Логотип «Мәйдан» журналы

Эш күрсәткән ирне ил хөрмәтләр...

Фоат Галимуллинга 75 яшь.

Быел март аенда күренекле галим, язучы, тәнкыйтьче, атаклы диктор, җырчы, күп педагогларның остазы, халкыбызның асыл егетләренең берсе Фоат Галимулла углы Галимуллинның гомер бәйрәме билгеләп үтелә. Ул Аллаһы Тәгалә биргән гомеренең сигезенче дистәсен ваклап, ул дистәнең дә биш елын артта калдырып, халкыбызга хезмәт итүен дәвам итә.
Фоат Галимуллин – татар халкының мәшһүр шәхесе. Халкыбызның рухи дөньясына ул иң элек узган гасырның җитмешенче елларында бәрхет тавышлы радио дикторы булып килеп керде. Аның күңелләрне рәхәтләндерә торган сирәк баритон тавышын тыңлап, кемнәр генә хозурланмады да, кемнәр генә сокланмады икән! Ул елларда без барыбыз да радиотапшыруларны сагынып, көтеп ала идек. Ул алып барган соңгы хәбәрләрне тыңлаганда, безгә яңа мәгълүматлар белән бергә, җаныбызга ниндидер бер рәхәтлек, җылы бер тынычлык та иңә иде.
Мин үзем дә аны иң башта радио дикторы буларак танып алдым. Ул алып бара торган «Соңгы хәбәрләр», «Тел күрке – сүз» һәм башка тапшырулар минем күңелемә май булып ята иде. Шулай итеп, аның радиодан ишетелгән бәрхет тавышы күп еллар буе минем тормышыма да ямь биреп торды.
Ә бераздан (мин ул чакта Казанда, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында эшли идем), аның Казан дәүләт педагогия институтында укытканын белеп алдым. Ул елларда (1976–1978 ) миңа да әлеге пединститутта дәресләр биргәннәр иде. Һәм шулчакта моңа кадәр әле диктор буларак кына хөрмәт итеп йөргән Фоат Галимуллинның үзе белән дә танышырга насыйп булды. Кафедрада, коридорда очрашып, сөйләшеп йөри башладык. Шундый сөйләшүләрнең берсендә, сүз ара сүз чыгып, ул: «Мин дә 41 нче елгы бит», – дип әйтеп куйды. Бу минем өчен яңалык иде. Бу хәл, беренчедән, мине шундый олпат, инде исеме бөтен республикага (республикага гына микән әле!) танылган шәхес белән якынайткан булса, икенчедән, минем аңа соклануымны тагын да арттырды. Баксаң, без чыннан да икебез дә 1941 елда туганбыз, икебез дә сугыш чорындагы ятимлек, ачлыкны бертөрле үк кичергәнбез икән. Икебезнең дә әтиләребез сугышка китеп, шунда ятып калган, ә әниләребез искиткеч авыр, кырыс, рәхимсез елларда тол көе үз балаларын тәртипле, итагатьле, тырыш итеп тәрбияләп үстергәннәр: Фоатның әнисе Нурхәят апа берсеннән-берсе бәләкәй өч ул тәрбияләгән булса, минем әнием Маһипәрваз шундый ук ике малай һәм ике кызны тәрбияләп үстерде. Димәк, без яшьтәш икәнбез ләбаса. Әмма үзем, авыз тутырып: «Мин Фоат Галимуллин белән яшьтәш», – дип әйтергә батырчылык итә алмыйм. Әгәр алай дисәм, үземне аның янәшәсенә куям, аңа тиң кеше кебек килеп чыга шикелле. Гомерем буе аның нәселдән килә торган затлылык һәм олпатлылык сыйфатларына сокланып яшәдем һәм шулай яшим дә. Бу бер. Икенчедән, ул миннән алты айга өлкәнрәк: ул 1941 елның мартында туган булса, ә мин шул елның октябрендә тәүге тапкыр аваз салганмын. Димәк, ул миңа абый булып чыга. Шулай да безнең тагын бер охшашлыгыбыз бар икән әле: икебез дә язмышыбызны татар әдәбияты фәне белән бәйләгәнбез – шул өлкәдә фәнни хезмәтләр язабыз, бер үк предметларны югары уку йортларында укытабыз.
