– Тор, кызым, мин сыер саварга чыгам, плиткәгә шприцлар утырттым, кайнап чыккач, сүндерерсең. Ак бабаең ныклап чирләп киткән, укол куеп кайтырбыз, – шулай сөйләнә-сөйләнә әнкәй минем аркадан сөя. Ә үзенең күзләре боек. Менә инде икенче ай урын өстендә ятучы ак бабайны уйлыйдыр ул. Авылда башка кешедә шприцлар булмаганлыктан, без аңа көн дә укол куярга йөрибез. Иртәле-кичле. Әнкәйне бәләкәй чагында эт талаган, ул әле дә этләрдән курка, шуңа да үзе белән мине ияртеп йөри. Мине «эт бичәсе» диләр, шуларны күрсәм, һушым китә, авылның бөтен этләре – минем дуслар! Әнкәй янына мин аларны якын да җибәрмим. Бер генә кычкырам – хәзер борылалар. Шуңа да, иртәнге йокы бик тәмле булып, йомшак юрганнан бер дә аерыласы килмәсә дә, торып, аш бүлмәсенә юнәләм – әнкәйнең йомышын үтәми булмый. Бер тапкыр, вакытында карамыйча, суы бетеп, шприц шартлады инде. Әнкәй бик көйде ул чак, «ай. Аллакайгынам!» – дип, өч-дүрт кабатлады. Әмма мине әрләмәде. Монысы соңгы шприц, ватарга ярамый. Тагы берәү бар барын, тик ул бик зур, аның энәсе дә зур, «болай да авырткан тәннәрен авырттырып», дип, әнкәй анысын йөртми.

Мин плиткәне сүндерүгә, әнкәй дә кереп җитә. Ул салып биргән бер стакан җылы сөтне эчеп алгач, без авыл очында яшәүче ак бабайларга китәбез. Авылда әнкәй укол куярга йөрмәгән берәр йорт калдымы икән? Тау яктагы Әгъзам абыйларга да, теге оч Тәнзилә апага да, тагы әллә кемнәргә-әллә кемнәргә барган бар безнең. Ярдәм сорап килгән кешенең берсенә дә кире какканы юк әнкәйнең, һәркемгә ачык ул, һәркемгә ярдәм итәргә әзер. Махсус медицина белеме дә юк үзенең, югыйсә. Җиде класстан соң, авылларында фельдшер пункты ачылгач, авыл советы рәисе кушуы буенча, шунда медсестра-санитарка булып эшли башлаган. Укол ясарга да, яраларны эшкәртергә дә – барысына да өйрәнгән. Шуңа, күзләренә чүп керсә дә, пешсәләр, егылып имгәнсәләр дә безнең әнкәйгә киләләр. Мин дә, үскәч, врач булырмын, дип уйлыйм. Югыйсә, әнкәй барысына да ярдәм итә итүен дә, ә менә үзе авырып китсә, укол куючы юк, берсе дә белми. Бик жәллим мин аны мондый вакытларда, тизрәк аны терелтәсе, аякка бастырасы килә. Әнкәй чирләсә, нигәдер, өй эче бик күңелсез булып кала, йортның төсе дә, яме дә бетә. Бернәрсә дә, хәтта әкиятләр тапшыруы, мультфильмнар да кызык түгел. Әйе, үскәч миңа, һичшиксез, табиб булырга кирәк. Ул чагында әнкәем бер тапкыр да чирләп карамас!

