Логотип «Мәйдан» журналы

Әнвәр Нургалиевның гаиләсендә зур югалту

Әнвәр Нургалиев Инстаграм битендә авыр хәсрәте белән уртаклашты.Җырчы әнисенең фотографияләреннән торган видео куйган. «Әнием, урының оҗмахта булсын. Кызганыч, әнием кичә китеп барды. Бик авыр, әлегә...





Әнвәр Нургалиев Инстаграм битендә авыр хәсрәте белән уртаклашты.



Җырчы әнисенең фотографияләреннән торган видео куйган. «Әнием, урының оҗмахта булсын. Кызганыч, әнием кичә китеп барды. Бик авыр, әлегә ышанасым килми. Күпме тырышсак та, саклап калып булмады. Тормышымдагы иң авыр көн килеп җитте. Ул зур йөрәкле, бик әйбәт кеше иде. Бишебезгә дә тәрбия бирде, тормышны яратырга өйрәтте», — дип язган җырчы.






Инстачылар җырчының тирән кайгысын уртаклашканнар, сабырлык теләгәннәр.













«Кайгыңны уртаклашам. Урыннары җәннәт турләрендә булса иде», «Иң газиз кеше — әниеңне югалту кайгысы белән уртаклашам. Урыны оҗмахта булсын! Сабырлыклар телим!», «Әнвәр, нык авыр хәл, без бит терелер әле, дип өметләнә идек, эх бу гомеркәйләр. Урыны оҗмахта булсын Нәсимә апаның, яраткан әниегезнең. Олы кайгыгызны уртаклашам. Сабыр булыгыз!» — дип яза алар.







 Фото: Салават Камалетдинов

«Интертат»

Комментарийлар