Логотип «Мәйдан» журналы

Әткәйнең сабаклары

«Әнисенә охшаган ир бала бәхетле була», – диләр бездә.

Мин үземнең кемгә охшаганымны кистереп әйтә алмыйм. Бер караганда, «әнкәйгә» дип әйтергә дә була. Хәтта аның белән икебез дә бер үк көнне – 4 гыйнварда туганбыз, буй-сыным да әткәйнеке сыман 187 сантиметрлы баһадирдай буй-сын түгел, әнкәйгә тартым түгәрәк йөзле, базыграк гәүдәле булып яратылганмын. Шагыйранә холкым, үҗәтлегем, төрле эшкә маһирлыгым, бәлки, алтын куллы әнкәй нәселеннән бераз йоккандыр. Әйе, язмышымның иҗат эше белән бәйле булуына, бәлки, үзе дә бәетләр чыгаручы, әдәбиятка гашыйк әнием сәбәпчедер. Алайса, мин нишләп, һич көтмәгәндә, сәясәт дөньясына кереп киттем, бер-бер артлы төрле җаваплы урыннарда эшләдем соң әле? Журналның җаваплы сәркатибе, Язучылар оешмасы җитәкчесе, Милли китапханә директоры, Татарстан депутаты һәм парламентның Комитет рәисе булдым? Ә болары инде, һичшиксез, әткәй язмышының дәвамы, аның үрнәге һәм тәрбиясе җимешләредер.
«Тәрбия» дигәннән, ул атлаган саен акыл өйрәтеп, «вәгазь укып» иңдерелгән тәрбия түгел. Чөнки әткәйнең безнең белән иркенләп «тәрбия дәресләре» үткәрергә вакыты да юк... Колхоз рәисенең эше таң атканда башланып кара төн җиткәч кенә бетә, шуңа күрә без аны бигрәк тә яз, җәй, көз айларында сирәк күрә идек. Әмма үзен күрмәсәк тә, әнкәй һәрдаим аның барлыгын искә төшереп тора: «Әтиең болай дип әйтте, тегеләй дип әйтте» дип, әткәй исеменнән эш тә куша, тыңламый башласак, әткәйгә җиткерәсен дә кисәтеп куя. Шуңа күрә үзе өйдә тормаганда да, әткәй һәрвакыт безнең янәшәдә кебек булды. Төшке ашка кайтканда яисә кышкы озын кичләрдә әткәй миннән чын-чынлап имтихан ала: бу арада ниләр эшләгәнмен, мәктәптә нинди билгеләр алганмын, нинди китаплар укыганмын һ.б. Кәефе килгән чакларда миннән, алты яшьлек малайдан, урындыкка бастырып, Такташның «Мокамай» шигырен укыта, соңгы арада укыган китапларның эчтәлеген сөйләтә иде. Шундый олпат гәүдәле, җиде авылны берләштергән колхоз рәисенең холык-фигыле һич кенә дә гадәттәге җитәкчеләрнекенә охшамаган. Сугышка кадәр – бригадир һәм агроном, фронтта яраланып кайткач, дистә еллар буе колхоз рәисе булып эшләп, аның авызыннан ялгышып та сүгенү сүзе чыкмады, дип сөйлиләр. Әткәйнең ачуы чыккан чакта әйтә торган иң каты сүзе – «саботажник» иде. Әле дә истә, көннәрдән беркөнне күрше Кәлимулла абый әнкәйгә болай дип зарланып торды: «Таһирәттәй, кичә эшкә чыкмаган идем, Исмәгыйль абый мине аты-юлы белән «саботажник» дип сүкте. Хәзер күзенә күренергә оят инде. «Саботажник» диде бит, җир тишегенә керердәй итте». Ни гаҗәп, хәтта ат белән үгезне сүгенмичә тыңлата алмый торган заманда ул ничек итеп җиде авыл халкын кулда тота алды икән?! Ул рәис булган чорда «Уңыш» колхозы 13 ел буена бер тапкыр да районда беренчелекне бирмәде, күчмә кызыл байрак, беркая күчмичә, 13 ел буе идарә түрендә балкып торды. Бу уңышларны күреп һәм бәяләп, аңа Хезмәт Кызыл Байрагы ордены тапшырдылар, велосипед бүләк иттеләр. Ә ул чактагы авылда велосипед бүгенге «Мерседес»ка тиң иде. Әткәйнең «тәрбия алымнары» беркемнекенә охшамаган, ул артык ачуланмыйча, ямьсез сүзләр белән сүкмичә кешене эшләтә белә иде. Синең кечкенә генә бер эшеңне яисә уңышыңны күрсә, «Менә, минем улым булдыра бит!» – дип канатландырып куя, аннан соң тагын да дәртләнебрәк эшли, ныграк тырыша башлыйсың. Ярамаган эшеңне күрсә дә, тиз генә кабынып китми, башын чайкый-чайкый: «Ай-яй-яй! Шулай ярыймыни? Безнең нәселдә булмаган хәл бит бу!» – дип күңелеңә сеңдерерлек итеп әйтеп куя. Авыл халкы белән дә шундый кешелекле мөгамәләдә иде ул...
