“Акыллым” дип исем куйдым

 

Базарга чыгып саттым да

Алма-чуар  атымны,

Арендага алып тордым

Бер ясалма акылны[1].

Ни булса да булыр, дидем,

Кем икәнен белмәгәч,

“Акыллым” дип исем куйдым,

Үзе каршы килмәгәч.

Бергә торгач, тиз арада

Без таныштык якыннан,

Аңлашабыз – гел ким түгел

Алма-чуар атымнан.

Буе-сыны чын кешедәй,

Тәннәре дә шәп-шәрә,

Кул-аягы –ташка үлчим,

Сәер  хәрәкәтләнә.

Шулай да, исем китмәде

Хәрәкәтләнүенә,

Минем өчен иң мөһиме

Аның башы  эшләвендә.

Күп аның уңай яклары:

Санап бетереп булмый:

Көтеп тормый әйткәнемне,

Йөгерә, армый-талмый.

Утта янмый, суда батмый,

Ашарга да теләми,

Эчми, тартмый, аракының

Бар икәнен дә белми.

Тәпи тотып азапланмый,

Ашказаны булмагач,

Үзем алып куя алмадым

Кибеттә сатылмагач.

Суламагач, тыны бетми,

Ашамагач,  ачыкмый,

Йөткерми дә, төчкерми дә,

Вирустан да курыкмый.

Салкын дими, эссе дими,

Туңмый да, тирләми дә,

Ардым дими, талдым дими,

Ял итми,чирләми дә.

Юкка-барга исе китми

Бик түземле, бик сабыр,

Әллә нинди ярышларда

Беренчелекне алыр.

Керне юа, суын түгә,

Үтүкли дә борычтан,

Йөткерми дә, курыкмый да,

Явыз короновирустан.

 

Бик башлы булып чыкты ул…

 

Бик башлы булып чыкты ул–

Әйтеп тормыйм  уйлавын,

“Ә” дигәнче  язып бирде

Ньютонның биномын[2]

Шахмат уйный  башлагач та,

Дүрт-биш ходтан мат куя,

Түзә алмыйм: көнләшүдән–

Аптырап, хәлдән таям.

Алтын-көмеш эзләп табар,

Җир тишегенә кереп,

Космоска да менеп төшәр,

Аның серләрен белеп.

“Каян килде мондый бәхет!”,

Дип куанам көн саен,

Изге теләкләрне телим,

Мактап аренда  аен.

Бала карый, кирәк булса,

Әти-әнисе юкта,

Ашата да, уйната да –

Гел аптырамый юкка.

Мин авырсам, табибларны

Момент өйгә китертә,

Аптекада даруларны

Җир астыннан таптырта.

 

Аннан оста кеше юк!

 

Аш-суларны әзерләүдә

Аннан оста кеше юк,

Бер якта торсын пешекчең,

Карап “Акыл”ның  эшен.

Итен-сөтен, яшелчәсен,

Камырын һәм шикәрен,

Китереп куйсаң каршысына

Күрерсең кем икәнен:

Өч минуттан килеп чыга

Кош теле һәм чәк-чәкләр.

Аңкып торган хуш исләре

Сиңа дәрт бирәчәкләр.

Телеңне йотарлык була

Бәлеше, пәрәмәче,

Әгәр дә дөрес әйләнсә

Аның бер тәгәрмәче.

Әгәр дөрес әйләнмәсә,

Минем эшләрем харап,

Тәмле бәлеш урынына

Калам “Акыл”га карап.

Кош теле һәм чәк-чәк көтсәң,

Килеп чыга бавырсак,

Мондый хикмәт булмас иде,

Без аңа кагылмасак.

 

Кинәт “Акыллым” үзгәрде

 

Ару гына яшәгәндә

Аңлашып һәм серләшеп,

Кинәт “Акыллым” үзгәрде,

Аңлап булмый, сөйләшеп.

Сәләмәтлеге какшады,

Шик тудыра тәртибе,

Башына чыдый алмый ул–

Гел калмады хәтере.

Бала карауны ташлады,

Юкта ата-анасы,

Манный боткасы бирәм дип,
Бирә ишек тоткасы.

Каядыр китеп югалды

Иксез-чиксез сәләте,

Өчне  өчкә куша алмый

Аңгыраю сәбәпле.

Салкын булса, сукырана,

Сөйләнә һәм табына,

Әз  генә йөри башласа,

Тигез җирдә абына.

Мин авырсам, табибларны

Куып чыгара өйдән,

Даруларны   аптекага

Илтеп, бер җиргә өйгән.

Конюшняга кергән идем

Йөрәгем тота язды,

Астын өскә  әйләндергән,

Хәтта җимергән базны.

Тавык кетәгенә кереп,

Мамыкка батып чыккан,

Сап-сары булган куллары

Йомырка сарысыннан.

Ике бочка су аударып,

Тутырган теге базны,

Аңа каршы ыслап килгәч,

Аксаткан  ата казны.

 

Басып тордым, телне тешләп…

 

Иртән торгач күзем төште

Күршемнең коймасына:

Тишек ясап чыгып киткән

Аның ихатасына.

Чел-пәрәмә китергән дә

Машина тәрәзәсен,

Эченә кереп утырган–

Йөртә белә, янәсе.

Утыз бишле ачкыч тотып

Килеп чыкты хуҗасы,

”Исән калырбыз микән?”– дип

Калды көтеп торасы.

