Логотип «Мәйдан» журналы

Эшләүче пенсионерларга электрон больничныйны озайтырга рөхсәт иттеләр

Үзизоляциядә булучылар һәм өйдән эшләмәгән пенсионерлар электрон больничныен озайта ала. Россия Хөкүмәтенең бу турыдагы карарын Россия Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады. фото: Александр Эшкини...



Үзизоляциядә булучылар һәм өйдән эшләмәгән пенсионерлар электрон больничныен озайта ала. Россия Хөкүмәтенең бу турыдагы карарын Россия Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады.



фото: Александр Эшкинин фото: Александр Эшкинин


Covid-19 коронавирусы пандемиясе аркасында чикләү чаралары гамәлдә булган төбәкләрдә яшәүче 65 яшьлек һәм аннан да өлкәнрәк кешеләр турында сүз бара.




«Андый гражданнар 15 июньнән төгәл төбәктә үзизоляция режимы беткәнчегә кадәр больничный рәсмиләштерә ала», — диелгән хәбәрдә.




Карантин чаралары белән бәйле рәвештә, вакытлыча эшкә яраклы булмау буенча пособие билгеләү өчен ниндидер документлар тутыру таләп ителми.


 
Фото: Александр Эшкинин

Комментарийлар