Әле дә хәтердә, өй каршында утыргычта утырган бер әби белән исәнләшмичә киткән өчен ул миңа бик тә гыйбрәтле сабак бирде. «Авыл кешесе гомер-гомергә бер-берсенә сәлам биреп, исәнләшеп яшәгән. Кешегә, бигрәк тә өлкән кешегә, сәлам бирмичә узу – бик зур әдәпсезлек, тәрбиясезлек. Ул әби әйткәч, синең өчен миңа кызарырга туры килде. «Исмәгыйль үзенең малаен исәнләшергә дә өйрәтә алмаган», дигән кебек булды». Шушы «сабактан» соң мин һәммә кеше белән исәнләшә торганга әйләндем һәм исәнләшкәннән соң ул кеше белән ике арада ниндидер күзгә күренмәс күпер салына кебек иде.
Әткәй белән әнкәй холыклары һәм фикер сөрешләре ягыннан бер-берсенә һич кенә дә охшамаган, алар икесе ике дөнья кешеләре иде. Әнкәй заманында «кулак» дип аталган, утызынчы елларда малы-мөлкәте таланып, колхозга бирелгән булдыклы, хәлле нәселдән, ә әткәй авылның эш аты, нәрсәгә тотынса, шуны булдыра торган гаярь токымнан. Әнкәйнең нәсел-нәсәбе бик дини, ә әткәйнең дине – ленинизм тәгълиматы. Икесе ике идеология, ике иман кешеләре булсалар да, аларны берләштергән нәрсәләр – илгә, халыкка хезмәт итү, кешеләргә яхшылык эшләү, гадел, ярдәмчел булу һәм безне – сигез баланы тәрбияләп, аякка бастыру иде. Колхоз рәисе гаиләсе булсак та, без артык муллыкта яшәмәдек. Чөнки әткәйдә урлашу, хәрәмләшү дигән сыйфатлар бөтенләй юк. Әнкәй кайвакытта «Кайтканда тарантасыңа малларга бирергә бер кочак печән дә салып кайтмыйсың», – дип киная белдергәндә, ул: «Мин бер кочак салып кайтсам, колхозчылар аны йөге белән урлаячаклар. Ул чакта аларга ничек итеп авыз ачып сүз әйтә алам мин?» – дия иде. Әле дә хәтерлим, энекәшем Рәмзил прораб булып эшләгәндә колхоз басуында ай буе хуҗасыз яткан бер өем чөгендерне машинасына төяп ишегалдына алып кайткан иде. Әткәй, моны белеп алгач, чөгендерне яңадан машинасына төятеп, алган урынына илтеп бушаттырды.
Кеше, никадәр генә мөстәкыйль булып, үз тормышын үзе җайларга, үз язмышын үзе язарга тырышса да, нәсел-нәсәбе, әти-әнисе салган юлдан-кысадан әлләни читкә чыга алмый торгандыр. Гасырлар буена буыннан-буынга күчеп килгән гореф-гадәт, йола һәм әхлак тәрбиясе моңа ирек бирмидер. Мин әнкәйнең дөньяга карашын, тормыш фәлсәфәсен, кешеләргә мөнәсәбәтен күреп үстем, аларны, үзем дә сизмәстән, күңелемә өлге итеп алдым. Әткәй исә мине физик яктан да, рухи яктан да көчле булырга өйрәтте. Бу мәсьәләдә аның дәрәҗәсенә үк ирешә алмасам да, минем язмышта әткәйнең кайбер чаткылары бар кебек.
