Логотип «Мәйдан» журналы

Әти дип әйтә алмадык

 «Сугыш» сүзе биш кенә хәрефтән торса да, аның һәркайсына аналарның, ятим калган сабыйларның һәм, газиз туган илебезне фашист илбасарларыннан саклап, япь-яшь килеш яу кырында ятып калган әти-абый...

 
«Сугыш» сүзе биш кенә хәрефтән торса да, аның һәркайсына аналарның, ятим калган сабыйларның һәм, газиз туган илебезне фашист илбасарларыннан саклап, япь-яшь килеш яу кырында ятып калган әти-абыйларыбызның ачы күз яшьләре сеңгән.
Мин 1941 елның салкын, җанөшеткеч декабрь иртәсендә Апас районының Зур Болгаер авылында гаиләдә дүртенче бала булып туганмын. Ул елны кыш бик салкын килгән. Мичләргә никадәр генә яксалар да, өй эчендә җылы тормаган, юкә ябу белән тышланган ишек тә бәс белән мыекланып, агарып килә торган булган. Тугач та мине тәтә (безнең якта дәү әнине шулай диләр) белән әни, су кайнатып, мич башында ләгәндә коендырганнар.
1941 елны сугыш башлану белән әти фронтка алына, аңа ул вакытта 35 яшь булган. Апам Вәсимәгә дүрт яшь ярым, абыем Йосыф ике яшьтә була. Әти дүрт авылдашы белән, Кама Тамагыннан пароходта Казанга озатыла. Барып җиткәч, әнигә хат салып җибәрә, үзләренең “Лагерьный” станциясендә күпмедер торачакларын хәбәр итә. Авылда Сибгатуллин фамилияле кеше икәү булу сәбәпле, әнигә хат соңарып килә. Хатны алуга, юлга кузгалалар. Бик зур кыенлыклар белән килеп җитсә дә, өлгерми әни: әтине, аның белән башка солдатларны да вагоннарга төяп, Көнбатышка таба алып китәләр. Шул вакытта әти белән бергә булып, әле китәргә өлгермәгән иптәшләре сөйләве буенча, әни белән апамны бик нык көтә әти. Күрешә алмаганына бик тә кайгыра, күзләрендә яшь бөртекләре күренә, вагон ишегенә тотынып, һаман юлны күзли. Әнинең сөйләгәннәрен тыныч кына тыңлый алмый идек, нинди ачы үкенеч булган бу мәңгелеккә саубуллашу. Сугыш кырыннан юллаган хатында әти хәлләрнең бик тә киеренке булуы, өч кешегә бер агач мылтык бирелүе турында язган: «Ходай сакласа гына бу тәмуг эченнән исән кайтырбы», дигән. Әтинең бу хаты беренчесе һәм соңгысы була. «Хәтер китаб»ның Апас районына багышланган 23нче томында әти турында: «Сибгатуллин Исхак Сибгатулла улы, 1906, Болгаер авылы, Апас РХК, мобилизацияләнгән, кызыл армияче», дип язылган.
«Хәбәрсез югалган» дигән сары кәгазьнең еллар үткәч төсе уңа барса да, без аны әтинең соңгы истәлеге итеп күз карасыдай сакладык. Әтинең каберен эзләп табу теләге гомерем буена миңа тынгылык бирмәде.
Кайда югалдыгыз сез хәбәрсез,
Актыгызмы әллә суларга?
Өзелеп сагынып туган нигезләрне,
Чыктыгызмы кайтыр юлларга?
Туфрак булып чирәм асларында
Ятасызмы чит-ят илләрнең?
Сизәсезме сагыну-сагышларын
Сезне эзләп искән җилләрнең?
Әти турында белешеп, 2002 елда Подольск шәһәрендә урнашкан хәрби архивка язган идем. Ике елдан соң: «КГБ архивы фондында Сибгатуллин Исхак Сибгатулловичның әсирлектә булуы турында бернинди дә мәгълүмат юк, ләкин Сибгатуллин (исеме күрсәтелмәгән) Сибгатуллович 1941 елның 26 июнендә Смоленск өлкәсенең Кардумово авылы янында барган сугышта әсирлеккә эләккән. 1942 елның 16 июнендә 2Д шталагыннан хәрби әсирләрнең икенче лагерена күчерелгән. Хәрби әсирнең 016020/302 саны белән теркәлүе язылган», – дигән хәбәр алдык. Әсирлеккә эләккән солдатларның һәрберсенә карточка ачылган, безгә аның күчермәсен дә җибәргәннәр иде хәтта. Ләкин без әлеге кешенең әтиме, юкмы икәнлеген төгәл белә алмадык. Сораулар, сораулар, эзләнүләр, өзелеп көтүләр...
