Логотип «Мәйдан» журналы

Әти икмәге

Парлы бәхет карлы бәхет кебекУңдырышлы була көзләрен.Нарасыен кочып имезгәндә,Кояш назлый сабый йөзләрен. Парлыларның сые мулдан һәрчак,Өстәлләрдә – Әти икмәге!Тир исләре сеңгән калач-көлчәТәмнәр...

Парлы бәхет карлы бәхет кебек
Уңдырышлы була көзләрен.
Нарасыен кочып имезгәндә,
Кояш назлый сабый йөзләрен.
 
Парлыларның сые мулдан һәрчак,
Өстәлләрдә – Әти икмәге!
Тир исләре сеңгән калач-көлчә
Тәмнәре бит исең китмәле...
 
Әти үзе өйгән өй мичендә
Әни коймаклары бик тәмле,
Гәрәбәдәй бура эчләрендә
Тәгәрәшеп үскән өй ямьле...
Шул балалар – яшәүнең гаме!
 

Нәсимә СИПОВА


Фото: https://www.facebook.com/


 
«Мәйдан» №11, 2020 ел
 
 

Комментарийлар