1978 елда безгә хәтта бергә эшләргә дә туры килде: җәйге каникул вакытында татар бүлегендә укучы бер төркем студентларны фольклор экспедициясенә Фоатның туган районы Кукмара авылларына җибәрделәр. Экспедиция белән җитәкчелек итүне икебезгә – Фоат белән миңа тапшырдылар. Шулай итеп, без 1978 елның июль аенда студентлар белән ике атна дәвамында Кукмара районының Мәчкәрә, Күкшел, Туенбаш, Олы Сәрдек һәм башка авылларында халык авыз иҗаты әсәрләре җыеп йөрдек. Шулвакытта мин Фоат Галимуллинның тагын бер күркәм сыйфатын белеп алдым: ул бик шәп оештыручы да, оста дипломат та икән әле. Мәсәлән, авылга килеп төшү белән, ул гадәттә иң элек колхоз һәм авыл советы рәисен табып, студентларга торак, ашау-эчүләрне ничек оештыру турында бик эшлекле сөйләшүләр алып бара һәм бу мәсьәләләр шактый җиңел хәл ителә иде (бер авылда, колхозга ярдәм итү йөзеннән, безнең студент кызлар колхозчы апаларга хәтта сарык йонын алуда да булыштылар әле). Аннан тагын бер момент: кичләрен безнең студент кызларны озата килгән авыл егетләре белән (алар арасында «кызмача»лары да була иде), бик итагатьле һәм кирәк чакта кырыс та булып сөйләшеп, уртак тел табып, аларны вакытында кайтарып та җибәрә ала иде. Гомумән, без бу экспедициядән рухи яктан шактый баеп, кызыклы җәүһәрләр табып, бик яхшы тәэсирләр алып кайткан идек.
Шуннан соң безнең юллар бераз аерылды: мин укытырга Алабугага китеп бардым, ә Фоат Казан пединститутының тарих-филология факультетында декан урынбасары булып эшләвен дәвам иттерде. Әмма икебез ике шәһәрдә яшәсәк тә, без бер-беребезне югалтышмадык. Мин аның фәнни һәм иҗтимагый эшчәнлеген һәрдаим күзәтеп барырга тырыштым. Мәсәлән, 1980 елда аның «Хәзерге татар прозасында хезмәт кешеләре характерлары» дигән кандидатлык, ә 1999 елда «1920-1930 еллар татар әдәбиятында эстетика һәм социологизмның үзара мөнәсәбәте» дигән докторлык диссертациясе авторефератларына бәяләмә язып җибәрдем. Ә ул 2006 елда минем «Кем идең син?» дигән беренче шигырьләр җыентыгыма бик матур кереш сүз язды.
Бер биргән кешесенә Аллаһы Тәгалә талантны да тутырып, өсте-өстенә өеп бирә икән ул! Мәһабәт төз гәүдә, көр матур тавыш өстенә аңа җырчылык сәләте дә бирелгән икән бит. Балачактан ук үзенә җырны юлдаш иткән. 1957 елда Кукмара районында Татарстан яшьләренең Беренче фестивалендә җыр белән катнашкан, берничә тапкыр лауреат булган. Туган авылы Арпаязда клуб мөдире булып эшләгән. Алабуга мәдәният-агарту училищесын тәмамлап, «Халык театры режиссеры» белгечлеге алган. Ә мин аның бу талантын яңарак кына белеп алдым.
Ул болай булды. 2006 елда Чаллыга, минем 65 яшьлек юбилей тантанасына бер төркем Казан галимнәре килде: Тәлгат Галиуллин, Хатип Миңнегулов һәм Фоат Галимуллин. Һәрберсе сәхнәгә чыгып котладылар. Фоат Галимуллин сүзне иң соңыннан алды: ихлас күңелдән әйткән сүзләрдән соң ул: «Котлавымны җыр белән дәвам итәм», – диде дә бер халык җырын сузып җибәрде. Беренче авазлардан ук зал сихерләнеп калды: баритон тавышы белән халык моңының бөтен бизәк-борылмаларын җиренә җиткереп, үтә нечкәлек белән бирә алуын йотлыгып тыңлады зал. Аннан көчле алкышлар яңгырады. Бер җыр белән генә җибәрмәделәр аны, кат-кат кул чаптылар. Фоат, кыстатып тормыйча, «Зәйнәбем» җырын башлады. Бу минем аның җырлавын беренче тыңлавым иде. Онытылмаслык мизгел булды ул: бүген дә минем колагымда аның искиткеч моңлы тавышы һаман яңгырап тора кебек әле:
Ал Зәйнәбем, гөл Зәйнәбем,
Рәхәт үтсен җәйләрең!
Ләкин Фоат Галимуллин эшчәнлегенең төп өлкәсе – әдәбият фәне. Ул барыннан да элек – әдәбият галиме, әдәби тәнкыйтьче. Дүрт дистә елдан артык ул даими рәвештә агымдагы әдәби хәрәкәттә актив катнашып килә. Бүгенге көнгә кадәр аның тарафыннан барлыгы алты йөздән артык фәнни-тәнкыйди хезмәт язылган. Уйлап карасаң, бик зур сан бит бу. Ул кадәр хезмәт язар өчен көн-төн тырышып эшләү зарур. Шунысын да истә тотарга кирәк: галим ул хезмәтләрне институтта көндәлек укыту белән бер үк вакытта иҗат иткән бит. Үзенең тәнкыйть мәкаләләрен туплап, 1985 елда «Инешләр Иделгә кушыла» дигән беренче, ә 1995 елда «Офыкларны алдан күреп» дигән икенче китабын чыгарды. Ничек өлгергәндер ул, бер үк вакытта татар әдәбияты хакында тирән фәнни тикшеренүләр дә алып барды. Аның фәнни хезмәтләре киңкырлы һәм гаять тирән эчтәлекле. Алар хакында (һәм, гомумән, Ф.