… Иртәгә Сабантуй. Бүген безнең өйдән көне буе кеше өзелми. Барысы да бәйрәмгә әзерләнә. Кемгәдер күлмәген тарайтырга, кемгәдер кыскартырга, кайсысына бөтенләй яңаны тегәргә кирәк. Әнкәй иске «Зингер» машинасы артыннан кузгалырга да җитешми. Менә-менә чәй эчәргә торыйм дисә, туганкаем, шушыны гына эшләп бир инде, дип әле Сания апа, әле Нафкия апа килеп керә. Әнкәй киемнәрен кидереп карап, үлчәмен алып, «ярар-ярар, җитештерермен» дип, тагы да үзенә эш алып кала. Әнкәйнең тегүче белеме юк, әмма ул искиткеч оста тегә. Без, алты бала, һәрвакыт аның куян тиреләреннән теккән бүрек, туннарын киеп үстек. Ят кешеләр юлда туктатып, безнең киемнәрне кайдан алдыгыз дип сорый, ә кайберсе «Әнкәй текте » дигәнгә генә ышанмый, тотып-тотып карый иде. Аның авыл кешеләренә теккән күлмәкләренең исәбе-хисабы да булмагандыр. Кибетләрдә кием юк, туй-мазар, юбилейга чакырсалар, кайдандыр юнәткән кадерле крепдешин, сатин, парча, ефәк тукымаларын күтәреп, әнкәйгә киләләр. Ул үзе – дизайнер, модельер, кисүче, тегүче. Рәхмәтләрен укый-укый күлмәкләрен алып чыгып киткәндә, теккән киемен ошатуларына әнкәй күлмәк хуҗасыннан да ныграк үзе сөенә. Кайда инде берәрсеннән берәр сум акча сорау?! Бу әнкәйнең башына да килми. Аныңча – һәркем булдыралганча туган-тумачага, күрше-күләнгә булышырга тиеш. Менә әле дә, үзенең тормыш девизына тугры булып, кемгәдер күлмәк тегә. Ә мин инде хафага төшәм. Чөнки әнкәй миннән өч яшькә зур апам белән миңа да яңа күлмәк тегәрмен дигән иде бит, ә инде күктә ай калыкты, йолдызлар чыкты. Әнкәй генә һаман бушамаган. Бөтен күрше кызлары Сабантуйга өр-яңа киемнән булып, апам белән без генә искедән булырбыз микәнни?

– Ят, бәбкәм, ят. Иртәгә бәйрәм бит, ял итәргә кирәк. Ә күлмәк өчен көймә, менә Дарсина апаңның күлмәгенә сәдәфләрен генә беркетәсем калды, аннан сиңа тегәрмен. Ят, йокла, – дип, минем уйларымны белгәндәй, тынычландыра әнкәй. Аның арыган күзләре миңа елмаеп, назлап карый. Әй, шушы бер караш, бөтен борчу-хәсрәтләрне, кайгы-начарлыкларны себереп ташлагандай, юкка чыгара да куя! Күңел тынычланыр өчен әнкәйнең бер ягымлы карашы җитә шул. Мин, тынычланып урыныма яту белән, әкрен генә текелдәгән машина тавышына йоклап китәм. Ә иртән торуыма – урындык артына апам белән миңа дип тегелгән, үтүкләп куелган күлмәкләр эленгән! Хәтта кесәләрен, якаларын чигеп, читләрен ызма белән бизәргә дә өлгергән әнкәй. Тик менә кайчан барысында да җитешкәндер, кайчан йоклагандыр – монысы гына миңа гомерлек сер булып кала. Шул иске «Зингер» тавышына йокыга талган чакларның исәбе юк, машина текелдәп тормаса, мин хәтта йоклап китә алмый азаплана идем. Ә әнкәй текте дә текте: дусларына, күршеләренә, туганнарына, балаларына, оныкларына, оныкачларына…. Аның куллары тудырган искиткеч матур күлмәкләргә, зәвыклы итәк-костюмнарга, кешеләрнең шат йөзләренә карап, минем дә тегүче буласым килде. Әйе, тегүче булачакмын, һичшиксез, матур-матур киемнәр тегеп, кешеләрне сөендерәчәкмен!