Без, сугыш чоры балалары, сабый өчен дөньяда иң кадерле булган әти сүзен әйтә алый үстек. Әйе, әтиләр безгә бик тә, бик тә кирәк иде шул. Әле дә хәтеремдә: без, 5-6 бала, әниләр эшкә киткәч, көн саен Борнаш авылына бара торган олы юл буендагы зират янында ялгыз үскән карт каен төбендә әтиләрнең сугыштан кайтканын көтеп утыра идек. Берәрсе күренсә, «Безнең әти түгелме икән?» – дип, олы юлдан күзебезне алмыйбыз. Әтиләрне хәтерләмәсәк тә, ул кешенең нәкъ менә безнең әти булуын әллә каян белербез кебек тоела иде. Ашыйсыбыз килсә дә түзгәнбез, тукта, тагын бераз гына көтик, дигәнбез. Чөнки әтиләрне күрү теләге барыннан да көчле, барыннан да өстен иде безнең өчен.
Беркөнне күрше нәнәй һәм тәтә безнең иртән-иртүк болай кайда баруыбыз белән кызыксынды. Әниләр дә белеп алган моны. Күрше бабай: «Балалар, анда йөрмәгез. Зираттан өрәк чыгып, үзегезне җен-пәриләргә бирмәсен, зәхмәт алмасын», – дигәч кенә бармый башладык. Әтиләрне каршылап, сөенче алу теләге дә, соңгы өмет тә әнә шулай сүнде, сүрелде...
...Авылдашыбыз Нурислам абыйның сугыштан исән-сау кайтуы авыл халкы өчен зур вакыйга булды. Аларның өе авыл уртасындагы кизләүгә үк терәлеп тора иде. Халык җыенга җыелгандай шау-гөр килә. Баксаң, Нурислам абый әсирлеккә эләккән булган. Аннан котылгач та әле шактый гына туган ягына кайта алмаган. Ничектер җай чыгып, гаиләсен алып китәргә генә кайта ул Ашхабадтан. Һәркем үз туганы, якыны турында сораша: «Нурислам, җаным, Рәхимҗанны күрмәдеңме? Ситдыйкны? Нигъматулланы?..» Ә әни инде, әлбәттә әтине сорашты. Нурислам абый белән әти азга гына очрашканнар. Әти буйга озын, таза гәүдәле булган, аркасына кул пулеметы аскан килеш тә стройдагы башка солдатлардан аерылып торган. «Исхакны ерактан ук таныдым, кочаклашып елаштык», – диде Нурислам абый. Командир стройдан аерып алгач: «Безнекеләрнең барысына да, авылдашларга да сәлам тапшыр. Исән-сау булсак, фашист-ерткычны оясында дөмектергәч кайтырбыз», – дигән әти.
Без, урам тулы бала-чага, әти нинди була икән ул, дип Нурислам абыйга карыйбыз. Аның безнең яшьтәге Сәрвәрҗиһан исемле кызынан көнләшеп куябыз. Ничек оялмыйча «әти» дип эндәшә икән, дип чыш-пыш киләбез. Безнең дә Сәрвәрҗиһан шикелле Нурислам абый алдына утырып карыйсыбыз килә. Ул безнең уйларыбызны күз карашыннан сизде бугай. Син бар, мин оялам дип, этешеп-төртешеп торганда: «Килегез әле», – дип, безне үз янына чакырды. Әниләр баш селеккәч, без берәм-берәм Нурислам абыйның алдына утырып карадык. Ул, яшьләрен сөртә-сөртә, башларыбыздан сыйпап: «Әтиләрегез кайта, балалар, Алла боерса, көтегез», – дигәч, безнең күкрәгебездә сүнәм-сүнәм дип талпынып торган өмет уты янәдән кабынып китте. Аның күзендәге яшьләр әсирлек газабы ачысыннан, туган ягына кайту, гаиләсен күрү бәхетеннән булгандыр кебек тоелды.
