Логотип «Мәйдан» журналы

Файдалы кәнфит рецепты

Биш бала әнисе буларак, аларның тамак туклыгы көн саен үзәктә торган сорау минем. Берсе студент, икесе кичкә кадәр икешәр мәктәптә укыйлар. Кыскасы, үзләре белән ни дә булса җибәрми булмый. Менә файда...

Биш бала әнисе буларак, аларның тамак туклыгы көн саен үзәктә торган сорау минем. Берсе студент, икесе кичкә кадәр икешәр мәктәптә укыйлар. Кыскасы, үзләре белән ни дә булса җибәрми булмый. Менә файдалы кәнфит ясадым әле.



Кәнфит өчен: 1,5 стакан геркулес, берәр стакан көнбагыш, кабак төше, вакланган әстерхан чикләвеге, 400 г төшсез караҗимеш (аны ничек ошый шулай турарга кирәк), 5 аш кашыгы бал, 2 йомырка.

Барлык ингредиентларны кушып, әйбәтләп болгаттым. Табада майланган пергамент кәгазенә 2-3 см калынлыкта җәйдем дә 160 градуста 30 минут духовкага озаттым. Кайнар көе кисәкләргә бүлгәләп сүндерелгән мичтә 5-10 минут тоттым.




Суынгач һәр кисәкне азык пленкасына төреп, әзерләп куйдым. Файдалы кәнфитләрне суыткычның аскы тартмасында ике атнага кадәр сакларга була.


Автор: Рәдифә НОГМАНОВА

Фото: Рәдифә Ногманова

https://intertat.tatar/ash-su/faydaly-k-nfit-retsepty/

Комментарийлар