… Әнкәй камыр баса. Онга баткан куллары шул кадәр җитез йөри ки, мин күзне алмый, аның хәрәкәтләрен күзәтәм. Мичтә шартлап каен утыны яна, казанда аш кайный. Әнкәйнең, тыштагы эшләрен бетереп, өйгә кергән чагын мин көтеп алам. Хәзер камырны формаларга тутырып, кабарырга куячакбыз, аннары ул миңа бушап калган чүпрә чиләген кырырга кушачак. Мин аны әнкәй кушканча матур, чиста итеп эшләргә тырышам. Шуннан соң бер-ике суган чистартып турап, без аны мичнең иң алдында пешкән кечкенә икмәк эченә салачакбыз. Эй, тәмле дә була инде шул суганлы ипикәй! Гомумән, әнкәйнең күмәч-пәрәмәчләрен, шәңгә-коймакларын бик мактыйлар. Аеруча, бәлешләре килешә аның. Әнкәй иттән дә, бәрәңгедән, кабактан да, баланан да пешерә бәлешләрне. Безне бәлешләрне матур итеп ябарга өйрәтергә дә онытмый. Камырдан «үреп» күмәчләр ясаганда, вак бәлешләрнең өстен бизәгәндә «синеке бигрәк матур чыга, кулың килешле» дип мактап алса, түбәләр күккә тиеп китә. Мондый сүзләрдән соң тагы да тырышыбрак, дәртләнебрәк эшлисең. Эчтән генә, үскәч, пешекче булырмын әле, әнкәй кебек шундый тәмле-тәмле ризыклар пешерермен, дип уйлыйсың.

Бер вакыт, бик күп еллар үткәч, мин кибеттә «француз икмәге» дигән язуны күреп, кызыксынып якын килдем. Ныклабрак карасам, астына вак кына хәрефләр белән «суганлы ипи» дип язылган. Сатып алдым да, түземлегем җитми, тукталышта ук икмәкне сындырып, кабып карадым. Нәкъ балачакта әнкәй салган икмәк тәме иде бу! Кырыктан узган хатынның, үзалдына елмая-елмая тукталышта ләззәтләнеп икмәк ашавы бик сәер күренеш булгандыр, анысы, әмма мин үземне азга гына булса да балачакка, әнкәй янына кайткандай хис иттем. Ә үзем: «Шулай, французларча, икмәк пешерергә кайдан белгән икән минем әнкәй?» – дип, уйладым.

…Алты баласын, тормыш иптәшен, үз әнисен, бианасын тәрбияләп ашаткач, әнкәй үзе дә өстәл артына утыра. Ясап алган чәен ул чынаякка салып эчә. Әмма авырайган күз кабаклары йомыла да, әнкәй өстәл артында утырган килеш йокымсырап китә. Кайнар чәе өстенә түгелеп, пешә күрмәсен дип, минем котым алына. Сак кына аның кулларына кагылам, ул уянып китә, миңа карап елмая. Ә инде, чәен эчеп бетергәч, бөтен өй эче, бөтен авыл йокыга талганда, минем өчен иң бәхетле минутлар җитә. Сары шкафның тартмасыннан әнкәй таушалып беткән китапларны чыгара. Һәм без икәүләп серле әдәбият дөньясына чумабыз. Һади Такташ, Абдулла Алиш, Муса Җәлил китапларын әнкәй миңа кычкырып укый. Хәер, укымый, ә сөйли. Җиде класс белемле әнкәй аларның күбесен, олы-олы поэмаларны яттан белә һәм тасвирлы итеп укый иде. Шигърияткә, гомумән, әдәбиятка сөю минем күңелдә шушы татлы минутларда яралгандыр. Йорттагы кайсы гына өстәлнең япмасын күтәреп карасаң да, анда шигырьләр бастырылган гәзитләргә тап булырга мөмкин. Шигърияткә гашыйк әнкәй соңыннан иркенләп укырмын әле дип, аларны җыеп бара. Гәзитләре инде саргаеп беткән, шактый таушалган, әмма өй җыештырган саен, ул аларны ыргытмыйча, тагы кадерләп шунда, урынына, салып куя. Тәмләп, иркенләп укырга вакыты гына әле һаман да җитми дә җитми…