Абыйлар башлангыч мәктәптә укыганда, авылга укытучы кыз килгән. Ул класска кереп журналга исемлек тутырганда «Балалар, һәрберегез фамилиягезне, исемегезне, әтиегезнең исемен әйтегез», – дигәч, абыйлар «Апа, безнең әтиләр юк бит», – дип, бер-берсенә карашып, тып-тын калганнар. Абыйлар классында ике Рифкать укыган, аларның берсенең әнисе Асия исемле булгач, фамилиясен дә Асиуллин дип, әнисе Рәхилә булганы Рәхилуллин дип әйткән. Безнең әни Саимә исемле, шуңа күрә абый да фамилиясен Саимуллин дип атаган. Әниләрнең «әткәгез дә, әнкәгез дә без хәзер» диюләренә, шулай әйтергә кирәк дип уйлаганнардыр инде алар. Өлкән укытучылар Хөснеруй апа белән Хатимә апа еларга да, көләргә белмичә: «Әй, бәгырьләрем, әти йөзен күреп үсмәгәч, шулай дип беләләр инде», – дип, яшь укытучыга сугышның ачы хакыйкатен аңлатканнар.
Әйе, безгә бик кадерле иде шул әтиләр. Аларның яклаучы да, саклаучы да, тормыш тоткасы икәнлеген дә үсә-үсә аңладык. Тормышның иңнәр күтәрә алмаслык авыр йөге газиз әнкәйләр җилкәсенә төшкәнен шунда белдек. Ачлы-туклы булсалар да, балалар хакына гомерләрен кызганмыйча, фронт өчен дип хезмәт куеп, Җиңү таңы балкуына, хыялда булса да әтиләрнең яу кырыннан исән кайтуына өметләнеп яшәгәннәр, җаннарым.
Мең-мең рәхмәт газиз әнкәйләргә,
Алтыннардан һәйкәл куярлык.
Ир йөрәкле батыр аналар, дип,
Тарихларда исемен уярлык.
Без кышкы салкын кичләрдә сәке өстенә менәбез дә «Әни, әтинең хатын, зинһар, укы инде», – дип ялварабыз. Ул аны йөз дә бер мәртәбә укыган бит инде, шунлыктан ак кәгазьгә карап яттан сөйли иде. «Ап-ак кәгазьдән ничек укыйсың, хәрефләрне ничек күрәсең?» – дип сорагач, ул: «Карасы шундый аның», – дип әйтә торган иде.
Беркөнне әни, безне кызганып күрәсең, әтинең сугыш кырыннан язган хатын кабат укыганда, андагы «Сез ки гыйззәтле вә хөрмәтле булып, еракта газиз туган илләрдә яшәп ятучы әбигә (әнинең әнисе – авт.), хәләл җефетем Саимәгә, олы кызым Вәсимәгә, улым Йосыфка Чабыр таулары кадәр сагынычлы сәламнәремне юллыйм», – дигән юлларны тыңлагач, үземнең исемгә сәлам язылмаганын белеп, үкси-үкси елаганымны хәтерлим. Үпкәләп, сәке астына кәҗә, сарык бәрәннәре уртасына кереп утырдым. Әни: «Чык инде, кызым, алай үпкәләп утырмыйлар, әтиең икенче юлы хатында сиңа күп итеп язар», – дигәч кенә сәке астыннан чыктым. Берничә көн үткәч, күрше Сәкинә апаның карлы итеген лапаста кага-кага «Саимә апа, тиз генә чык әле, менә Исхак абыйдан хат бар», – дип, гәҗит кисәгенә өчпочмаклап төрелгән хатны әнигә биреп керткәне исемдә. Мин, үпкәләү һәм кызыксыну катыш, әти миңа сәлам язды микән дип өметләнеп, сәке йөзлеген кулым белән ышкып торам. Әни конвертны ачты да төп сәлам сүзләрен укыгач: «Кечкенә кызым Гөлчирәгә бик тә, бик тә сагынып, кайнар сәламнәремне күктәге йолдызларча, Чабыр тавындагы чыпчыклар санынча язам. Зур үссен, кайткач танымам да инде», – дигән хат юлларыннан соң, сөенечтән авызым колакка кадәр җиткәндер, бу минутларда миннән дә бәхетле кеше булмагандыр, мөгаен. Мин «әти язган» шул сары конвертлы хатны күкрәгемә куеп, сәке өстендә йоклап киткәнмен. Әни бу хатны Сәкинә ападан яздырган булса да, сабыйлыгым белән аны әти язган дип ышанганмын.
