүләсе эленгән:
– Газизәкәем, бәлагә тарыдык бит. Кичә Мингариф тезмәдән егылып төште. Бүген кулы гөбе кебек шешкән. Кая керер урын тапмый бичара. Нишләрбез инде?.. Әле башка вакыт булса, бер хәл. Кичә бит үгезне чыгарып яланны сөрә башлаган иде. Кулы эшкә ярамагач, инде кайчан сабанга тотына? Бөтенләй чәчми калудан да шүрләп, сызланды-сызланды да, сезгә кереп, Яхъя белән сөйләшергә кушты… Әйтергә дә оят инде. Безнең басуны күтәрмәс микән, ди. Теләсә үз җирләрен дә сөрер иде, ди… Йә, ни әйтәсең, Яхъя энем. Кулалмаш булырга дим… Терелгәч, үзе дә сезгә ярдәмләшер, Аллаһы боерса!
Үзенә бик текәлеп, ялварып караган Сафияне киеренке хәлдә озак тотасы килмәде Яхъяның, җавапны шундук бирде:
– Сөрәбез, апа… Кирәк икән, хәзер үк басуга чыгам.
Чынлап та, күпмедер вакыттан соң, ул инде күршенең үгезен җигеп, арбага сабанны салып һәм Мингарифның өлкән ир баласын утыртып кыр юлына төште. Мингариф кишәрлегендә инде буразналар ярылган, сөрәсе урыннар ачыкланган иде. Ниһаять, менә ул күптән көткән мизгел. Баш очында җылы кояш, сабан тургае… Аяк астында табанны, борынны кытыклаган җир…
Кишәрлек башында ашкынган сабанчы егет, колакларын торгызып сабыр гына әмер көтеп торган үгез һәм тезген тоткан орчык кадәр малай…
– Дус, исем-шәрифләре ничек синең?
– Габделвахит!
– Йә, эшкә керешәбез, Габделвахит, бисмилла, диген.
Һәм теремсәк малай моны үзенчә аңлады бугай, чатнатып тезеп китте:
– Бисмилла ир-рахман ир-рәхим, тешсез Хамәдеррәхим, кәҗә колак Габдерәхим…
– Тукта, тукта! – дип бүлде аны Яхъя. – Кем өйрәтте сиңа моны? Әтиең сыман биртеләсең киләмени? Эшкә керешкәндә матур итеп бисмилла әйтәләр. Аллаһыдан фатиха, хуплау көтәләр… Белдеңме?
– Белдем, – диде тегесе – Бисмилла!… Ходаем, безгә фатиха бир!
– Ягез, киттек, хәерле сәгатьтә!
Һәм әлеге өчәү, җай гына кузгалып, ашлык дигән изге тәгамне чәчәр өчен, туфрак актара башлады…

Морза кызы

Яхъя чаптарга бүген гадәттәгегә караганда да ныграк ирек куйды. Кушаяклап чапкан ат, йә куе үләнле болын юлыннан җилдерә, йә баш коскан иген басуларына килеп чыга. Күз кырыйларыннан ят калкулыклар, офыкта җәйрәгән зәңгәрлекләр чалынып уза. Җайдакның бу тарафларга килеп чыкканы юк, мәгәр монда Чумачка керәшеннәре, Серафима урысларның биләмәләре ятканын ишетеп белә, мөгаен, авыллары да шул тирәдәдер…
Тезгенне тарта төшкәч, ат, ниһаять, юыртуга күчте, башын чайкап пошкырып алды. Яратмавы микәнни? Ялан буйлап һаман томырылырга теләсә дә, гаҗәп түгел, дала тулпары бит. Киңлек-иркенлеккә чыкса, йөрәк кага инде моның. Бәлки, үз көтүен, таныш байталлар, юргалар, тайлар төркемен табып, шулар белән кушылып китү теләге дә бардыр. Атта да дәрт дигән нәрсә бар бит. Туып-үскән төбәген җирсү бар…
Чулман ярындагы Саескан базарына, Фәхразый әйткәнчә, башкортлар әллә ни хәтле ат китереп куйганнар иде. Монда ыгы-зыгы, мал сайланудан баш-күз әйләнә… Шулай да Яхъя, җир эшләренә тотарга ниятләп, алаша эзләде. Төсе коба, үзе тымат* (*Тымат – пөхтә) булсын, авызындагы тешләре дә яңа каккан имән казыклары төсле тезелеп торсыннар… Күңел беркеткәне шундый иде. Тик ни галәмәттер, киртә-кура белән әйләндереп алган атлар базарын ураган саен, каршысына әлеге дә баягы бер егет килеп чыкты. Теремек, елтыр кара күзле, нәзек мыеклы, балтыры кайтармалы купшы күн читекләр киеп алган җиңел сөякле бу затны, әйтерсең, җил өреп-куып йөртә. Хәер, исеме дә телдән тәгәрәп төшәрдәй шома – Йомагуҗа.
