Логотип «Мәйдан» журналы

Файдасы күп, белегез!

Кер сабынын тагын ничек кулланалар?Кер сабынының файдасы бик күп.Бүген кибетләр төрле кер юу порошоклары, гельләр белән тулы булса да, һәр хуҗабикәнең өендә картәниләребез үк кулланган кер сабыны да б...

Кер сабынын тагын ничек кулланалар?
xozmylo
Кер сабынының файдасы бик күп.
Бүген кибетләр төрле кер юу порошоклары, гельләр белән тулы булса да, һәр хуҗабикәнең өендә картәниләребез үк кулланган кер сабыны да бар. Чыннан да, аны башка заманча сабыннарга алыштырып булмый.
Кер сабынын башка очракларда да еш кулланалар. Аларның берничәсе белән таныштырасы килә:
- Грипп һәм томаудан котылу өчен борынны кер сабыны эремәсе белән юалар.
- Эт тешләсә, ярага инфекция эләкмәсен өчен, җәрәхәттән канны агызып, кер сабыны эремәсендә тотылган марля белән бәйләп куялар.
- Гөмбәчек авыруларына каршы да көрәшә. Моның өчен зарарланган урыннарны щеткага кер сабыны тидереп юарга да, соңыннан тирене йод белән эшкәртергә кирәк.
- Тәнегез җиңелчә пешсә, кызаруны бетерү өчен шул җирне кер сабыны белән ышкып куярга була.
- Депиляциядән соң да тән кызармасын өчен кер сабыны сөртеп куялар.
- Яңа теш щеткасына кичтән кер сабыны сөртеп калдырсагыз, иртәнгә ул дезинфекцияләнгән була.
- Бәрелгән урынны кер сабыны белән ышкысагыз, кара янмас.
- Чәчләрегез нык булсын өчен айга бер тапкыр кер сабыны белән юыгыз, соңыннан уксус яки лимон согы кушылган су белән чайкагыз.
 
Фото: https://pixabay.com/

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Faydasi-k-p-belegez-274078/

Комментарийлар