Басып тордым, телне тешләп,

Ул өзелеп чыкканчы,

Утыз бишенче ачкычы

Башка килеп кунганчы.

Ун минуттан килеп җитте

ГИБДД сержанты–

Икебез дә исән калдык,

Бәхетебезгә каршы.

Моңа кадәр тын утырган

“Акыллым” телгә килде,

“Чыгарыгыз мине моннан

Мин исән чакта”–диде.

“Мине хәзер бик нык борчый

Гәүдәмнең ярыклары,

Анда кереп тулган, ахыры

Пыяла ватыклары”.

ГИБДД кунагыбыз

Үз машинасы белән.

Тартттырып чыгарды аны

Кергән тәрәзәсеннән.

“Бу авыр җинаятьле эшкә

Кайсыгыз бирер җавап?,”–

Дип сорады, ниһаять, ул,

Бик озак карап торгач.

Протоколын тутырды да
Бик зур штрафка тартты,

“Икегезгә бүлерсез”,– дип,

Шарт  итеп пичәт сукты.

 

Акыллым киреләнә       

 

Төне буе йокламый ул,

Кем беләндер сөйләшә,

Ә туктагач, тора-салып,

Мине эшкә өйрәтә.

“Алай түгел, болай” дисәм,

“Болай түгел, алай”, ди,

Ак, дисәм мин ап-ак  карны,

Ансын да кап-кара, ди.

Минем белән килешмичә,

Кемгәдер хәбәр итә,

Сизеп торам: аның белән

Кемдер идарә итә.

Башым катты бу хикмәткә,

Түзәргә дә көч кирәк!

Киттем хуҗасы янына,

“Акыллым”ны өстерәп.

 

Бәрәңге кәлҗәмәсе[3]

 

Җентекләп тикшерде хуҗа

Аның тәгәрмәчләрен,

Берочтан искә алды ул

Пешкән пәрәмәчләрен.

Кәефен кырды хуҗаның

Беренче тәгәрмәче:

Чиле-пешле булып чыккан

Иң соңгы пәрәмәче.

Икенчесе җавап биргән

Кош теле һәм чәк-чәккә,

Ансы,– диде,– гел эшләми,

Төзәлер киләчәктә.

Бәлешкә көйләнгән иде

Өченче тәгәрмәче,

Нишләптер чыгара хәзер

Бәрәңге кәлҗәмәсе.

Дүртенчесе бар бит әле,

Ул гел хәтердән чыккан,

Аның,– ди,– тукталуы

Булыр короновирустан.

Шуңа күрә, Фәхри җаным,

Ул зараза йокканчы,

Тиз генә ябып куям мин

Тәгәрмәчләр капкачын.

 

Ул – аренда фирмачы…

Дөресен генә әйткәндә,

Мин – аренда фирмачы,

Актарырга хокук алдым

Тик  тәгәрмәч капкачын.

Баш эшләренә кагылсак,

Аның бар үз фирмачы,

Ул тиз генә борып куя

Ясалма акыл башын.

Ни теләсә шуны эшләгән

Фирмач ”Акыллың” белән,

Инструкциясен дә биреп,

Үтәлешен тикшергән.

Әгәр “Акыллың” туйдырса,

Йончысаң, аннан арып,

Алыштырып кайт башын

Баш фирмачына барып”.

 

Әйтеп салдым турысын

Рәхмәт белдердеп хуҗага,

Әйтеп салдым турысын:

“Минем дә күрәсем килми

Ул үләтнең вирусын.

Баш фирмачына кагылсак,

Мин ышанмыйм аңарга:

Күп сорамас ул миңа да

Ясалма баш куярга”.

Срогыннан алда илтеп

Ясалма “Акыллым”ны,

Акчасына  сатып алдым

Алма-чуар атымны.

 

Бишенче тәгәрмәчләр

 

Базар заманына чыккач

Туды шундый “фирмачлар”–

Якты тормыш арбасында

Бишенче тәгәрмәчләр.

Өч фирмачны куйсаң тезеп,

(Мактап әйтүем түгел):

Бер-берсенә ошашканнар

Короновирус кебек.

 

[1] Ясалма акыл – кешелек дөньясы фәнни-технологик революция нәтиҗәсендә соңгы елларда ирешкән  иң зур казанышларның берсе.  Ул үзен аклый һәм саклый алган, табигый акыллы кешеләр башкара алган, хәтта башкара алмаган (агулы средаларда, космоста, җир астында, хәрби конфликтлар барганда һ/б) функнкцияләрне үти, предприятиеләр белән идарә итә ала.
[2] Бином –ике бербуынлы  санның суммасын яки аермасын билгеләүче алгебраик  аңлатма (формула).
[3]Бәрәңге кәлҗәмәсе –язын бакча казыганда килеп чыккан өшегән бәрәңгене чистартып, юып, он (ә он булмаса, көрпә) белән болгатып ясалган (әвәләнгән),  көлчә сыман булып пешкән азык. Бөек Ватан сугышы барган елларда безнең җирлектә ачка интеккән халыкның яз көннәрендә “йөрәк ялгаган” азыкның бер төре.

 

Марсель ВӘЛИТОВ

Фото: https://twitter.com/

«Мәйдан» №6, 2021 ел.


Комментарий язарга