Логотип «Мәйдан» журналы

Әтәч елына теләкләр...

Моннан 24 ел элек Әтәч елына кергәндә язылып, "Дуслык" гәҗитендә басылган шигырем килеп чыкты. (Автор).Хуш киләсең, түрдән уз дип,Әйтергә дә күңел курка.Ак карыңнан ак өметләрКөтелерме тагы юкка?!Әкия...

Моннан 24 ел элек Әтәч елына кергәндә язылып, "Дуслык" гәҗитендә басылган шигырем килеп чыкты. (Автор).

Хуш киләсең, түрдән уз дип,
Әйтергә дә күңел курка.
Ак карыңнан ак өметләр
Көтелерме тагы юкка?!
Әкиятләргә күп ышанган,
Күп алданган күндәм халык
Яшәр микән бу елда да
Карусызлыкта макталып.
Һәр ел саен күпме түрә,
Матур вәгъдә бирә-бирә,
Дөньялыкның бар ләззәтен
Халык җилкәсендә күрә.
Базар икътисадына да
Тешен кысып түзә халык.
Түземлекләренә син дә
Шаккатырсың, хәйран калып.
Эх, Яңа ел..! Чын әтәчтәй
Гайрәтләнеп уз әле син!
Гади халкым мәнфәгатен
Яклап кулың суз әле син.
Җитәр инде, ел буена
Күп яшәдек маймылланып.
Уяулыкны, аеклыкны
Килсен быел Әтәч алып!
... Теләкләр күп, ашсын гына.
Һәр Яңа ел – үзе өмет!
Уз, Яңа ел, түребездән
Гайрәтле чын әтәч кебек!..
 
 

Комментарийлар