Зәет абыйны мин апам Ада белән бергәләшеп мәктәптә укып йөргән көннәремнән үк беләм.

25_lejle_kerimova

Ул вакытта Зәет абый Казан университетында белем ала иде. Фатих Кәрим шигъриятен бик яратуы сәбәпле, еш кына без яшәгән өйгә сугыла иде, чөнки әнием Кадрия Ишукова әтиемнең архивын бик кадерләп саклый иде. Исән калган кулъязмалар арасында хатлар, китаплар, сугышка кадәрге һәм аннан соңгы чорга караган документлар Зәет абыйның игътибарын җәлеп итте. Ф.Кәрим архивына ныграк чумган саен, Зәет абый үзе дә таләпчән һәм җитди әдәбиятчыга әверелә барды.
Әнием аңа бик кыйммәтле кулъязмаларны да ышанып тапшыра иде. Алар арасында шагыйрьнең йөрәк җылысы сеңгән кечкенә-кечкенә блокнотлар да бар иде. Болар һәммәсе Зәет абыйның эзләнүләре өчен төп материал булдылар.
Еллар уза торды. Зәет абый шагыйрь иҗаты турында күләмле язмалар бастырды, кандидатлык диссертациясен яклады (1955), аның редакцияләвендә Ф.Кәримнең китаплары дөнья күрде: өч томлык сайланма әсәрләр (1954), шагыйрьнең тагын да тулыландырылган өч томлыгы (1979). 1963 елда Зәет абыйның «Фатих Кәрим» исемле монографиясе дә басылып чыкты. Ул биш шагыйрьнең: М.Җәлил, Ф.Кәрим, А.Алиш, Н.Баян, Г.Кутуй шигырьләрен үз эченә сыйдырган «Илең турында уйла» (2000), Ф.Кәримнең шигырьләрен һәм поэмаларын бер тышлык астына туплаган «Кыр казы» (2004) исемле китапларын укучыларга бүләк итте. Ләкин соңгы китапның басылып чыгуын Зәет абый күрә алмады инде.
«Шагыйрьнең куен дәфтәрләре» исемле бик тирән эчтәлекле фәнни мәкаләсе «Шәһри Казан» газетасының 1994 елның 25-28 апрель саннарында укучылар кулына килеп керде.
Игътибарсызрак авторларның кайбер язмаларында Ф.Кәрим иҗаты турында аерым төгәлсезлекләр һәм шактый җитди хаталар күренә башлагач (ул төгәлсезлекләрнең кайберләре әле дә әйләнештә йөри), мин бик борчылып бу турыда Зәет абыйга әйттем. Озакламый «Шәһри Казан» газетасы битләрендә (1999 елның 16 апрель саны) Зәет Мәҗитовның «Өйрәнүне дәвам итик» дигән күләмле язмасы басылып чыкты.
Зәет Мәҗитов үзе дә шагыйрь иде. Тормышка мәхәббәт, кешеләрне ярату белән сугарылган лирик шигырьләре аерым китаплар булып укучыларны сөендерде. Мин әле хәзер дә аның «Кер бакчама» исемле автографлы китабын һәм әтиемнең Зәет абый ярдәме белән дөнья күргән китапларын бик кадерләп саклыйм.
1996 елда Башкортстан республикасында Фатих Кәрим исемендәге регионара премия булдырылды. Бу әдәби премиянең инициаторлары Башкортстан Язучылар берлеге һәм Бәләбәй шәһәре хакимияте иде. Премия профессиональ шагыйрьләр һәм күпсанлы тамашачылар катнашкан «Илһам чишмәләре» фестивалендә ел саен тапшырылып килә.
Бу мәртәбәле премия, вафатыннан соң, Зәет Мәҗитовка да бирелде. Әлеге олы бүләкне шагыйрьнең хатыны Наилә Мәҗитова 2001 елның 10 апрелендә кабул итеп алган иде.
Әтиемнең иҗатына карата укучыларда мәхәббәт тәрбияләве өчен мин Зәет абыйга бик рәхмәтле. Ул Фатих Кәримнең фаҗигале язмышы турында да, каһарманлыгы турында да төгәл мәгълүматлар җиткерә алды. Сәяси репрессия елларында Сталин төрмәләрендә газапланган һәм ил азатлыгы өчен Ватан сугышы кырларында башын салган әтиемнең якты образын һәркемнең күз алдына китереп бастыра алды ул.