Әйе, без әтиләрнең сугыштан кайтканын тилмереп көттек шул. Әниләр мунча яккач, салкын тиеп авырмасыннар диеп, йомшак каен себеркесе белән ләүкәдә безнең аркаларны чабалар иде. Кызуда бик үк рәхәт булмаса да, әтиегез кайткач ни әйтер, әтиегез өчен дигәч, пешеп-кызарып бетсәк тә түздек. Чөнки әтиләр безгә бик тә кирәк иде. Әле дә хәтеремдә: әниләргә бригадир бер ай буе ерак урманга, Тәтеш районы Комаровка дигән авылга агач кисәргә барырга, дип язу китерде. «Бүген җыенасыз, иртәгә иртүк чыгып китәргә», – дип кушылган иде. Көтмәгәндә, уйламаганда мондый хәбәр килгәч, әниләр-җаннарым аптырап калдылар. Ашарга нәрсә алырга, өскә нәрсә кияргә, нәрсә кайдан табыштырырга. Җитмәсә, тәтә дә карт, сыер да менә-менә бозауларга тора. Өстәвенә, өчебез дә мәктәп баласы. Әниләр, Мәстүрә, Асия, Нурлыбанәт апалар белән киңәшеп, кайсы-каян җыештырганнардыр инде, төне буе юл хәстәрен күреп, керфек тә какмадылар. Без, әнидән башка ничек торырбыз, дип бик кайгырдык. Әни тәтәгә һәм апам Вәсимәгә өйдә нәрсәләр эшләргә кирәклеген язып та, телдән әйтеп тә калдырды. Тәтә ул язуны матчадагы ярыкка кыстырып куйды. Әнинең безне кочаклап, елый-елый:«Әтиегез сугыштан исән-сау кайтса, без болай җафаланып йөрмәс идек, әнә, ирләре булган хатыннар, берсе дә безнең кебек салкын кыш өстендә чыгып китмәделәр бит», – дип әйткәннәре һаман да колакта яңгырый. Тәтә дә: «Саимә, кызым, синсез нишләрбез инде без?», – дип, бик тә өзгәләнде. Әни тәтәгә: «Әни, сыер бозауласа да, саклый алмассыз инде, зинһар, балалар белән үзең исән-сау гына була күр, мичкә якмый тормагыз, кайтырбыз, Алла боерса, исән булсак», – диде. Саубуллашып, өйдән чыгып киткән әниләр утырган атлы олауны, алар күздән югалганчы күзәтеп,кечкенә ноктага калганчы елап озатып калдык. Өйгә кергәч, тәтә юл догасын укып, теләкләр теләде да апага: «Кызым, Вәсимә, түзәргә туры килә инде, җаным, нишләмәк кирәк, берүк әниеңнәр генә исән-сау кайтсыннар», – диде. Әледән-әле: «Агач авып, ничәдәр хатын-кыз үлгән икән», – дигән шомлы хәбәрләре дә ишетелеп тора бит әле аның. Тәтәнең бездән яшереп кенә: «Әй, Ходаем, әтиләре дә юк, бу балаларны берүк әниләреннән дә мәхрүм итмә, зинһар!» – диеп, ялвара-ялвара дога укыганы әле дә күз алдында. Апа белән абыем Йосыф көн саен иртүк өч чакрым ераклыктагы Борнаш мәктәбенә йөриләр, мин – башлангыч сыйныфта. Тәтә иртүк мичкә берничә көлтә салам яга да, без мәктәптән кайткач ашарга дип, зур-зур бәрәңгеләрне салам көленә, җылы торсын дип, күмеп куя, кичкә аш пешерә иде. Терлекләрне хәл кадәресе карагач, кич җитүгә – сыерны ашатырга өйгә кертә идек. Аның җылыдан чыгасы килми, алдалап чыгара идек инде. Сыерыбызны, тәтә, шахтер фонарен яндырып, төнгелеккә әллә ничә мәртәбә, апаны уятырга кызганып, үзе генә чыгып карый. Безнең бар хыялыбыз – әни кайтышына бозауны катырып үтермичә, исән-сау  саклап калу. Әниләрне көтә-көтә, юлга карап, күзләр тала иде. Бигрәкләр дә озак тоелды ул көннәр. Әниләр өйдә юк чакта, без мәктәптән кайткач, ферма артына барып, тирес өстеннән тырмалап салам җыя идек. Кеше җыеп бетергәнче диеп, көн дә шулай җыя-җыя, өй башын ябарлык зур чүмәлә өелде. Безнең дә әтилеләр кебек чаңгы-чана шуасыбыз килә, тик безнең әтиләр юк шул. Ә әтилеләргә – рәхәт. Әнине бик тә сөендерәсебез килде, яз чыгуга тирә-юньне җыештырып, сарай башларын яңартсак, ябалак та, карга да керә алмас инде. Әниләр кайтырга ике көн калгач, сыерыбыз