– Исәр, нимәгә һиңә алаша? Үзең бынамын тигән егетһең, һиңә тик юрга кәрәк. Йәнкәең янына осар канат!
– Нигә миңа читкә чабарга, безнең үз карьябызда да кызлар җитәрлек.
– Һәй, мүк йөрәк, алыстагы йәрнең мөхәббәтен татымаганһың шул әле һин. Ә моның өсөн дөл-дөл ат кәрәк!
– Соң, юләр, дөл-дөл ат белән җир сөреп буламы? Син аны йә тарантас, йә кошевка иясенә сат инде, дускай!
– Яланды үгез алһын да, атаең эшкәртһен. Һин ат өстендә елеп кал, тәртәгә барыбер егәрләр. Үкенерһең, һуң булыр…
Һәм ул шулай берничә рәт Яхъя каршына чыгып сандугач кебек сайрагач, купшы яллы, урынында биеп торган тимеркүк юрга янына әйдәде. Теге дә, үз тирәсендә хәрәкәт күреп, ничектер сискәнеп, пошкырып куйды, боларга текәлде. Яхъя көзге сүрән кояш яктысында шәмәхә тәрәзә сыман балкыган күзләрдә ятсыну катыш якынлашуга өмет итү, хәтта инәлү тойгандай булды…
– Алам!
Һәм алар, хакын килешеп, яшь юрганы тәрбияләү нечкәлекләре турында сөйләшкәч, кул сугыштылар.
– Йомагуҗа, юргага бергәләп исем дә кушыйк!
– Саптар булһын… Сезнеңчә Чаптар инде, кустым… Башкорт Чаптары!

Чаптар Яхъяның яшәү рәвешен бик нык үзгәртте, элек аттан башка ничек торылган икән дип аптырады егет. Томырылып чабу, очу түгел, җирдә шуышу, үрмәләү генә булган инде ул. Җир кортына охшап, кишәрлекләрдә, түтәлләр арасында казыну булган…
Һәм ул, шул уйларыннан канатланып, янә тезгенне җибәрде:
– Һә-әй, җегәрең булса, ыргы, Чаптар!
Сөзәк, әмма биниһая озын үргә күтәрелә башлагач, Яхъя яңа манзара күрәбез дә, борылабыз, дип кайту ягын чамалаган иде. Җир-әнкәенең һәр манзарасында кызыклы нәкышләр, төсләр тулып ята. Кызлар чиккән кулъяулыклар, сөлгеләр бер якта торсын? Әнә, камышлар белән каймалган күл ничек матур, болын ничек чәчәкле… Ә каршы яктагы битләүдә кәҗә, сарык көтүеме? Чаптар, үрне менүенә кинәнеп, яңа дәрт белән тау сыртыннан оча башлаган иде, кинәт чыр-чу купты. Көтү дигәнең, җиләк җыючылар бугай:
– Һәй, качың, урыс килә!
Ыбыр-чыбыр, аякланып, түбәнгә, калын урманга юнәлгән юлга таба тәгәрәшә башлады. Кайсыдыр абынып егылды, кемдер кабаланып тырысын түкте. Куркулары хак, җиләктән җан кадерлерәк, күрәмсең.
