Логотип «Мәйдан» журналы

Эзләнүләр бушка китмәде ("Чормада сакланган ядкарь" бәйгесенә)

2000 нче елның 3 июлендә Чистай шәһәренең Вахит урамындагы 36 нчы йортта берьюлы ике табышка ия булдым. Шушы йортта, Г.Исхакыйның кызы - Сәгадәтнең дусты - Зәйтүнә апа яшәгән.Бүгенгесе көндә анда Зәйт...

2000 нче елның 3 июлендә Чистай шәһәренең Вахит урамындагы 36 нчы йортта берьюлы ике табышка ия булдым. Шушы йортта, Г.Исхакыйның кызы - Сәгадәтнең дусты - Зәйтүнә апа яшәгән.
bejgege
Бүгенгесе көндә анда Зәйтүнә апаның кызы - Зәйнәп апа, Г.Исхакыйның хатыны Мәрьям ягыннан туган кеше Әминә Мәүлетова яши. Зәйнәп апа да, Әминә апа да мине ачык йөз белән ихлас күңелдән каршы алдылар. Шушы йортка юл тотуымның сәбәбе: Зәйтүнә апада Сәгадәт апа белән бергәләп башлаган истәлек дәфтәре сакланган. Сәгадәтнең әтисенә багышлап язылган “Төрмәдә” исемле шигырь дә бар.
Зәйтүнә апаның сүзләренә караганда, Сәгадәтне әбисе, әтисен күрергә дип ниндидер төрмәгә алып килә (нинди төрмә икәне Зәйтүнә апаның хәтерендә калмаган). Аяк-куллары авыр тимер чылбыр белән богауланган бер тоткынның әкрен генә атлап чыгып килүен күреп, әтиең ул синең, кызым, - ди әбисе. Ул вакыйга бала психикасына бик көчле тәэсир иткән. Еллар үткәч, Сәгадәт бу турыда шигырь яза һәм аны Зәйтүнәгә дә укыта. Зәйтүнә, Сәгадәтнең дәфтәреннән күп шигырьләр күчереп яза. Ул дәфтәр бүгенге көндә дә исән (Г.Исхакый музеенда саклана), тик, кулдан-кулга йөрү сәбәпле, таушалып, ярты төпләмәсе югалган. Тукай шигырьләре арасында Сәгадәтнең әлеге “Төрмәдә” шигыре дә сакланган.
screenshot_2019-02-24-15-24-12-0752
Төрмәдә
Биек-биек бер төрмәнең алдында
Бер карчык белән углан тора .
Яшькә карылып кемнедер
еглап көтеп тора.
Күрмәгә дип килгән
Кулында яшь бала, ул өзелеп егылый.
Күп мәшәкатьләр чигеп, көтеп талчыктылар.
Яшь бала: әткәм кая,
Кайда соң безнең әти?
Нигә килми? - дия .
Көттеләр углан белән карчык
Көтеп талчыктылар.
Мәхбүсне төрмәдән тышка
алып чыктылар
Саргаеп киткән йөзе.
Ачка киселгән: калтырый.
Атлый алмый аякларында
богаулары шалтырый.
Күрүе мескен әнкәсен -
Килеп сарылды еглап муенына .
Бер зәгыйфь хәлсез кулын алды
Сөекле улына.
Яшь түгеп елаштылар.
Күктән карап торган кояш та
Кызганып, хәлне күреп,
Күзеннән түкте яшен.
Шау килеп яткан агачлар
Еглап тынга калдылар.
Җил басылды, кызганып кошлар да
Шып туктадылар.
- Нинди еглап яшь түгүләр,
Әйт, әй изге анам?
Бик авыр монда, михнәт чигәм .
Мин сызланам, сызланам
мин, әй әни!
-Әйт әле, син. Нинди хәлдә
калды сөекле әткәем?
-Ах улым, күп тормас инде,
Ул бик авыр хәлдә.
Кайгыра, бертуктамый
Уйлый сине көн-төн ката.
Күз дә йоммый, йокламый
Тик төннәре еглап үтә.
Көнгә чыккасч тәрәзәдән
Тыгылып сине көтә.
Тик кенә яткан бала
Егылап җибәрде бик каты:
- Әти, диеп әйтте өзелеп,
Әйдә уйнарга кайтыйк,
Әйдә, әти.
Бетте бар да: ах, мәхбүсне
аерып алдылар.
Аерылып углан белән карчык
икесе дә калдылар.
Яшь бала ни эшләргә белми
Тибенә-тибенә еглады.
Ярсыды, күкрәкләре белән
Ятып җир тырнады.
- Әти, киттең нигә, - ди;
Ник минем берлән уйнарга
Кайтмыйсың безнең берлән.
1918нче ел.
screenshot_2019-02-24-15-24-35-8142
Патша режимына каршы көрәш алып барган өчен Сәгадәтнең әтисе Гаяз төрмәләрдә утыра. Шуңа күрә ул яңа туган кызыннан аерылып яшәргә мәҗбүр була. Аның ”Зиндан” исемле әсәрендә, Чистай төрмәсендәге кичерешләре сурәтләнә. Әминә Мәүлетова Сәгадәт турында күп истәлекләр сөйләде: Сәгадәт әтисе янына Варшавага киткәч, Әминә апаларга хатлар, чеклар җибәрә. Ул җибәргән чекларга Әминә апалар ипи, сөт,зһәм башка азык-төлек сатып алалар. Әминә апа Чистайда мәктәптә татар теле һәм әдәбият фәнен укыткан. Әңгәмә барышында Әминә апа Сәгадәт турында болай диде б: ”Кешенең учына карап, бәхетле булуын-булмавын әйткән. Ни хикмәт, Сәгадәтнең Зәйтүнә апага әйткән сүзләре барсы да дөрескә турым килгән, ничек белде икән ул аларны? Күрәсең, Сәгадәтнең бу сыйфатлары бабасы Гыйләҗетдин мулланыкына охшаган. (2000 нче елның 3 июлендә язып алынган. 19 ел вакыт үткән, ләкин күңелдәге хатирәләр һаман саклана.)

Лилия Марсель кызы Фәсхетдинова


Чистай районы Яуширмә авылы


 

Комментарийлар