Галимуллинның киң кырлы эшчәнлеге турында) бик күп сөйләргә мөмкин. Әмма без биредә бары бер генә моментка тукталып китәбез. Фоат Галимуллин татар әдәбияты фәнендә аның тарихының аеруча катлаулы чорын – 1920-1930 еллардагы күренешләрне өйрәнүне үз итте. Аның хезмәтләрендә 1917 елгы инкыйлабтан соң әдәбиятның әкренләп идеология максатларына буйсындырылуы тарихы, социалистик реализм методына килү процессы тулы чагылыш тапты. Шунысы мөһим: Ф.Галимуллин бу чор әдәбиятын эстетик фикер үсеше белән тарихта яманаты чыккан вульгар социологизмның үзара мөнәсәбәте яссылыгында тикшерде. Шушы проблемаларны яктырткан монографиясен дә ул «Эстетика һәм социологизм» дип атады (1998 ел). Шул ук проблемага багышлап, 1999 елда докторлык диссертациясе яклады. Әмма аның белән генә туктап калмыйча, әдәбиятның бу чорын өйрәнүне дәвам итеп, халкыбызга 2001 елда «Әле без туганчы», 2004 елда «Табигыйлеккә хилафлык» дигән саллы-саллы монографияләрен бүләк итте. Мәктәп укучылары Ф.Галимуллинны татар әдәбияты буенча дәреслек авторларының берсе буларак беләләр. Рус мәктәпләренең 4, 9, 10 нчы сыйныфлары, татар мәктәпләренең 7, 10 һәм 11 нче сыйныф укучылары өчен татар әдәбияты дәреслекләре нәкъ менә Фоат Галимуллин катнашында әзерләнде һәм дөнья күрде.
Фоат Галимуллинның иҗтимагый эшчәнлегенә килгәндә, мин аның бигрәк тә Татарстан Язучылар берлеге рәисе булып эшләгән елларын зур хөрмәт белән искә алам. Әлеге оешманың рәисе итеп беренче тапкыр ул татар язучыларының XIII корылтаенда (1999) сайланды, ә 2002 елда тагын икенче срокка сайлап куелды. Ул эшли башлагач, иң элек шунысы күзгә ташланды: язучылар берлегенең эшчәнлеге күзгә күренеп җанланды, аның дәрәҗәсе күтәрелде. Фән кешесе буларак, шундый катлаулы иҗтимагый оешманы җитәкләүне ул «фәнни нигезгә куйды» дип әйтергә мөмкин. Үзенең кешелекле, ярдәмчел, җитди җитәкче икәнлеген күрсәтте. Өлгереп җиткән мәсьәләләрне үз вакытында тотып алып, хәл итү хәстәрен күрде: язучыларга торак шартларын яхшырту, матди ярдәм күрсәтү буенча системалы эш алып барды. Язучылар берлеге тарихында беренче тапкыр әдипләрнең ял итү үзәге – Васильевода иҗат йорты ачылды һ.б. Бу эшләрнең уңышлы хәл ителүендә, әлбәттә, Ф.Галимуллинның ул елларда Татарстан Дәүләт Советы депутаты булып эшләвенең дә роле зур булгандыр. Тагын истә калганы шул: ул рәис булып эшләгән елларда Татарстан Язучылар берлегенең башка республикалар, өлкәләрнең Язучылар оешмалары һәм хәтта чит илләрнең Язучылар оешмалары белән элемтәсе күзгә күренеп ныгыды, үсте.
«Хезмәтенә күрә хөрмәте», – ди безнең халык. Халкыбыз һәм республикабыз хөкүмәте Фоат Галимуллинның бу тырыш хезмәтләренә зур бәя бирде. 1996 елдан ул «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем йөртә. 2001 елда Татарстан хөкүмәтенең Мактау грамотасы белән бүләкләнә, «Табигыйлеккә хилафлык» китабы һәм тәнкыйть өлкәсендәге күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен 2005 елда Язучылар берлегенең Җ.Вәлиди исемендәге бүләгенә лаек була. Ул – Халыкара төрки академиясенең хакыйкый әгъзасы. 2010 елда Ф.Галимуллин Башкортостан республикасының «Мәҗит Гафури – XXI гасыр» мәдәни фонды советы тарафыннан булдырылган премия, ә 2011 елда «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде.
Кыскасы, Фоат Галимуллин күпләргә үрнәк булырлык олпат галим, халкыбызның асыл егетләренең берсе. Без аны әлеге гомер бәйрәме белән ихластан котлап, аңа озын гомер һәм яңадан-яңа игелекле гамәлләр телик!

 

Әнвәр ШӘРИПОВ

Комментарийлар