Яхъя кабаланып тезгенне тартты:
– Әй-һәй, шүрләмәгез… Мин баскак түгел!
Җайдак кычкыра-кычкыра үр өстендә әйләнгәләде. Аннары атыннан да сикереп төште. Кызлар берәм-берәм урман тарафына юнәлгән юлга төшеп китеп барсалар, Яхъя да чаптары белән үз авылына таба элдерткән булыр иде. Тик күреп тора бит: җиләкчеләрнең берсе, егылып, берәр җирен имгәткән бугай, әнә, моның янәшәсенә берәм-берәм җыелалар…
Яхъя атын тотып кызлар янына төшә башлады. Үзенә ачулы күзләрен текәп торган кыз-кыркын төркемен егет ни дип сәламләргә дә белмәде. Аның каравы, тәкәрлек күкәе сыман сипкелле битле кыз аңа чат ябышты:
– Явыз, шул хәтле куркытмасаң? Менә, кеше аягына басалмый. Чумачкага ничек алып кайтабыз инде аны хәзер.
– Соң нишләп бүредән өреккән кебек булдыгыз соң? Мин беркемгә тимим.
– Без урыслар килә дип белдек. Бу бит алар яланы, атлар белән куалар, – дип үртәнде сипкелле кыз.
– Хәсрәтләр, үзегез урлашасыз, сакларга егетләрегез дә юкмыни?
Байтак эндәшми тордылар. Мәгәр арадан берәү кыюсыз гына сүз катты:
– Әйттем бит сезгә Бәчкә, Микуляларны да чакырыйк, дидем. Син бит, Зоя… атаман, гел үзеңчә эшлисең.
– Синең телеңдә һаман бер сүз, Зоя, – дип янә берсе әрнешкә кушылды. – Бүредән курыксаң, урманга барма, имеш. Хәзер Миңзадәне нишләтәбез инде? Син котырткач, үзем әнисеннән рөхсәт сорадым. Морзабикәгә ни әйтәбез хәзер? Аягы сынса, үтерә бит!
– Сеңелкәш, миндә Әйшә-Фатыйма кулы… Йәле, карыйк, аягың нишләгән?
Яхъя, җиргә утырган килеш, ике куллап сул аягын тотып сызланган кызга иелде, аның бармакларыннан башлап тубыкка кадәр аягын капшап чыкты. Сынган булса, кыз түзмәс, кычкырыр иде. Ул янә тубыкка төшеп, аны боргалап алды.
– Ай!
– Аяк каймыккан* (*Каймыгу – имгәнү, таю)… Тубыкны чүпрәк белән бәйләү хәерле… Йәле, сеңел, яулыгыңны чишеп бир!
Кыз яулыгын егеткә сузды.
Иреккә чыккан куе сары чәчләр, Чаптарның ялына охшап, дулкын-дулкын булып таралып төштеләр. Кояшта янган каракучкыл йөзле кызлар төркемендә әлеге туташ ак чәүкә сыман тоелды.
– Әфсен-төфсен, чир сылудан китсен, тәүбәләр итсен, җиде бабасына җитсен… Бар, бар, бар!
Яхъя имче әфсен такмагын әйтә-әйтә кулларын бутап чир-зәхмәтне шундый итеп куды ки, кызлар шаркылдап көлеп җибәрделәр, хәтта сырхау үзе дә елмаеп куйды.
– Йә, Зоя атаман, ахирәтегезнең исеме ничек?
Сипкелле кыз авыз чите белән генә елмаеп куйды:
– Миңзадә!
– Миңзадә… матур… Шаһзадә дигән кебек. Әйдә, атка утыртыйк та, патша кызын әнисе хозурына кайтарып куйыйк!
Яхъя Чаптарны якынрак китерде, ә кызлар, ничек булдыралар шулай, Миңзадәне ат өстенә күтәреп утыртты. Тегесе башта бик шүрләп Чаптар ялына чатлап ябышкан иде, әмма Яхъяның ат башын бик ышанычлы тотуын күреп тынычланды. Юрга тигез такыр юлдан атлый башлагач, хәтта ул сызлануын да оныта төште бугай.