Кинәт кенә хәтеремә Зәет абыйның күн портфеле килеп төште әле. Кирәкле кәгазьләр, төрле язмалар салынган ул портфелен Зәет абый һәрчак үзе белән йөртә иде. Ул портфельдә семинарлар үткәрү планнары, лекцияләренең конспектлары саклангандыр инде. Фатих Кәрим кулъязмалары да шунда булгандыр. Әниемнең көндәлекләрен актарып утырганда, мин түбәндәге язмага тап булдым: «Ах, бу яшьләрне! Озакламый кире кайтарабыз дип документларны алып китәләр дә, вәгъдәләрендә тора белмиләр…»
Күп кенә очрашуларда Зәет абый әтинең кулъязмаларын һәм блокнотларын тыңлаучыларга күрсәтә торган иде. Делегация белән Бәләбәй шәһәренә барып чыккач, язучы Мөхәммәт Мәһдиев миннән: «Мәҗитов ни өчен әтиең документларын үзеннән калдырмый? Югалтырга мөмкин бит ул аларны!..» – дип сораган иде. Бу турыда Зәет абыйга мөрәҗәгать иткәч һәм әнием сүзләрен кабатлап, документларны кире кайтаруын сорагач, ул: «Мин аларны сиңа, һичшиксез, кайтарырмын, эшлисе эшләрем бар әле!» – дип җаваплады. Мин, әлбәттә, ризасызлык күрсәтмәдем, чыннан да, ачыклыйсы әйберләре күп иде бит. Шул ук сораулар белән аңа Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты архивы хезмәткәрләре дә мөрәҗәгать иткән икән (материалларны архивка тапшыруын үтенеп), аңа М.И.Әхмәтҗанов та хат язган булган.
2000 елның май башында Калининград һәм Багратионовскига Бөек Җиңүнең 55 еллыгына барырга җыенгач, мин аннан әтинең фронт блокнотын алуга ирештем. (Ни кызганыч, сәфәрдән әйләнеп кайтуга мине кайгылы хәбәр көткән икән. Зәет абый бакыйлыкка күчкән. Озакламый аның тормыш иптәше Наилә ханым да дөнья куйды. Әтиемнең Зәет абыйда сакланган кулъязмаларын кайтарып алырга җитешми калдым. Күпме генә тырышсам да, аларның эзенә төшә алмадым. «Кулъязмалар янмый», диләр. Мин дә әтиемнең кулъязмалары, бәлки, кайчан да булса табылыр дигән өметтә яшим.) Тар гына кәгазь кисәкләреннән тегелгән бу блокнотка әти басарга яраклы дип санаган шигырьләрен теркәгән булган.
Сугыш туктап торган арада йокысыз төннәрдә әзерләгән шигырьләрен әти Казанга җибәрергә генә өлгерә алмаган. Көнчыгыш Пруссиядә язылган «Оясында» шигыренең язылу датасы – 6 февраль, 1945 ел (карандаш белән язылган). Ә әтием 1945 елның 19 февралендә батырларча һәлак була. Шагыйрьнең бу блокнотын, башка кулъязмаларын, шәхси әйберләрен һәм пулялар тишкән шинелен аның сугышчылары безгә җибәргән иде.
2008 елда шагыйрьнең кулъязмасы төшереп алып басылган китабы дөнья күрде. Бу китап Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис һәм «Идел-Пресс» нәшрияты директоры Илдус Әхмәтҗановның турыдан-туры ярдәме нәтиҗәсендә басылып чыкты. «Соңгы дәфтәр» дип аталган бу китап әтинең 100 еллыгына сөенечле бүләк булды. «Соңгы дәфтәр» – фронтовик шагыйрь каһарманлыгына соклангыч һәйкәл ул.
Заманының кайбер сәяси сәбәпләре нәтиҗәсендә Зәет Мәҗитов эшләп бетерә алмаган нәрсәләрне филология фәннәре докторы, шагыйрь, әдәбият белгече һәм тәнкыйтьче Рамил Сарчин башкарып чыкты. Аның «Жизнь и судьба Фатиха Карима» (2014), «Поэзия Фатиха Карима в историко-литературном контексте 1930–1945 гг.» китаплары үзләренең фәнни тирәнлекләре һәм яңача караш белән аерылып торалар. Автор Фатих Кәримнең күпкырлы иҗатын рус, татар, дөнья әдәбиятлары үрнәкләре белән тыгыз бәйләнештә анализлаган. Зәет абый бу хезмәтләрнең чыгуын күргән булса, әлбәттә, бик сөенер иде. Алар – документаль төгәллек белән язылган һәм көтеп алынган тирән фәнни хезмәтләр.

 

Ләйлә КӘРИМОВА,
Казан, 2017 ел.

Комментарий язарга