Логотип «Мәйдан» журналы

Эскәмия

Монда кемнәр утыргандыр…Кемнәр кемне көткәндер…Кемнәр кемне кочкандыр да,Кемнәр кемне үпкәндер…Күпме парлар танышкандыр,Кавышкандыр аннары…Монда үткәндер төннәре,Аткандыр ал таңнары…Күпме серләр сөйлә...

Монда кемнәр утыргандыр…
Кемнәр кемне көткәндер…
Кемнәр кемне кочкандыр да,
Кемнәр кемне үпкәндер…



Күпме парлар танышкандыр,
Кавышкандыр аннары…
Монда үткәндер төннәре,
Аткандыр ал таңнары…
Күпме серләр сөйләнгәндер,
Күпме хис түгелгәндер…
Бөтен тирә-юнь тылсымлы
Сөюгә күмелгәндер…
Эскәмиянең, билгеле,
Һәммәсе дә исендә.
Тик тышка гына чыгармый,
Һәммәсе дә – эчендә.
Мөгаен, шул гашыйкларын
Сагынып яшидер ул.
Сер саклый беләдер шул ул,
Шуңа да дәшмидер ул.


Роберт МИҢНУЛЛИН


Фото: https://pixabay.com/

Комментарийлар