Карап торуга ук гаҗәп күңелле тамаша бу. Алдан ат җитәкләп кәрван башы Яхъя килә. Әкияттәгедәй тимеркүк юрга өстендә зәңгәр күзле, җилфердәп торган сары чәчле, Чумачка авылы гүзәле Миңзадә утыра. Аңа каз бәпкәләре кебек тезелешеп кызау, тырыс күтәргән бер дистә ахирәте ияргән. Һавада – һушны алырлык татлы җиләк исе…
– Йә, кем, Миңзадә иркәм, аяк түзәрлекме?
– Аллага шөкер, сызлавы кими инде.
Кызның тавышы ифрат ягымлы, үтә тансык булып тоелды.
Егетнең аны янә-янә тыңлыйсы килеп китте. Башка әллә күрә, әллә юк…
– Төпчеккә абындыңмы соң?
– Әллә йомран, әллә әрлән оясына сөрлектем инде. Курыктым шул, аяк астын күрмәдем. Әни дә мине гел әрли. Башыңны шулчаклы һавага чөеп йөрмәсәң, ди…
– Ул әле икенче яклап та куркыныч, Миңзадә.
– Кайсы яктан, абый?
– Соң һавадагы карганың авызыңа кәкәй итеп китүе дә бар…
Егет Миңзадәнең бер кулы белән йөзен каплап көлүен шәйләп алды: «Туташ кыланчык морза кызларына охшамаган кана…»
Ниһаять, читәнле бакчалары, салам башлы ызбалары белән авыл күренде. Ул да булмый, Яхъя каршына Зоя килеп басты.
– Абый, рәхмәт, коткардыгыз. Халык күргәләгәнче, Миңзадәне төшерегез инде. Әллә нәрсә сөйләрләр.
– Соң төшерермен дә бит, аякка басалмаса нишләрсез? Ә өйләре кайда соң, якынмыни?
Кыз кулын изәп авылдан аерым торган ике катлы таш йортка күрсәтте. Моның түбәсе дә калай белән ябылган, тәрәзләре кояшта ялтырап тора. Ерак түгел, тәпиләрлек ара. Эш Миңзадәнең үзенә барып терәлде. Нишләр?
– Куркам, әнә шул юл чатына кадәр илтеп куй инде, абый. Аннары чыгып та алырлар.
Чаптар хуҗасы артыннан кузгалгач та, җиләкчеләре берәм-берәм үз сукмакларына төшеп тарала бардылар.
– Миңзадә, тагын күрергә иде бит сине. Терелгәнеңне белергә кирәк. Югыйсә, һаман борчылып торырмын.
– Абый, Төркәй бик ерактыр бит!
– Каф артында түгел, очтым-килдем.
– Килегез соң…
– Ярар, Миңзадә, иртәгәнең аргысында күз бәйләнгәндә әнә теге бакчагыз тирәсендә булырмын. Күрергә теләсәң, чыгарсың, яме?
Юл чатына җиткәч, туктап калдылар. Инде сырхауны аттан төшерешергә кеше дә калмаган икән… Яхъя калтырап торган кайнар гәүдәне кулларына җайлап кына алды да күкрәгенә кыса биреп күтәреп торды, аннары гына җиргә төшерде. Берәр шифасы булдымы, Миңзадә кәс-кәс басып атлап та китте.
– Йә, хушыгыз, сөйләгәндә безне дә кушыгыз!
Һәм ул җәлт кенә Чаптарына сикереп атланды да, юргасы белән бергә укмашып, тузаннар туздырып, кайтыр юлына юнәлде.
Яхъя сүзендә торды, бер көннән соң Чаптарында Чумачкага очты. Башта ул тауда аягын каймыктырган Миңзадәнең хәлен белүче духтыр буларак барды… Мәгәр егет сөйләшенгән урында кыз көтәр дип өметләнмәгән иде. Чыкмаса, берәр ничек чакыртырмын, дип юанды. Тик читән ихата кырыенда, куаклар ышыгында басып торган зифа сынны күргәч, ул үз күзләренә ышанмады.