аклы-кызыллы тана бозау китерде, сөенечтән башыбыз күкләргә тигәндәй булды. Бозауны иске җәймәләргә төреп өйгә керткәч, сыерыбызны да, җилененә салкын тия күрмәсен тагын диеп, идәнгә салам түшәп, өйдә кундырдык. Әниләр да кайтты, Аллага шөкер, куанычыбыздан, әле беребез, әле икенчебез әнине кочаклап, ашыга-ашыга, бер-беребезне бүлдерә-бүлдерә, ниләр эшләгәнебезне сөйләдек. Тәтә дә: «Рәхмәт, җаннарыма, бик тырыштылар, мәктәпне дә калдырмадылар, сине сагыныпмы-сагындык инде», – диде. «Үзегезне исән-сау килеш күргәч, сөенечемнән еладым», – диде әни. Әни күп итеп куыра торган балык, кәнфит, ипи алып кайткан иде, күрше тәтәләр белән бергә, рәхәтләнеп чәй эчтек. Әни кайткач, өйдә нур балкыды, балалар күзгә күренеп үзгәрде, диләр. «Кызым, сине гел юлга карап көттеләр инде, сине күргәч, Аллага шөкер, матурланып киттеләр», – диде, безгә карап тәтәбез. Әниебезгә лапас янындагы түбә ябарга диеп җыйган салам чүмәләсен дә күрсәттек. Аңа әни җаныкамның сөенүләрен күрсәң! «Алла теләсә, көннәр җылыткач ябарбыз, иске салам тирескә ярар», – диде. Менә, ниһаять, зарыгып көткән яз да җитте, кар сулары эреп акты, ләкин безгә өй түбәсен ябарга насыйп булмады. Беркөнне өйлә вакытында, берничә кеше белән колхоз председателе ишегалдыбызга кереп: «Бу саламны кайдан алдыгыз, нинди эскерттән, – диеп, салам чүмәләсе тирәли әйләнгәләде дә, – хәзер үк буа буа торган җиргә илтеп салыгыз!» – диеп әмер бирде. «Нинди эскерт, салам белән тирестән җыелганны гына аера беләсеңдер бит, күрәсең, өйнең, киртә башының ишелеп төшкәнен, мин урман кисәргә киткәч, шуны балалар дуңгыз асты тиресеннән бөртекләп җыеп алып кайтканнар», – дип күпме генә тәкрарласа да, тыңларга да, ишетергә дә теләмәде пред абзый. Атчыларга: «Хәзер үк керегез, төягез, буага илтеп бушатыгыз!» – диде. Атчы абыйлар, кем икәнлекләре хәзер инде хәтердән җуелган: «Юк-юк, нишләп алып чыгыйк, шушы балалар җыйган бит аны», – дип, атларын кире бордылар. Ләкин: «Иртәгә эшкә чыкмыйсың, калдыр атны», – дигәч, риза булмый хәлләре калмады, төяп алып чыгып киттеләр саламны. Әнинең, рәнҗүдән йөрәге әрнеп: «Их, оятсыз җан икәнсең. Нәрсә. хәзер безгә дөньяда яшәргә дә рәт юк мени, без шушылай хәерчелектә үләргә тиеш мени? Җаның бармы синең? Бу балалар да үсәр, Алла боерса, тиреләрен текмәгән, синең каршыңа теләнеп кул сузып килмәсләр, бар куанычың шушы салам булсын, я-хто, дип үсәрләр, исән булсала», – диде күз яше белән. Без, бәгырьләребез корып, мәктәптән кайткач ашамыйча-эчмичә дә, кеше җыеп бетергәнче дия-дия, түбә башын сипләргә дип тырышкан идек, ләбаса. Әни, җанкаем, шунда: «Укыгыз, кеше булыгыз, рәхимле, итагатьле булыгыз, балалар, дөнья гел болай гына тормас әле, безгә дә якты төшәр », – диде. Шул чагында лапас артына чыгып: «Их, әти, нишләп кенә сугыш кырында ятып калдың икән, безнең дә кеше кебек яшисебез килә бит», – дип. бик каты әрнегәнебез, елаганыбыз күз алдымда. Шул вакытта мин: «Мәңге колхозда калмыйм, укырга китәм, Алла боерса», – дип ант иттем. Ике көннән соң язгы су буаны актарып ташлаган иде инде, без өйгә йөгереп кереп: «Әни, безнең җыйган салам, буада каласы килмичә агып киткән, шәп булган!» – дидек ачудан. Саламны алып чыгып киткәннең икенче көнендә үк ,үҗәтләнеп, яңадан ферма артына салам җыярга киттек. Апам Вәсимә белән абыем Йосыф – әнинең уң куллары иде, зур кыенлыклар белән булса да, көзге якта өй түбәсен яптырды әни.
