Логотип «Мәйдан» журналы

ЭССЕ ДӘ ЯРАМЫЙ, САЛКЫН ДА. БОЗЫН ӘЙТМИМ ДӘ... БАКЧАЧЫГА КИҢӘШЛӘР

Һава торышы безнең теләк белән сирәк килешә. Аның үз законнары. Яңгыр кирәктә – эссе интектерә, бер ява башласа, туктауны белми, җитмәсә суыта. Әле бозын әйт син – түтәлләрне актарып, утырткан үсемлек...

Һава торышы безнең теләк белән сирәк килешә. Аның үз законнары. Яңгыр кирәктә – эссе интектерә, бер ява башласа, туктауны белми, җитмәсә суыта. Әле бозын әйт син – түтәлләрне актарып, утырткан үсемлекләрне теткәләп, сындырып бетерә. Тырышкач, тырышкач, уңышны да күрәсе килә бит. Ничек сакларга бакчаны челләдән, салкыннан, боздан, яңгырдан?



bakchachyga-kineshler


 Көннәр коры, ләкин суык тора икән, үсемлекләр үсүдән туктый. Салкында яшелчәләргә суны бик сакланып, туфрак кипкәннән соң гына сибәргә кирәк. Салкын һава һәм юеш туфрак – чирләр баш калкытсын өчен менә дигән шарт.


Суны аз сипсәгез дә, туфракны еш йомшартып торыгыз. Ике кат чылатканчы, бер кат йомшарт, диләр бит. Туфрак көпшәк булса, үсемлекләрнең тамырларына һава да, туфрактагы ашламалар да тизрәк үтеп керә, аларны көчле итә.


Салкын җәйне азотлы ашламалар белән мавыкмагыз. Аның урынына комплекслы ашлама куллану яхшырак булыр.


Җылы яратучы үсемлекләрнең өстен лутрасил дигән ак тукыма белән каплый аласыз. Җәй өчен аның «40»лысы әйбәтрәк. Помидор, борычларга оннан бушаган ак капчыклар да кидереп куеп була, ул да җылыны яхшы тота.



 Икенче катаклизм – челлә эссесе. Суык начар булган кебек, эссе һава торышы да бик әйбәт түгел. Эсседә үсемлекләр чәчәкләрен коя, серкәләнми. Көннәр кызу торганда туфрак кирәгеннән артык җылынып, андагы микроорганизмнар үлә, үсемлек тамырлары пешә. Моны булдырмас өчен, түтәлләрегезне аксыл төстәге әйбер белән мүлчәләгез. Ул салам, кипкән печән (чүп үләннәренең өлгергән орлыклары булмасын), берничә еллык пычкы чүбе (яңа пычкы чүбе кулланырга ярамый, ул азотны юкка чыгара), гәҗит кәгазе булырга мөмкин. Әйтәсе дә юк, эсседә суны күбрәк сибәргә кирәк. Моны кичен, кояшта торып җылынган суны өстән бөркеп сипсәң әйбәтрәк. Теплицага утырткан үсемлекләр эсседән бигрәк тә җәфа чигә. Теплицаның эчке ягына акбур сиптерергә яки өстән тукыма белән капларга була. Алай иткәндә эчтәге температура бераз кими.


Туфракка ашлама кертү алдыннан, башта яхшылап су сибегез.



 Җәй яңгырлы килсә?


Артык дым – гөмбә чирләре өчен курорт һавасына тиң инде. Алдан ук үсемлекләр арасын ерак калдырып утырткан булсагыз, бик яхшы. Помидор, борчыларның аскы яфраклары юеш туфракка тиеп тормасын. Шулай ук фитофторага каршы да атна саен берәр препарат («Фитоспорин», оеган сөткә йод тамызып, мәсәлән) бөркеп тору зыян итмәс.


Көчле яңгырлар туфракны бик тыгызлый, әледән-әле йомшартып торырга кирәк. Ә менә чүп үләннәренә яңгыр бер дә комачаулый, алар котырып үсә. Яңгырлы елны чүпне күбрәк утыйсы булачак.


Мондый җәйне күбрәк калийлы ашламалар куллану отышлы.


Яңгырлар артыкка китсә, бик дым яратмый торган үсемлекләр өстенә полиэтилен пленка капларга була, аның аша яңгыр үтми. Ә үсемлекләр пешмәсен өчен, баш-башларын ачык калдырыгыз.



 Боз сукса?


Ямьле җәйнең тагын бер афәте – көннәр эссе торганда боз явып китәргә мөмкин. Кайчак ул түтәлләргә бик зур зыян сала.


Тәүге реанимация чараларыннан: үсемлекләргә җылымса су бөркү. Бу аларны стресс халәтеннән чыгара. Суга «Эпин», «Циркон», «Цитовит» ише берәр препарат кушсагыз бигрәк тә яхшы булыр. Бик зыян килгән, тамырыннан сынып чыккан үсемлекләрне йолкып ташларга туры килер. Алар чир генә таратып утырачак. Комплекслы ашлама кертү дә боз суккан яшелчәләрнең тизрәк тернәкләнүенә китерә. Бер литр сары суга (катык суы) 10 тамчы йод тамызып сибү дә яраларны тизрәк төзәтергә булыша. Һәм иң мөһиме: боз һөҗүменнән соң шакырдап каткан туфракны тизрәк йомшарту, югыйсә берни дә булышмас.



Фото: https://pixabay.com/

«Сөембикә»

Комментарийлар