– Миңзадә?!
– Әү! – кыз тып итеп егет алдына килеп басты.
– Ни… килдем! Ни… теге аягың төзәлдеме? Хәлеңне беләм, дидем бит!
Кыз җитдиләнеп күн башмаклы аягына текәлгән булды, аны җиңелчә күтәреп селкетеп алды:
– Шешеп торды шул, абый… Аннары төзәлде. Менәтрәк, инде авыртмый да…
– Әниең белдеме соң?
– Ю-ук, кая! Әйтсә, авыл кызлары белән тагын берәр җиргә барырмын димә. Әле менә Зоядан мулина белән чигәргә өйрәнәм дип кенә өйдән чыктым. Эңгергә хәтле кайтырга миңа. Әмер шундый.
– Шулай тизме, Миңзадә? Мин бит бераз сөйләшербез дигән идем, – һәм егет кабаланып кесәсеннән эре кызыл алмалар чыгарды. – Менә сиңа Төркәй күчтәнәче, йә ал инде?
Егет кушучлап алмалар тотып Миңзадә каршында басып торды. Сүрән-кызгылт шәфәкъ яктысындагы зәңгәр күзләрдән аның йөрәгенә кәүсәр тамчылар тамгандай булды…
– Абый, аякны авыртмый дисәм дә, шеше кайтып җитмәгән бит…
– Шулаймы? Алайса, берәр им-том белән дәвалау кирәк. Иртәгүк килимме?
– Кил, тик бик соңлама!
Ул ара йорт ягыннан сөйләшүләр ишетелде, эндәш яңгырады:
– Миңзадә, Миңзадә, дим! Кер, кая югалдың, кызый?
Миңзадә, янәдән дә сын, шәүлә булып, агачлар ешлыгына кереп җуелды…
Икенче тапкыр Яхъя кыз кырына им-том кылучы булып барды. Монда инде белексез булып күренергә ярамый. Сылу алдында миндә Әйшә-Фатыйма кулы дип мактанды бит…
– Тутаем, әйт әле, аяк каймыгып шешсә, ничек дәвалыйлар?
Өйдәге мәшәкатьләр белән тыз-быз йөргән Газзә кисәк туктап борчыла калды:
– Нәрсә, чаукам, аягыңны бирттеңме?
– Юк ла, бер дусның һаман аягы төзәлми. Белсәң – зыян итмәс.
– Кем оланы ул? Әрекмән сындырып шешкә япсын да карындык белән бәйләп куйсын. Аннары аякны тозлы суда тоту кирәк.
Яхъя Чумачкага им-том өчен кирәк булган һәр нәрсәне кәтүнкәсенә салып барды. Шөкер, Миңзадә таллар ышыгына басып көтеп тора. «Китер аягыңны, имләп куям», – дигәч кенә аһ-ваһ килә башлады:
– Егетләргә гаурәт җирләрне күрсәтергә ярамый… Оялам.
– Ә син егетләргә күрсәтмә, мин генә карыйм.
Шулай дигәч, сылу кыюсыз гына аягын сузды. Чынлап та, каймыккан буында шеш, кызыллык җуелып бетмәгән иде әле. Яхъя, тутасы кушканча имләп, сыйпап дигәндәй, нәфис аякны бәйләп куйды һәм кәгазьгә төргән таш тозны да кызга сузды:
– Иртән җылы суда менә шул даруны эрет тә аягыңны тыгып тор. Шеш сыпырып алгандай булыр…
– Әй, рәхмәт. Әле дә май эчендәге кебек булды.
Инде эш бетте сыман. Эңгер дә төшеп килә. Кызны сөрән салып өйгә дә чакыра башларлар…
– Миңзадә!
– Әү… Яхъя!
– Минем бит янә сине күрәсем килә!
– Минем дә…
Ә инде өченче мәртәбә Миңзадә сылу янына Яхъя түгел, Ләйләсен сагынып ашау-эчүдән калган Мәҗнүн юлланды.
