Логотип «Мәйдан» журналы

Эзләү

Маһинур карчык улының югалуын бик авыр кичерде.

Көнгә икешәр тапкыр Мәдинәләргә кереп, хәсрәт капчыгын бушатты. Иртүк, күршеләре эшкә киткәнче кереп җитә, төшен сөйли. «Үтергәннәрдер баламны, үз башына гына кайткан икән, мескенкәем», – дип елап та ала. Кичен тагын шул ук хәл. Әйтерсең, карчык Мәдинә белән Илсурның серләрен белә. Нигә яшерәсез, беләсез бит улымның кайдалыгын, дип кычкырып кына әйтми. Илсур белән Мәдинә ут йоталар, тик күршеләренә генә сиздермәскә тырышалар. Табылдык тынгы бирми аларга, ләкин Маһинур әбине дә кызганалар.
Бер гаепсез килеш куркып ят инде, дип үзен битәрли Илсур. Милициягә хәбәр итәргә кирәк. Маһинур әби дә тынычланыр. Бәлки, мәет Газинур түгелдер. Башында мең төрле уй чуала аның. Ашаудан да калды, матай кайгысы кысыр хәсрәт булган икән. Бөтен ихтыяр көчен җыеп милиция идарәсенә юл  тотты.
Мәдинәсе күбрәк матай өчен хәсрәтләнә иде. «Матайны тапсыннар, сүзеңне шуннан башла», – дип өйрәтеп калды.
Илсурда матай кайгысы беткән иде. Шулай да милиция бүлегенә килеп кергәч, хатынының сүзләре исенә төшепме, матаен урлауларын бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. Табуларын үтенеп гариза язды. Башка берни әйтми чыгып китәргә дә була иде дә, булдыра алмады. Күрәзәчегә баруы, ферма янындагы табылдыгы турында сөйләп бирде. Капитан шуны гына көткәндәй: «Сүзеңне шуннан башларга кирәк иде», – дигәч, куркып та калды. Газинурның югалуы турында монда беләләр иде. Капитан сәерсенеп Илсурга карады:
– Сөйләгәннәрегез беркетмәгә теркәлә, гражданин, дөресен генә сөйләгез.
– Мин җинаятьче түгел, – дип Илсур һаман бер сүзне кабатлады.
– Бер генә җинаятьченең дә, гаеп миндә, дигәне юк әле, – дип кырт кисте капитан.
Күрәзәче Мөнирәнең тулы исем фамилиясен, адресын язып алдылар. Каравылчы турында белешмә сорадылар. Илсурның фикерләре бик кызыксындыра иде аларны. Җинаять эше кузгатылган иде. Илсурга авылдан чыгып китмәскә дигән күрсәтмә бирелде. Хуҗасына ияреп, Илсур йортына кара кайгы кайтты. Хатыны белән йокысыз үткән беренче кайгылы төннәре шул милициядән кайткач булгандыр, мөгаен.
Икенче көнне мәетне казып алдылар. Ул чынлап та Газинур булып чыкты. Гәүдәне район үзәгенә моргка алып киттеләр. Экспертиза Газинурның чигәсендә җәрәхәт булуын күрсәткән. Башка бер җәрәхәте дә булмаган, имеш. Кемгә начарлыгы тигән? Кемгә кирәк булган Газинурның үлеме? Барысын да шул сорау борчый иде. Бигрәк тә Маһинур карчыкны. Дамир белән яшьтән дуслыклары булмады. Дамир Газинурның капма-каршысы булып үсте. Абыйсының чуар йөрәкле булуы ошамый иде аңа. Кайтуын да өнәмәде.
Йортына тикшерүче килгәч, Мөнирә: «Күрәзәнең ни икәнен белгән кеше түгел мин», – дип котылырга уйлаган иде дә, барып чыкмады. Милиция идарәсенә килерсең, анда дөресен сөйләмәгән өчен үзеңә дә статья чәпәрләр, дигәч, коелып төште. Дөресен генә сөйләргә вәгъдә биреп калды мескен.
«Илсурны гаеплиләр икән, үтерүчене эзләп маташмаслар да инде, Илсурны ябып куярлар», – дип шаулашты авыл халкы.