Безнең урамнан дүрт чаңгычы абыйның, күкрәкләренә номерлы тасма тагып чаңгыда узуларын күреп, хайраннар калган идек. Алдан баручысы, безнең кызыгып карап торганны күреп: «Хочешь кататься?» – дип елмайды. Мин, урысчам бик чамалы булса да, аның нәрсә әйткәнен аңладым инде, үземчә. «Да, очень», – дидем. Боларның Казаннан Тәтешкә чаңгы спорты буенча эстафета илтүчеләр икәнлеген икенче көнне белдек. Менә шул көннән бирле: «Чаңгычы булам, спортчы булам, үсеп кенә җитим», – дип, үз-үземә сүз бирдем. Абыйлар белән уйнап үскәнгәдер инде, кыю, чыдам булып үстек без. Хәзер менә: «Әниләр, җаныкайларым, ничекләр үстерә алдылар икән?» – дип, уйлыйм да, хәйраннар калам. Иртәнге сәгатьләрдә кырда эскерт төбеннән коелып калган бодай чүпләрен-мәкинәне җыеп кайталар иде, эшкә дә баралар, бер тиен түләү дә юк, безне ашатырга, эчертергә, киендерергә, терлеген дә асрарга кирәк, кешедән ким булып яшисе дә килми. Хөкүмәте дә көтеп кенә тора: ите-мае, йомырка, тире, йонын “задәнҗәгә” тапшырырга кирәк. Ә без, сабыйларның, ашыйсыбыз килә, бу тәмле әйберләрне ашарга мөмкинчелегебез юк. Әнкәйләребезнең фидакарьлеге, тырышлыгы аркасында гына без авырлыкларга түзәргә, чын кеше булырга өйрәнеп үстек. Җырларда сурәтләнгән «Уф алла арбасы» бәгырьләребезгә тисә дә, балачагыбызның бер өлеше булып, яныбыздан китмәде, ашатты да, эчертте дә. Яраткан җырчыбыз Габделфәт Сафин җырлаганда, еракта калган шул авыр елларга, балачакка кайткандай булам, еламыйча, күз яшьләрсез тыңлый алмыйбыз шул бу җырны. Әйе, Ходайның «амин» дигән сәгатьләренә туры килгәндер, минем балачак хыялларым тормышка ашты. Әлмәт физкультура техникумын тәмамлап, озак еллар физик тәрбия укытучысы булып Тәтеш районы Зур Әтрәч сигезъеллык мәктәбендә, Красновидово, Келәнче мәктәпләрендә укытырга һәм егерме еллап шин заводының «Яшьлек» үсмерләр клубында өлкән тәрбияче, җитәкче булып эшләргә туры килде. Республика һәм бөтен Рәсәй буенча үткәрелгән велосипед, чаңгы, җиңел атлетика ярышларында катнашып. җиңүләр яуларга насыйп булды. Мин шуңа да Ходаема, әниемә, тәтәмә, туганнарыма, укытучыларыма гомерем буена рәхмәтлемен.
41 дә тудык,
Корычтай нык булдык
Без таяныч, диеп әнкәйгә.
41 дә тудык, без миллионнар булдык
Алмашка, дип солдат әткәйгә...
Бу вакыйгаларга бик күп еллар үткән булса да, алар бүген дә онытылмый, искә төшкән саен, үзәкләрне өзә. Шул чор михнәтләрен кечкенә иңнәрендә күтәргән, тормыш арбасына бик иртә җигелгән балалар турында киләчәктә әле язарлар һәм сөйләрләр,чөнки алар моңа бик лаек. Бу язмам да шушы буын кешеләренә булган хөрмәтемне чагылдырсын, сугыш кырында ятып калган газиз әткәйләр, үзләре дә инде күптән гүр ияләре булган әнкәйләр, тәтәләр рухына дога булып барып ирешсен иде.
 

Гөлчирә ИБӘТУЛЛИНА


Түбән Кама шәһәре


Фото: https://ru.freepik.com/photos/family'>Family фото создан(а) freepik - ru.freepik.com


 

Комментарийлар