Баруын барды. Тик менә кайтуы гына…
Таныш шомырт, миләшләр янына якынлашкач та, җайдакның йөрәге «жу» итеп китте. Анда кыз юк иде. Атыннан төшеп, аулакта үзе дә байтак көтте. Ни уйларга, нәрсә юрарга да белмәде. Инде түбәнлекләр, уйсулыкларда томан куерып, эңгер дә төшеп килә… Миңзадә вәгъдәсез булды микәнни? Күрешергә теләге юкмы? Төркәй кызлары кебек бу да егет-җиләннән көлү җаен эзләмидер бит? Фәлән җиргә бар, шул сәгатьтә көтәм сине, җанкисәккәем, дип чәчәкле-чуклы хат язып аулак өйләрдә кесәгә салалар да, аннары такмаклар чыгарып җырлыйлар. Хет җир тишегенә кереп кит!
Яхъяның кимергәне
Тояк белән кавырсын.
Маһирәңне көтә-көтә
Шыр сөяккә калырсың.
Миңзадә дә шул чорсыз Маһирәләрдән ерак китмәде микәнни?
Кинәт шулчак читәннең эчке ягында төксе йөзле ир-ат башы күренде. Тупыйдан* (*Тупый – бүрек), сакал-мыек баскан үзен.
– Җегет, кәләш көтәсеңме? Көт, көт, көтек булырсың. Башта бикә белән сөйләшеп кара!.. Ничек сайрарсың?.. Әйдә, капка тарафына бар, аннары, миңа иярерсең!
Бу каравылчыдыр, мөгаен… Яхъяның башына килгән тәүге уе – Чаптарга сикереп менү дә качу иде. Әммә теге, күрәзәче диярсең, Яхъяга читән аша көпшә төзәде:
– Качып кара, хәзер шартлатам. Марш, капка ягына!
Егеткә атны җитәкләп кушканны үтәүдән башка чара калмады. Тик капкадан үтеп үзенә шом салган картны баш-аяк күздән кичергәч, «пәжи куркынычы!» дип куйды. Каравылчының бер аягы тездән агач, үзе үтә өтек, ә иңенә аскан мылтыгы, мөгаен, хан заманыннан ук калгандыр, чакмалы иде. Ул, таш түшәлгән тар сукмактан титаклый-титаклый, Яхъяны ызба каршына алып килде.
– Атың өчен көяләнмә, солыга кушармын. Кем белә, кияү бәбкә булсаң, файдаң тияр, – һәм карт теш, күзләрен ялтыратып егеткә күз кысты. – Фәрбизә, озатып куй җегетне бикәгә.
Өй баскычы төбендә аллы-гөлле чәчәкләр түтәленә чиләк, тустыган тотып су сибеп кайнашкан кортка әмерне яратмады бугай:
– Табылган приказчик! Эш калдырмасаң… – Аннары ул Яхъя каршына килеп басты, тартынмыйча елтыр күзләрен кадап торды. – Синмени кызлар тилгәне? Болай ярыйсы күренәсең…
– Миңзадә кайда, әби?
Карчык кеткелдәп куйды:
– Кайда булсын – кайманда! Тәтеде ди сиңа морза кызы… Бикәнең дулавын күрсәң, җилбәзәк кызы өчен безгә эләкте бит әй, Камыр батыр…
– Әйтмисеңмени, әбикәй?
– Алай бик батыр булсаң, анасыннан сорарсың.
Ике катлы таш йорт тыштан укасы коелган тәлпәк кебек күренсә дә, эче биек, пөхтә, нурлы икән… Тәрәз төпләрендә гөлләр, идәндә келәм…
Гомер күрмәгән әллә нинди ялтыравык шкафлар, биек урындыклар, өстәл кебек җиһазлар. Көзгеләре дә кеше биеклеге… Миңзадә аннан күзен дә алмыйдыр инде. Көзге кешене һаваландыра бит. Матурлыгын күргән саен масая төшә… Яхъя миңа тиң түгел дип тә уйлагандыр әле…
– Оркыя ханым, – дип кычкырды чакырылмаган кунакны бастырып килүче кортка. – Гайфулла кичәге егетне тоткан бит!