Минем әнкәй – йөзләгән, меңләгән авыл апаларыннан берни белән дә аерылмый. Туктаусыз йөгерә: печәнен дә чаба, малын да карый, утынын да яра, сыерын да сава. Озын толымын ул элек матур итеп өеп йөртә иде, ә хәзерге сирәк чәчләре җыйнак кына итеп үрелгән. Әнкәй әле дә аларны итәгенә ак яулык салып, башын аска иеп тарый да, коелган чәчләрен кулы белән җыеп, учакка яга. Башында – һәрчак җыйнак кына матур яулык.

Интернетсыз чорда, китаплар укудан да мәхрүм булып, ачлыкта-ялангачлыкта үскән, өч-җиде сыйныф белеме булган шушы буын кешеләренең акылына, педагогик осталыгына, зирәклегенә сокланырсың! Ничек түземлеге җиткәндер, әмма әнкәй безне бер тапкыр да кычкырмыйча, тавышын күтәрмичә үстерде. Нотык укып утырмады. Хәер, аның моңа вакыты да булмагандыр. Аның яшәеше, тормыш рәвеше, эшләгән эшләре, сөйләшүе, киенүе, үз-үзен тотышы – безгә тере үрнәк иде. Бар кабатлаганы: «Кешеләргә әйбәт булың, таш белән атканга да аш белән атың», «Эштән курыкмагыз» дигән сүзләр иде. Боларын ул иренмәде, көненә унар кабатлады.

Ул биргән дәресләрне санап кына бетерерлекме икән?! Курчакларга бергәләп киемнәр теккәндә дә, көтү көткәндә, шомырт җыйганда, базда бәрәңге шытыгы кырганда да, түтәлләр утаганда да ул төрле хәлләр-вакыйгалар турында сөйләп, безгә акыл сеңдерә, дөньяның асылын төшендерергә тырыша иде. «Фәлән әбиегезгә чишмә суы кайтарып бирегез», «фәлән кешегә сөт илтегез, сыеры ташлаткан» дигән йомышлары белән ул безне мәрхәмәтлеккә, игелеккә, ярдәмчеллеккә өйрәтте. Әле дә ул шундый. Урамда сату итеп йөргән бер генә кешене дә чәй өстәле артына утыртмыйча чыгармый. Ут караучы, почта таратучы, пенсия китерүче керсенме – һәрберсенә кайнар чәе, җылы ашы әзер. «Салкын йортның коты булмый аның» дип, балаларыннан кайту хәбәре алса, инде бакыйлыкка күчкән күршеләренең йортын ягып җылыта. Аның тәрәзә яңагына биш-алты йортның ачкычы эленгән, без әнкәйне «менә нинди байсың, ничә йортың бар!» дип шаяртабыз, ә ул мәрхүм булган күршеләренең балалары кайтса, олы кунак килгәндәй сөенә, «кайттылар әле!» дип, шатлыгын уртаклашып, безгә шалтырата. Гает бәйрәменә йорты чистарсын дип, ялгыз яшәгән әбиләрнең тәрәзә пәрдәләрен, керләрен алып кайтып юа, мунча ягып кертә. Бер баласы да булмаган әби-бабайлар гүр иясе булгач, алар рухына корбан чалдыра. Кешеләрне ничек шулкадәр яратып була икән дип, кайчак мин аңа аптырыйм, хәтта.

