– Әзерләнеп тор, Тимерҗан, әбәдтән соң гәзиттән хәбәрче килә. Сораганнарына матур гына итеп җавап бирерсең, – бригадир трактор астында чокынган алдынгы механизаторның ярар дигәнен көтеп тормады, башкаларны кисәтергә ашыкты.

Минуты сәгате белән килеп җиткән хәбәрчегә мондый «данныйлар» бирде:

– Үземнең дә йөзен ныклап күргән юк инде аның. Кайчан килсәм дә, тракторының я астында, я эчендә ботарлана. Башы-күзе майга баткан, танырлык түгел. Былтыр чистарак чагында бер күреп калган идем мин аны. Шулай да улмы-түгелме икәнен тәгаен генә әйтә алмыйм. Тракторы тучны безнеке. Тимерҗан синдер бит? – бригадир тракторны әйләнеп чыкты.

Трактор астыннан, ризасызлык белдергән мөгрәү ишетелде.

– Тимерҗан, димен!

Эштән бүлеп йөрүчеләргә аягы белән генә селтәнде Тимерҗан.

– Дәшәргә дә куркам инде мин аңарга. Ояты ни тора: җүнле техника юк. Инде кайчан запчасть сораган иде, һаман табалмыйм.

Монысын Тимерҗан ишетмәсә дә ярый иде.

– Ярар, мин китим әле, эшем күп. Уртак тел табарга тырышырсыз үзегез. Сез – һөнәрегезнең остасы, тел ачкычы үз кулыгызда.

– Борчылмагыз.

Хәбәрче кыз-нечкәбил, өс киемен кызганып тормады, трактор астына чумды.

– Эшегез күптер, канишны. Шуңа да бик мишәйт итмәскә тырышырмын. Бер-ике сорауга җавап бирсәгез, калганын үзем җайлармын. Исем-шәрифләрегезне сорап интектермим, идарәдә белермен, туган елыгыз, ата-анагызның кем икәнен дә. Техникагыз хакында бригадирыгыз әйтте.

Ник авылда калганыгызны да чамалыйм: укуга көч чыгарып азапланмагансыз, кечкенәдән үк иң изге һөнәрләрнең берсен «сайларга булгансыз». Кыскасы, кәк кирәк, шулай язармын. Без әнә шундый уңай хәбәрләрне генә кулай күрәбез. «Сары пресса» яратучылар өчен түгел ул район гәҗите.

Шушы урында хәбәрче «әңгәмәне» туктатырга мәҗбүр булды: тракторчы, тотып торырга кушып, авыр гына бер тимер сузды. Хәбәрче ах итте.

– Ни нәрсә бу? – диде.

Тимерҗан, (әгәр бригадир аны дөрес таныса), сиңа кирәкми дигәнне белдереп, кулын гына селтәде. Хәбәрче-нечкәбилнең көче бик азга гына җитте: тимерне әле бер кулында, әле икенче кулында тотып торырга тырышты, ахыр чиктә өстенә төшерде. Җитмәсә кесә телефоны шылтырады. Күрше хуҗалыктан сыер савучылар хакында мәкалә язуны үтенделәр.

Хәбәрче уңайсызлыклар белән исәпләшми ул. Аннары булдыклы хәбәрчегә ике-өч сүз җитә – ул язманы шунда ук күңеленнән үткәрә.

– Әйе… ярый… яздым… шуннан… булды-булды… җитте… ул кадәрлесе кирәкми… анысын үзем дә беләм. Мәкалә әзер. Тапшырырмын. Басылыр, көтегез, – дия-дия, хәбәрче кыз – вакытын бушка үткәрмәде – чөгендерчеләр, көтүчеләр, бозау караучылар һәм башка «ценный кадрлар» турында «вакыйгалар барган урыннан» репортаж, мәкалә, сурәтләмә, фоторепортаж (ә нигә, теге айда гына очерк язган иде, шул фотографиясе дә бик җиткән) язып ташлады.

Ә Тимерҗан хәтсез булашты, «запчаст»ны кызый кием-салымын, битен-йөзен карайтып бетергәч кенә алды.

Шул арада бригадир да урап килеп җитте.

–  Әй Алла, әйтергә онытканмын ласа. Нык кына тотлыга ул, шуңа күрә бик дәшеп бармый. Хәер, бөтен белгән сүзләре дә бармак белән санарлык инде, тәүбә-тәүбә! Аның каравы вәт эшли, малай, җимертеп эшли. Биш кешелек итеп.

– Язармын, анысын да язармын. Эш кешесенең хезмәтен бәяли беләбез без. Тик вакыт калдырып йөрисе булмаган. Сезгә генә шылтыратсам да җитәсе икән. Үткәнендә бик җайлы гына килеп чыккан иде. Киләчәктә шулай гына итик әле. Озын-озакка сузмам, тагын шылтыратырмын. Әзер торыгыз!

 

Зимфира ГАЛИМОВА

Фото: https://twitter.com/

«Мәйдан» №12, 2020 ел.

 


Комментарий язарга