Чаршау артыннан каршыларына купшы озын халат кигән чибәр генә хатын килеп басты.
– Фәрбизә, бар, әйт, чәй китерсеннәр. – Ул күзләрен беркавым егеткә текәп торды. – Исемең ничек?
– Яхъя!
– Ишеткән юк, бик сирәк кушалардыр.
– Мин үзем дә сирәкләрдән…
Хатынның керфеге дертләп куйды:
– Шулайдыр, күренә… Улыкаем, миңа синең белән сөйләшергә кирәк. Морза йортына, морза кызы янына теләсә кем килми. Кем син? Кайдан, кем баласы буласың?
Яхъя артык җәелмичә генә үзе турында сөйләп бирде. Хатын аны утырып тыңлады.
– Тутаңның җире күпме? Эре маллар да бардыр бит? Хезмәтчеләр тотасызмы, – дип, аннары бикә берәм-берәм кызыксына башлады.
Яхъяның башына ат типмәгән, билгеле. Дөресен сөйләсәң, адәм көлкесенә каласыңны көт тә тор!
– Аллага шөкер, үз көнебезне үзебез күрәбез, дөньябыз җитеш.
– Үзең сука тотсаң, минем кыз ат башыннан тотармы? Чиләк-көянтә күтәреп чишмәгә йөртерсеңме?
– Ә нәрсә, исән-сау кешегә эшнең ни ояты бар?
– И-и, мин кем белән сөйләшеп торам? – дип чәчрәп урындыктан сикереп торды хуҗабикә. – Мин бит сине берәр бүз бала дип торам. Гавам фәкыйре икәнсең ләбаса! Бар, бар, чыгып кит! Тагын бер күрсәм, мылтык атып кудыртырмын үзеңне.
Мәгәр егет кымшанмады:
– Абыстай, мин бит синең янга түгел, Миңзадә янына килдем. Күрешергә вәгъдәләштек. Кая соң ул?
– Кара, кара оятсызны, өемә кереп кыз таптыра тагын. Кем белән сөйләшкәнеңне чамалыйсыңмы син, хәерче! Чабаталы булсам да, әлегә морзамын!.. Ә Миңзадә морза кызы, аңладыңмы?
– Әгәр без бер-беребезгә насыйп ярлар булсак?
– Уф! – дип бот чапты хатын һәм ярсудан кычкырып та җибәрде. – Фәрбизә, озат бу тел бистәсен, тәмам саруны кайната…
Нидер мыгырдый-мыгырдый хезмәтче кортка килеп җитте.
– Нәрсә, чәй эчермисеңмени? Сиңа бит чәй китерергә кушылган иде, – диде Яхъя аңа текәлеп. – Морза! Сез үзегез хәерчеләр. Эчтән хәерче!
Һәм ул, хуҗа хатын ягына әйләнеп тә карамыйча, башын югары тотып, ишеккә табан атлады. Аллага шөкер, дүрт саны да төзек, исән-сау, беркемнән дә кимсетергә юл куймас ул үзен!
Чаптарына менеп, күкрәген дала җиленә каршы куеп бераз тынычлангач, ул атын кире борырдай булды. Ханым-солтаныма әйтәсе сүз калган бит. Әйе, мин сез өмет тоткан бүз бала түгелмен. Мәгәр хәерче дип хурларга да урын юк. Йомышлы татар без… Дәүләт эшендәгеләр… Патша кешеләре! Теләгәнне булдыра торганнар!
Әби булырдай кешегә сүз уклары атып кайта торгач, Яхъя кинәт көтелмәгән җеп очына килеп чыкты: «Морза! Нәсел-нәсәп белән мактана… Морзасын морза… Тик нишләп, үзе әйткәнчә, чабаталы морза соң әле ул?»

Кыйссаның ахырын журналның ноябрь (№10, 2015) саныннан укый аласыз.

Комментарий язарга