Логотип «Мәйдан» журналы

Әхмәтгалиев Муллагали Әхмәтгали улы

Әхмәтгалиев Муллагали Әхмәтгали улы — минем әтием Габдулланың бертуган абыйсы. 1921 елда хәзерге Актаныш районы Усы авылында туа, Ижауда заводта эшләгән җиреннән сугышның беренче көннәрендә үк фронтка...

Әхмәтгалиев Муллагали Әхмәтгали улы — минем әтием Габдулланың бертуган абыйсы. 1921 елда хәзерге Актаныш районы Усы авылында туа, Ижауда заводта эшләгән җиреннән сугышның беренче көннәрендә үк фронтка китә. «Хәбәрсез» югалды дигән хәбәре генә килә.


img_20200429_213009


«Сугышчан дан клубы» эзләнүләре нәтиҗәсендә, берничә ел элек кенә Муллагали абыйның Курск өлкәсендә 1941 елның декабрендә һәлак булганлыгы ачыкланды, аңа һәм аның кебек язмышка ия башка райондашларыбызга кагылышлы документлар Актанышта тантаналы кичәдә тапшырылды.


Җитмеш елдан артык «хәбәрсезләр» исемлегендә йөргән абыйсының шул рәвешле туган якларына «әйләнеп кайтуын» күргән әти бу мәлдә күз яшьләрен тыя алмаган… Ә менә әбием Мөкатдимә бу хәбәрне көтеп ала алмады, ул байтактан вафат инде. Үзе исән чагында гомер буе улы хакында бер-бер хәбәр ишетергә өметләнеп яшәгән, «Бәлки исәндер...» дигән яшерен хыяллар белән гомер кичергән әбекәйнең күңел халәтен аңларга, аның белән бу хакта сөйләшеп калырга, һай, кызганыч, мин үзем бик кечкенә сабый гына идем шул ул чакта...


Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы мөдире М.В. Черепанов кул куйган документ (бу эзләнүләргә өлеше кергән һәркемгә олы рәхмәтләребез!) — сугышчының кайда, кайчан һәлак булганлыгын дәлилләгән, уч төбе кадәр кәгазь кисәге — ничә еллар буе билгесезлектә тилмергән Аналарга, инде аларның рухына һәм безнең буынга килеп ирешкән хәбәр бит ул. Хәбәрсезләр хәбәре…


Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА


Фото: Айгөл Әхмәтгалиеваның шәхси архивыннан

 
#БессмертныйПолкРоссии #БессмертныйПолкТатарстан #БессмертныйПолкОнлайн
#ҮлемсезПолкРоссия #ҮлемсезПолкТатарстан #ҮлемсезПолкОнлайн

Комментарийлар