Логотип «Мәйдан» журналы

Фатих Кәрими исемендәге мемориаль музей

Музей галим, язучы, нәшир, журналист, мөгаллим-мәгърифәтче, тәрҗемәче, җәмәгать эшлеклесе Фатих Кәриминең туган авылында – Татарстанның Әлмәт районы Миңнебай авылында урнашкан.

Музей Әлмәт районында һәм төбәкнең көньяк-көнчыгышында татар халкының мирасын өйрәнү һәм пропагандалау үзәге булып тора.
kniga-fatixa-karimi-na-arabskom-eserlerkazan-1925-g Фатих Кәрими. 1925 елда чыккан китап
Ф. Кәрими исемендәге мемориаль музей рәсми рәвештә 1998 елның 17 сентябрендә ачыла. Оештыручы — мөгаллим Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре,  Р.Төхфәтуллин исемендәге премия лауреаты Мөдәррис Әхмәтзәки улы Ибраһимов.
muzej-karimi2
Мәгърифәтче педагог, язучы һәм журналист Фатих Кәрими (Фатих Гыйльман улы Кәримов) 1870 елның 30 (18) мартында Самара губернасы  Бөгелмә өязе (Хәзер Татарстан республикасының Әлмәт районы) Миңлебай авылында заманының алдынгы карашлы кешесе – Гыйльман ахун гаиләсендә туа. Башта атасында, аннан җиде ел дәвамында Чистайда Закир хәзрәт Камали мәдрәсәсендә укый, гарәп, фарсы телләрен өйрәнә. 1892нче елда мәдрәсәдә мөдәррис таныклыгы алып чыккан улын мулла итәргә теләмичә, Гыйльман ахун аны, Төркиягә җибәреп, дүрт ел (1892-1896)  Истанбул университетында укыта. Фатих анда фәннәр үзләштерүдән тыш иркен сөйләшерлек дәрәҗәдә гарәп, фарсы, төрек, француз телләрен өйрәнә.1896 елда Истанбулда укуын тәмамлагач, беркадәр вакыт Кырымның Ялта шәһәрендәге яңа методлы авыл мәктәбендә укыта. 1898 елда Бакчасарайда оештырылган укытучылар әзерләү курсларына җитәкчелек итә, әдәбият һәм педагогика дәресләрен алып бара.  Нәкъ менә шушы елларда атасы Гыйльман ахун, муллалыгын ташлап, Оренбургка күчә. Шунда бакчачылык эшенә керешә, бер үк вакытта нәшрият, типография эшләрен оештыруга күп көч куя. Шул уңай белән Фатихны Оренбургка чакырып ала. Озакламый Фатих, Мәскәүгә барып, бухгалтерия курсларында укый, типография эшләренә өйрәнеп кайта. Бу вакытларда инде Ф. Кәрими, төрек, гарәп, фарсы телләрен яхшы белү өстенә, русча һәм французча да иркен сөйләшә. Шуны истә тотып, алтын приискасы хуҗасы Шакир Рәмиев аны Европа сәяхәтенә иптәш итеп ала. Алар сәяхәткә 1899 елның 15 февралендә Оренбургтан чыгып китәләр. Башта Мәскәүдә, Петербургта, аннан Германия, Бельгия, Франция, Италия һәм башка Европа илләре шәһәрләрен күреп, дүрт ай йөреп, Төркиядә булып, Оренбургка кайталар.
stambul-dekabr-1912g 1912 ел, Стамбул
1900 елда аталы-уллы Кәримиләр, Оренбургта  типография ачып, 1902 елда Гыйльман Кәрими вафат булгач, бу эш тулысынча аның улына күчә. 1905-1907 еллардагы революция чорында һәм аннан соң Ф. Кәрими үзенең төп игътибарын журналистлык хезмәтенә юнәлтә. 1916-1917 елларда ул Оренбургта чыккан «Вакыт» газетасының баш редакторы булып эшли. 1925 елның январеннан башлап Ф. Кәрими Мәскәүдә яши, СССР халыкларының Үзәк нәшриятында эшли һәм Н. Нариманов исемендәге Көнчыгыш университетында төрек теле укыта.
Әдипнең гомере фаҗигале тәмамлана. 1937нче елның 4нче августында аны Мәскәүдә кулга алалар. 27нче сеньтябрендә СССР Югары судының Хәрби коллегиясе Ф. Кәримине үлем җәзасына хөкем итә.
Музейның экспозициясе Фатих Кәриминең һәм аның даирәсенең тормышы һәм эшчәнлегенең төрле чорларын күрсәтә. Ф. Кәриминең әтисе Гыйльман ахунга аерым стенд багышланган, аның документлары һәм фотосурәтләре куелган. Ризаэтдин Фәхретдин турында материаллар тупланган, шәхси әйберләре, китаплары һәм аның туганнарының (аерым алганда, әнисе Мәгъсүмә абыстайның) шәхси әйберләре дә күргәзмәгә куелган. Музейны хозур кылучыларга төрки-татар, мөселман халыклары арасында киң таралыш алган, мөхәррире Ф. Кәрими булган «Вакыт» гәҗитенең 1909 елгы төпләмәсе тәкъдим ителә.
Туган төбәк тарихын өйрәнү максатында, музейда XIX гасыр азагы — ХХ гасыр башы керәстиян йортының бер почмагы макеты урнаштырылган. Этнография әйберләре, авыл тарихы һәм авылдашлар турында белешмәләр һәм документлар урын алган.
vystavka-fk-2021g
Музейда 2 меңнән артык саклау берәмлеге экспонат тупланган. Фатих Кәриминең һәм аның гаиләсенең шәхси әйберләре сакланып килә. Алар арасында фотографияләр, документлар, китаплар, киемнәр бар, экспозициядә йортның эчке куренешен курергә мөмкин. Музейның күргәзмә залы мәйданы 77 кв. м., фонд саклау урынының мәйданы 40 кв. м.
muzej-f-karimi-2018g
 

Алсу ГЫЙЗӘТУЛЛИНА,

 

музей мөдире

 

 

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

«Мәйдан» №8, 2021 ел.

 

Комментарийлар