Аннары ишле гаиләнең бер бик яхшы үзенчәлеге бар. Ата-ана тәрбиясе өстенә ишле гаиләдәге балалар бер-берсенә дә тәрбия бирәләр, үпкәләтмичә генә бер-берсенең ялгышын төзәтергә, читтән кыерсытучы булса, бер-берсен якларга, бер-берсеннән нәрсәгәдер өйрәнергә тырышалар. Авылда ел әйләнәсендә эшнең очы-кырые юк. Безнең гаиләдә һәр бала өчен әткәй-әнкәй тарафыннан эш бүленеп куелган иде. Кемнең нәрсә һәм ничек эшләгәнен күз уңында тоту, безне эшкә өйрәтү олы апабыз Равиягә йөкләнгән. Өйдәге чисталык һәм тәртип өчен ул җаваплы. Ә Разилә апа хислерәк, хыялыйрак холыклы булганга, күп вакытын китап укып, шигырь ятлап, рәсем ясап үткәрә. Ул гармун да тарткалый, шигырьләр дә яза. Әнкәйгә багышланган беренче шигыремне дә аның сүзен тыңлап язган идем мин. Өченче кызыбыз Рәмзинә, бик иртә әткәй-әнкәйнең кул астына кереп, алар кушкан һәр эшне җиренә җиткереп эшләргә өйрәнде. Ә үсеп җиткәч ул, ярты илне гизеп, һәр урында гел хөрмәткә лаек булды. Ә дүртенче кыз Рәфика бәләкәйдән үк гаҗәеп җор телле, шулай ук әдәбиятка, сәнгатькә гашыйк бала иде, шуңадыр да Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты факультетына барып керде. Бишенче кызыбыз Резедә баскан җиреннән ут чыгара, тоткан җиреннән өзә торган тәвәккәл холкы белән гомер буе безне шаккатырып яши. Ә иң кече сеңлебез Рания – шагыйрәнә җанлы булуы белән кызларның һәммәсеннән аерылып тора. Безнең гаиләдә, бәетләр, такмаклар чыгарган әнкәйдән тыш, Разилә апа, Рәмзил энем һәм Рания сеңлемнең күңелләренә иҗат оеткысы салынган, киләчәктә аларның шигырьләрен туплап, үземнекеләрне дә өстәп, бер җыентык чыгарырга исәп бар әле.
Боларны ни өчен шулай тәфсилләп язам мин? Гаиләдәге сигез бала, сигез холык, сигез төрле сәләт... Мин җиде баланың бер-берсенә һәм шулай ук миңа да тәэсирен тоеп, җидесеннән җиде төрле маһирлыкка, җиде төрле осталыкка, һөнәргә өйрәнеп үстем. Минем бүгенге холык-фигылемдә, кылган гамәлләремдә, ирешкән уңышларымда, һичшиксез, аларның да өлеше бар.
Әткәй исә арадан беребезне дә аерып, артыграк игътибар үзәгенә алмый, артыграк иркәләми. Кайчакларда үзара ыгы-зыгы чыкканда, үпкәләшкәндә безне килештерү җаен таба иде. Зарланып, елап янына килсәң: «Урамда тик торган баганага берәү дә килеп бәйләнми, үзеңдә дә гаеп булгандыр», – дип, баштан сыйпап юата. Озын, олпат гәүдәле булганга гына түгел, менә шундый кече күңелле, олы җанлы булганга «Олы Исмәгыйль» дип йөрткәннәрдер инде аны авылда.
Әткәй турында үзенең игезәге Ибраһим абый белән егет чакта ике потлы герне урыс капкасы өстеннән ыргытып уйный торганнар иде, дип сөйлиләр. Аңа унсигез яшь тулган чакта өйләре янып көл булгач, ул Донбасс шахтасына китеп, бер ел күмер чаба да авылга кайтып, өр-яңа өй җиткереп керә. Ә инде колхоз рәисе булып эшләгәндә төзегән йорт-кураларны санап та бетерерлек түгел.
