Логотип «Мәйдан» журналы

Эремчек пилмәне

Камыр өчен: 1 стакан су, 3-4 стакан он, 1 аш кашыгы сыек май, 1/2 бал кашыгы тоз кирәк.Эчлек өчен: 300-500 грамм эремчек, 2 аш кашыгы шикәр комы, 1-2 йомырка сарысы кирәк. Камыр басар өчен онга чемете...

Камыр өчен: 1 стакан су, 3-4 стакан он, 1 аш кашыгы сыек май, 1/2 бал кашыгы тоз кирәк.
Эчлек өчен: 300-500 грамм эремчек, 2 аш кашыгы шикәр комы, 1-2 йомырка сарысы кирәк. Камыр басар өчен онга чеметем тоз салабыз, аннары су, соңыннан барысын да бергә яхшылап болгатабыз. Сыек май салып, камыр басабыз. 10-15 минут басырга кирәк. Камырны пленкага салып, 30 минутка калдырып торабыз. Хәзер эчлекне ясыйбыз.
Эремчеккә шикәр комы, йомырка сарысы салып, яхшылап болгатабыз. Камырны җәеп, аннары өлешләргә бүлеп, пилмән ясаган кебек бөтереп, эремчек пилмәне ясыйбыз. Тозлы суда кайнап чыккач, пилмәннәрне 3-5 минут пешерәбез.
 
https://vk.com/tatarshlari

Комментарийлар