Логотип «Мәйдан» журналы

Әнвәр Нургалиевны хастаханәгә салганнар

Башкортстанның атказанган җырчысы якын арада концерт куя алмаячак.«Хәерле көн, дусларым! Яңаул, сезнең алдыгызда гафу үтенәм. Кызганычка каршы, концертны күчерергә туры килә, иртән машинага утырганда,...

Башкортстанның атказанган җырчысы якын арада концерт куя алмаячак.



«Хәерле көн, дусларым! Яңаул, сезнең алдыгызда гафу үтенәм. Кызганычка каршы, концертны күчерергә туры килә, иртән машинага утырганда, ялгыш басып, билемне кузгаттым, аякка басып булмый, бүген хастаханәгә салалар. Нишләтәсең, бәла аяк астында. Кызганычка каршы, әлегә кадәр шундый „полоса“ бара. Аллабирса, бергәләп җиңеп чыгарбыз», — дип язган Әнвәр Нургалиев.


Җырчылар, тамашачылар артистка саулык-сәламәтлек теләгәннәр: «Әнвәр! Бирешмә! Мондый сынаулар вак әйбер. Тиз арада әйбәтленерсең дә, сәхнәдә янып эшли дә башларсың! Амин!», «Бирешмә, син нык кеше. Тизрәк терелеп чык, брат», «Бераз ял итәргә, уйланырга вакыт биргәндер Аллаһы Тәгалә! Өр-яңадан көч-дәрт белән, рәхәтләнеп җырларга, үз гаиләң белән эшләгәнеңнең куанычын күреп, шатланып яшәргә насыйп булсын».





Фото: Салават Камалетдинов


Интертат

Комментарийлар