Логотип «Мәйдан» журналы

Фатих Кәримнең тууына 110 ел

СУГЫШ КЫРЫНДА         1Иген кыры – байлык диңгезе,Каршы ала сагнып ул безне;Һәрбер башак сөеп аркадан:«Алга омтыл, егет, син!» – дия;«Күрәсезме, дошман таркала»,Дип чәчәкләр безгә баш ия.         2Ак...

СУГЫШ КЫРЫНДА
         1
Иген кыры – байлык диңгезе,
Каршы ала сагнып ул безне;
Һәрбер башак сөеп аркадан:
«Алга омтыл, егет, син!» – дия;
«Күрәсезме, дошман таркала»,
Дип чәчәкләр безгә баш ия.
         2
Ак каенның яшел яфрагы,
Туган илнең кайнар туфрагы!
«Ян!» дисә ил, әзер янарга;
Кайнар туфрак – туган анабыз,
Безнең тир, кан тамган аңарга...
         3
Үлем уты сибеп дошманга,
Алга омтылабыз, тик алга.
Каршыдагы калку сыртында
Гөрли ялкын янар тау төсле,
Безнең «катюша»ның утында
«Юлбарысы» яна немецның.
1943.
 
ПАРТИЗАН ЕГЕТ
Мин бик сусадым,
Кызлар, берегез
Салкын чишмәдән
Су эчерегез;
 
Тотып торыгыз
Ярсу атымны,
Тазартып алыйм
Автоматымна.
 
Әх, кызлар, кызлар,
Сагындым сезне...
Кызлар, нәрсә бар,
Немец, дисезме?
 
Кызлар, мин киттем,
Атым, коштай оч;
Дошман башына
Яшен бул кылыч.
1943.
 
ДНЕПР ДУЛКЫННАРЫ
Мылтык төзәп каршындагы
Кара күләгәләргә,
Җил-яңгырлы көзге төндә
Утырдык көймәләргә.
 
Биргән антыбыз ай булды
Кара төнле юлларда;
Канат җилпеде ишкәкләр,
Кузгалып киттек ярдан.
 
Немецны бугазлар өчен,
Көймәләргә утырып,
Без Днепр аша чыгабыз
Снаряд утын ерып.
 
Ярышып килгән дулкыннар
Сулыштан сизәләрме,
Әче сагыш хисе белән
Үбәләр көймәләрне.
1943.
 
Фото: http://millattashlar.ru

Комментарийлар