Ә менә Илсурның матае көтмәгәндә табылды. Дөресен әйткәндә, аны инде эзләүче дә юк иде. Чишмә юлында, үлән арасына ыргытып киткәннәр. Иртүк чишмәгә суга төшкәндә күрше килене күреп алган. Әмма Илсурны матай табылу шатландыра алмады.Чөнки имеш-мимешләр аның колагына чалынмый калмады. «Яхшы адвокат кирәк сиңа», – дип киңәш бирде кайбер акыллы башлар. Кешегә киңәш бирергә ул үзе дә булдыра. Милиция бүлегендә кемнәр генә булмады. Бу җинаять эше буенча авылдан бик күп кешене сорауга йөртсәләр дә, үтерүче табылмагач, эшне Илсурга «тегәргә» маташтылар, ахры. Илсур үзе дә моны яхшы аңлый.
Камилне дә чакырттылар. Ләкин Камилнең гаепсез икәне тиз ачыкланды: ул көннәрдә алар Ләйсән белән ял йортында булганнар. Ферма каравылчысы да: «Берни дә күрмәдем, ишетмәдем», – дип гаепне үз өстеннән бик тиз төшерде.
Кәүсәрия, чакыру кәгазе килгәч, телсез калды. Газинур эше буенча чакырулары көн кебек ачык иде. Чөнки Газинурның кайту хәбәрен ишетүгә, ул: «Улым янына якын барса, мин аны үтертәм», – дип, гайбәт сөйләү буенча даны чыккан Мәйсәрәгә мактанган иде. Эх, шул тиктормас телне кирәк чакта тешләп кала белмәүләре!..
Тыныч булырга тырышса да, капитан бүлмәсенә кергәндә Кәүсәриянең тез буыннарына кадәр калтырый иде. Капитан бик күп четерекле сораулар бирде, Кәүсәриянең җавапларын тыңлады. Шөкер, Мәйсәрәгә әйткән сүзләремне тикшерүче белми, дип уйларга да өлгерми калды Кәүсәрия.
Тикшерүче сүзен дәвам итте:
– Мин аны барыбер үтертәм, дип янагансыз. Шаһит сөйләгәнннәреннән язып алынган беркетмәм бар. Йә, әйтегез инде, кемне ялладыгыз, кемнән үтерттегез?
Хатын сөйләшүнең шундый ямьсез борылыш алуын көтмәгән иде. Еларга ук кереште.
– Елап ышандырмакчы булдыгызмы, гражданка?
Кәүсәрия елаудан шып туктады. Күз яшьләре ярдәм итмәячәген тиз аңлады ул. Газинурга ничек кияүгә чыгуын, уллары тугач та Газинурның үзгәрмәвен, аның белән интегеп яшәвен түкми-чәчми сөйләп бирде. «Үтертәм» дип әйтүенең янау түгеллеген, ачудан гына әйтелгән сүз булуын аңлатырга тырышты.
– Үтерткән булсам, үземне җир йотсын, – дип бетерде хатын сүзен.
– Бер генә җинаятьчене дә җир йотканы юк әле. Күпме җинаятьче иректә йөри, – дип куйды тикшерүче йомшый төшеп. Кәүсәрияне гаепләрлек дәлилләр юк. Эш тупикта иде.
Газинурның гәүдәсен алты көн дигәндә табып алсалар да, җинаятчене эзләү озакка сузылды. Газинурның энесеннән дә шикләнделәр. Дамир да шапырынып: «Үз башына кайткандыр», – дип ычкындырган булган. Бу сүзләр дә көне-сәгате белән тикшерүчегә килеп җиткән.
Маһинур карчыктан дә сорау алдылар. Тик ана улы Дамирдан шикләнүен сиздермәде. Юньле-башлы җавап та бирә алмады ул сорауларга, елады да елады. «Үләргә кайткан икән. Туган туфрагы тартып кайтарган мәрхүмне», – дип өзгәләнде.
Газинурдан үч алырдай кешеләр күп авылда. Тик үтерергә кемнең кулы күтәрелде икән? Авыл халкына да шул сорау тынгы бирмәде.