Мин сине гомер буе жәлләдем, әнкәй. Чөнки синең бар күргәнең – үзебезнең кечкенә авыл белән район үзәге арасы, балаларга кунакка барып кайтуыңны исәпләмәсәң, башкача дөньяга чыгып йөргәнең дә юк. Гомер буе эш тә эш: сыерлар, бакча, печән, утын… Җитмәсә, алты бала! Бервакыт мин сиңа бу турыда әйттем дә әле. «Әнкәй, сиңа бер-ике генә бала табып үстереп, үзең өчен яшисе калган! Болай, үзеңә бөтенләй вакытың калмый», – дип әйтә салдым. Ә син, аптыравыңнан, урындыкка утырдың.

– Ә мин сезне алты гынасыз дип азсынам. Җиде булсагыз – җиде шатлыгым, тугыз булсагыз– тугыз шатлыгым булыр иде! – дип җавапладың. – Мин бик бәхетле, балакаем, кемнедер кайгырту, кемдер өчен яшәү, көтеп алыр кешең булу – үзе бәхет ул, – дип тә өстәдең.

Әйе, көтәсең шул. Һәр ял, һәр бәйрәм саен, бәлки кайтырлар дип, ашыңны җитештерәсең, бәлешләрең саласың. Ә инде кайтсак, бала-чагадай сөенәсең, оныкларыңны сөеп туя алмыйсың. Ярты төнгә кадәр сөйләшеп утырбыз, ә иртән торсак, балачактагыча, киемнәрнең сәдәфләре ныгытылган, элгечләре тегелгән, син чырагачка тыгып, мичкә кибәргә куйган җылы оекбашларны кулга тоттырасың. Кайчан җитешкәнсең?! «Әнкәй, нигә юдың инде шуларны, син түгел, без сиңа ярдәм итәргә тиеш ләбаса!» дип ачуланабыз. Ә син башкача булдыра алмыйсың, безне караудан-тәрбияләүдән үзеңә тәм табасың. Безгә әнкәй кешенең үрнәген күрсәтәсең. Әлбәттә, синең кебек булуы искиткеч авыр. Балалар тыңламаган чакларында «өлеш» биреп аласы, кычкыртасы, кайчак туктаусыз яңгыраган «ә нигә?», «нилектән?» «ни өчен?»нәреннән колакны каплап торасы килә. Түземлек җитми, һәр сорауларына җавап бирергә, җентекләп аңлатырга шулкадәр сабырлык, вакыт кирәк. Әле безнең абзар тулы мал да, унар сутый бәрәңге бакчасы да, кишер-чөгендер түтәлләре белән тулган алгы як бакча да юк. Суны да синең кебек әллә кайдан чишмәдән ташыйсы юк – краннан ага, утын әзерлисе: кисәсе, ярасы, өясе, кочаклап ташыйсы түгел – батареялар һәрчак җылы. Шулкадәр мәшәкатьләрең белән син, әнкәй, безне тәрбияләргә ничек җитешкәнсеңдер? Шуларны уйлый-уйлый мин хәйран калам. Шуңа да балалар бакчасын да, төрле түгәрәкләрне дә (алар бездә булмады да, юк та) үзләре алмаштырган авыл апалары алдында баш иясе килә. «Чын тормыш, чын матурлык авылда ул, балам. Ул гипермаркетларыгыз миңа кирәк тә түгел, монда – сәхрә, җәннәт – шушында» – дисең син. Шәһәрдә эшсез үскән балаларның синең белән бергәләп чебиләр ашатып йөрүен, тырыша-тырыша бакча утавын, җиләк җыюын күреп сокланам. Син, һаман да шулай, бер үгет-нәсихәтсез, уен-көлке белән аларны эшкә җәлеп итә, өйрәтә беләсең. Һәр сүзеңдә – тирән мәгънә, акыл. Шуңадыр да, алар сиңа тартыла, сине бик ярата, яныңа кайтырга ашкынып тора.

 

Гөлнара Гыйлемханова

Фото: https://vk.com/

Дәвамын алдагы көннәрдә сайтыбыздан укый аласыз.

«Мәйдан» №4, 2020 ел.


Комментарий язарга