Логотип «Мәйдан» журналы

Ертылып ташланган хат

Казаннан, Хәмит Ярмидән хат алдым. Шактый озак килгән. Кайдадыр аунап яткан булса кирәк, шулай да бик күңелле булып китте. Җыелышып укыдык. Туган илдән килгән хатлар гына түгел, шул яктан искән җил дә...

Казаннан, Хәмит Ярмидән хат алдым. Шактый озак килгән. Кайдадыр аунап яткан булса кирәк, шулай да бик күңелле булып китте. Җыелышып укыдык. Туган илдән килгән хатлар гына түгел, шул яктан искән җил дә кадерле безгә!
А.Шамов, 1943 ел А.Шамов, 1943 ел
Хәмит дускай миннән халык авыз иҗаты әсәрләре сорый: әкиятләр, бәетләр, җырлар, мәзәкләр. Җыентык төзи икән. Тиз арада җибәрүемне үтенә. «Сез анда окопларда йөрисез, илебезнең төрле өлкәләреннән килгән татар егетләре белән еш очрашасыз, – дип яза. – Яңа җырлар да, әкиятләр дә, бәетләр дә күптер аларда...» – ди. Хатның килүенә шатлансак та, Ярминең бу сүзләрен укыгач, елмаймыйча булдыра алмадык. Ни әйтсәң дә, тыл кешесе ул. Безнең тормышны, хәлебезне, эш шартларын күз алдына китерә алмый. Аныңча безгә, газета корреспондентлары булгач, әкиятләр, бәетләр, җырлар җыю берни түгел! Алгы сафтагы окопларда сугышчылар арасында йөрисең дә, аркаңдагы бөрмәле капчыкны чишеп, әкиятләрне, җырларны, бәетләрне чүмеч белән тутырасың гына. Шуның белән вәссәлам! Аннары аларны акка күчереп, тиз генә аңа күндерәсең. Әй, Хәмит дускай, Хәмит дускай, безнең хәлләрне белсәң иде син! Без монда газетабызга кирәкле утыз юллык хәбәрне дә кайчак ут эченнән алып чыгабыз. Яшермим, шундый чакларда фашист пуляларыннан йә корсагыбызга, йә башыбызга берәр тишек ясатмас өчен җирне кочып ятабыз. Күпме ятабыз? Бер минут, ике минут яисә ярты сәгать?.. Билгеләнгән срогы юк. Баш очыбыздан пулялар яки снаряд, бомба кыйпылчыклары сызгырудан туктагач кына, урыныбыздан сикереп торып, барыр юлыбызга таба иелә-иелә йөгерәбез...
Күптән түгел генә бер иптәшебез редакциягә бөтенләй кайтмады. Шунда ятып калды. Бик яхшы журналист иде. Сугышка алынганчы «Знамя» журналының редакторы булып эшләгән. Оныта алмыйбыз, исебездән чыгара алмыйбыз аны.
Һәрвакытта да болай булмый, билгеле. «Тынычрак» чаклар да була. Тыныч дигән сүзне тырнаклар эченә алдым, шуннан үзең аңларсың. Шулай да бер хакыйкатьне әйтим: сугышлар барган җирдән хәбәр җыеп кайту ансат түгел. Ә син: «Әкиятләр җый, бәетләр җибәр», – дигән буласың. Бик ансат уйлыйсың! Окопта ятучы солдатның, сугышчының әкият сөйләргә түгел, йокларга да, ашарга да вакыты юк. Аның бары сугышырга гына вакыты бар. Бары сугышырга гына!
Сугыш ул бик катлаулы нәрсә, бик авыр эш. Менә сугышчы шул авыр эшне, дөньяда чагыштырырлык үрнәге булмаган, элеккечә әйткәндә, мисле булмаган коточкыч авыр эшне башкара, ялны белми, йокыны белми... Шундый хәлне күрә торып, берәр сугышчыга: «Кара әле, иптәш, берәр әкият сөйләп җибәр әле», – дип ничек әйтим мин? Моңа телем ничек әйләнсен? Үпкәләмә, дускай, моны эшли алмыйм.
Дөрес, монда, алгы сафта, окопларда, кулларына корал тоткан егетләр арасында күп нәрсә, бик күп нәрсә җыярга була, бары тик ... син сораган халык авыз иҗаты әсәрләрен генә җыеп булмый. Мәсәлән, атканнан соң бушап калган автомат, винтовка гильзаларын, мина, снаряд кыйпылчыкларын, чәлпәрәмә килгән пушкаларны, гаубицаларны, хәтта янган, шартлаган танкларны да җыярга мөмкин, тик син сораган әкиятләрне генә җыярга мөмкинлек юк. Орышма, Хәмит, сиңа бернәрсә дә җибәрә алмыйм.
Алгы позицияләрдән арткарак, резервка табарак китсәм, җырлар, хәтта кыска-кыска мәзәкләр дә табар идем, бәлки, бусына инде солдатның түгел, ә минем вакыт юк. Редактор безне сугышлар барган җиргә генә җибәрә. Бар, йөгер! Ут кебек атылып бар да, газетабызның киләсе саннары өчен яңа хәбәрләр, репортажлар, очерк язарлык материаллар алып кайт. Ян, көй, шартла, әмма алып кайт! Алып кайтмыйча калма! Приказ шундый. Приказны үтәмичә ярамый! Аны үтәр өчен утка да, суга да керәбез.
Менә бездә эшләр шулайрак тора, Хәмит дускай!..
Җавап хатымны мин Хәмит Ярмигә шундыйрак мәгънәдә яздым, җибәрер өчен өчпочмаклап катлый да башладым. Эшемне тәмамлап килгәндә каяндыр Абдулла Әхмәт кайтып керде (аның белән бергә хезмәт итә идек). Ярмигә хат язганымны белгәч:
– Миннән сәлам яздыңмы? – дип сорады.
– Юк, – дидем мин.
– Бир әле, үз кулым белән языйм.
Хатымны аңа суздым. Ә ул сәлам язу белән генә чикләнмәде, хатны да укыды. Шуннан соң миңа көлемсерәп карап торды да бик сәер сорау бирде:
– Хәмитне үпкәләткәнең бармы синең?
– Юк, – дидем мин, аның соравына гаҗәпләнеп. – Ник, әллә үпкәләтерлек сүзләр бармы?.. Бер дә үпкәләтәсем килми аны.
– Алайса, бу хатны җибәрмә син аңа, – диде Абдулла миңа шуннан соң. – Хәмитне мин яхшы беләм. Якын дустым ул. Берничә ел бергә эшләдем. Бик үпкәчән егет ул. Бу хатыңны алгач, бик үпкәләр… Син аңа йомшак кына итеп яз. Алай диген, болай диген, әлегә бер дә җыеп булмый бит, дускай, диген. Җыеп, бераз туплау белән үк җибәрермен, диген. Менә шулай яз.
Абдулланың киңәшен тотып, хатымны ертып ташладым да икенчене яздым.
1945 ел.
 
А.Шамов хикәяләрен журналның март (№3, 2016) саныннан укый аласыз.

Комментарийлар