Сугышның башыннан ахырына кадәр диярлек пехотада гади солдат кыяфәтендә ут астында йөреп, ике тапкыр яраланганнан соң култык таяклары белән авылга кайтып егылса да, ул, нигәдер, фронттагы хәлләр турында җәелеп сөйләргә яратмый иде. «Сөйлә инде, безгә кызык бит», дигәч, «Нәрсәсе кызык булсын кеше үтерүнең?» – дип моңаеп кала иде. Шулай да бер көнне ачылып китеп сөйләгәне һаман да истә... «Сугышның кызган чагы, инде атнага якын ут астында окопта ятабыз, ике яктан аталар да аталар, башны да күтәрерлек түгел. Берзаманны безнең ашарга ипиебез дә бетте. Атыш бераз тынып торган арада взвод командиры бер солдат белән мине ашханәгә ипи алырга җибәрергә булды. Полк ашханәсенә бер чакрым чамасы барасы, шуыша-шуыша киттек шунда, ярты көн шуышканбыздыр. Без барып җитүгә, окоплар ягында тагын атыш башланды, бер-бер артлы бомба ташлап, самолетлар очып узды. Атыш туктагач, җилкәгә берәр капчык ипи салып сөенә-сөенә кайтырга чыктык. Кайтып җитсәк, окопта үле тынлык, өсләренә бомба төшеп, взвод тулысынча һәлак булган... Үзебез елыйбыз, үзебез алып кайткан ипине ашыйбыз. Тозлы күз яшьләренә чыланган ипи аңкауларны, үңәчне, эчне яндыра. Әле хәзер дә авызыма ризык алсам, шушы көн искә төшә дә ипидән тозлы күз яше тәме килә башлый. Бәлки, шуңа кадерледер дә безгә бу күз яше сеңгән ипи-ипекәй...»
Кулга автомат түгел, ә каләм алып, сугышның иң кызган вакытында, 1985 елда, Әфганстанга барып чыгуым, 1995 елда чечен-ингуш сугышчыларына гуманитар ярдәм төялгән самолет белән юлга кузгалуым да әткәйнең сугыш хатирәләренә барып тоташа торгандыр. Язмышлар кабатлануы, язмышлар һәм буыннар дәвамчылыгы шушыдыр инде ул.
Никадәр тыныч, сабыр холыклы булса да, аның бер «каешлы сабагын» искә алып китмәсәм, дөрес булмастыр. Дүртенче сыйныфны тәмамлаган елны көннәрдән беркөнне без 5-6 яшьтәш малай җыелыштык та, үзебезнең башлангыч мәктәпне тәмамлап, «егет» булып җитүебезне күрсәтергә булдык. Безнеңчә, егет кеше, һичшиксез, тәмәке тартырга тиеш. Миңа тәмәке табу – әткәйнең бер пачка «Север» папиросын чәлдерү йөкләнде. Җыелышып басуга чыктык та баш әйләнеп, күзләр тонганчы, бер пачка папирос беткәнче «рәхәтләнеп» төтәттек. Өйгә ничек кайтып җиткәнне дә хәтерләмим, әмма әткәйнең беренче мәртәбә йомшак җирне каеш белән сыйлаганын мәңге онытасым юк. «Беренчедән, папирос урлагансың. Караклык – ул иң начар гадәт. Икенчедән, тәмәке тарткансың. Мин тартканга карама син, мине сугыш өйрәтте, үлем күзенә карап окопта яткан көннәр өйрәтте, ә сине кем өйрәтте?» – дип ярсый-ярсый кабатлады ул. Бу – минем чынлап торып беренче һәм соңгы мәртәбә тәмәке тартуым булды, һәм бу сабак өчен мин әткәйгә гомерлеккә рәхмәтле булып калдым. Шуннан соң озакламый әткәй үзе дә тартуын ташлады.
Туган якка бер кайтуымда авыл картлары белән иркенләп гәпләшеп утырган идек. «Әтиең колхоз рәисе булып эшләгәндә җиде авылның 5 мең гектар сөрү җире бар иде. Без шул җирне, бер аршын да калдырмыйча, сугыш елларында да үгез җигеп сукалый, тырмалый, чәчә, гади урак белән ура-җыя идек. Әтиең, буш җир калмасын дип, хәтта багана төпләрен дә көрәк белән казыта иде. Хәзер дә шул ук 5 мең гектар җир, ыжгырып торган машина-тракторларның, комбайннарның исәбе-хисабы юк. Шулай да җиребезнең яртысы буш ята, анда чүп-үлән, куак-агачлар котырып үсә. Бу мәхшәрне әтиең күрсә, йөрәге ярылыр иде», – дип зарланды авылдашлар. Шулчак арадан берсе: «Җир кадере, кеше кадере бетте шул хәзер. Мондый илнең бәхете булыр микән?» – дип уфтанып куйды.
Шушы сөйләшүдән соң мин Җир кадере, Кеше кадере һәм Бәхет турында ешрак уйлана башладым. Бу язмамны «Әнисенә охшаган ир бала бәхетле була» дип башлаган идем. Халык белмичә әйтмидер, бу сүзләрдә дә өлешчә хаклык бардыр. Минемчә, чын Бәхет ул – Кеше кадере, Җир кадере булган җәмгыятьтә, гаиләдә генә була торгандыр. Ә мин нәкъ менә шундый гаиләдә туып үстем.

Комментарийлар