Логотип «Мәйдан» журналы

Эремчекнең файдасын беләсезме?

Әмма чамадан артык кулланмагыз.Эремчектә аксым, май, кальций тозлары, фосфор күп. Майсыз эремчектә 17 процент аксым (итнең кайбер төрләренә караганда да күбрәк) бар.Эремчек бавырда май туплануын, тукы...

Әмма чамадан артык кулланмагыз.
food-3366530_1280
Эремчектә аксым, май, кальций тозлары, фосфор күп. Майсыз эремчектә 17 процент аксым (итнең кайбер төрләренә караганда да күбрәк) бар.
Эремчек бавырда май туплануын, тукымалар тыгызлануын булдырмый. Әмма әлеге сөт ризыгында бавыр юлларында тупланучы терлек мае күп. Шуңа да эремчекне даими ашаганда аңа үсемлек мае өстәргә киңәш ителә һәм эремчекнең майсыз төрләрен сатып алу яхшырак.
Эремчек үзләштерелсен өчен ашкайнату юлларының барлык әгъзалары да күп көч куярга тиеш була. Шуңа да аны көнгә 200 граммнан артык ашарга киңәш ителми. Эремчек бал, теләсә нинди җиләк-җимеш, җиләкләр, яшелчә, чикләвекләр белән дә тәмле. Эремчекне пешермичә ашау файдалы.
Тамак авыртса
200 грамм эремчеккә башлы 2 суган турагыз. Әгәр эремчек салкын икән, аны җылытыгыз һәм артык суын сыгып алгач, муенга куегыз. Мондый дәвалау бәйләвечен берничә сәгать тотарга да, төнгелеккә калдырырга да мөмкин.
Аяклар даими шешенсә
Авырткан урынга эремчекле бәйләвеч кую ярдәм итә. Эремчек корырак булса яхшы. Бер сантиметр калынлыкта эремчек сыланган бәйләвечне көндез 3-4 сәгатькә куегыз. Шулай 2 атна дәваланырга кирәк. Көн аралаш аны вак угычтан уылган бәрәңге белән алмаштырырга мөмкин.
Ашказаны әчелеге югары булганда
100 грамм эремчеккә 1 стакан ачы катык, 1/4 стакан сөт салып болгатыгыз да 2-3 сәгать караңгы урында тотыгыз. Ашаганнан соң 40 минут үткәч, аны 3әр аш кашыгы ашагыз.

 
Фото: https://pixabay.com/

https://kiziltan.rbsmi.ru/

Комментарийлар