Илсурны тагын милициягә чакырталар, Илсурдан гына шикләнәләр икән, дип шаулаштылар  авылның күп белүчеләре. Әйе, Илсур эшне үзенә «тегәселәрен» сизә иде. Янә чакыру килгәч, гаиләсе белән аңлашып китәргә булды.
– Үтерүчене тапканчы, мине ябып куюлары да бар, – дип хатынын кисәтте. Мәдинә:
– Мин гаепле, кичер мине, – дип өзгәләнде. – Күрәзәчегә җибәрмәгән булсам соң...
– Тагын ни әйтерсез? Бәлки, онытылган, әйтелмәгән сүзләрегез калгандыр? – дип сорады капитан кабинетында Илсур күренүгә.
– Күрәзәгә барма, башыңа бәла алма, дигән борынгылар. Дөрес әйткәннәр, – диде Илсур өметсез генә. Капитанга күтәрелеп карамады. Шул сүзләрдән соң тикшерүче уйга калды. Күрәзәченең Илсурга әйткән сүзләрен кат-кат әйттерде.
«Кошчылык фермасының түбән очка караган башында, өченче тәрәзә турысында... Сантиметрына кадәр белгән бит», дип уйлады капитан. Күрәзәләргә, сихерләргә ышанмый иде ул, шуңа да Мөнирәнең яшерен сере барлыгында шиге калмады. Илсурны кайтарып җибәрде дә Мөнирәне милиция бүлегенә чакыртты.
Мөнирә барды. Бармый калырга ярамаганын ул яхшы аңлый иде. «Өрә белмәгән эт өенә бүре китерә, диләр. Телем аркасында башыма бәла алдым», дип уйлады хатын.
– Сез нидер яшерәсез, гражданка, дөресен сөйләмисез. Мин сезне кисәткән идем.
– Сөйлим, сөйлим, улым... Мин күргәннәрнең әһәмияте юктыр, дип уйлап кына...
Каравылчы белән Мөнирә дуслар, икесе дә ялгызлар, бәйләнерлек урын юк. Шул шомлы шимбәдә кичкырын җан дусты булган каравылчы янына баруын, фермадан чыгып өенә юнәлгәндә, ике кешенең казынып ятуын күреп калуын бәйнә-бәйнә сөйләп бирде Ул кешеләрнең җиңел машинада икәнен дә әйтергә онытмады. Машина номерын хәтерләмәсә дә, зәңгәр төстәге «Жигули» икәнен әйтте Мөнирә. Матай югалды, дип килгәч, Илсурны ферма янына җибәрүен яшермәде.
...Газинурны шәһәргә барырга чыккан җиреннән олы юлда машина бәреп киткән дип берәүнең дә башына килмәгән иде шул. Аның яшьлегендә кылган этлекләрен кичерә алмаган авылдашлары: «Газинурдан үч алырдай кеше авылыбызда байтак», – дигәч, тикшерү ялгыш юнәлеш алган. Үч алырдайларның барын да тикшереп чыгар өчен дә ярты ел вакыт кирәк булды. Илсурның язган аңлатмаларын, беркетмәләрен, гаризаларын җыйсаң, калын китап хасил булыр иде. Бу вакыйгадан иң зур зыян күрүче дә Илсур гаиләсе булгандыр. Дөреслекнең җиңүенә өметен өзгәндә генә, Илсурга бәхет елмайды, аны акладылар.
Газинурның гәүдәсе табылгач, Маһинур әби дә тынычланып калды. «Балакаемны машина бәргән. Бигрәк күп шул хәзер машина. Була торган хәл. Ходай саклап йөртсен юлдагыларны», – дип сөйләнә торган булып калды.
Газинурны бәрдереп киткән «Жигули» хуҗасын табу авыр булмады. Җинаятьчеләрне кулга алдылар. Капитан җиңел сулыш алды.
Дус-ишләре белән җыелышканда, тормышында тирән эз калдырган шушы вакыйганы сөйләргә ярата Илсур. Тәмләп сөйли. Сөйләгән саен яңадан-яңа эпизодлар өстәп җибәрә. Дусларына, туганнарына, балаларына да васыяте шул: «Күрәзәгә бармагыз, башыгызга бәла алмагыз!»
 

Зинаида ЗАХАРОВА

 

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от prostooleh

 

Комментарийлар