Логотип «Мәйдан» журналы

Әнкәй (дәвамы)

... Мин табиб та, пешекче дә, тегүче дә булмадым. Соңрак аңладым: хуҗабикә, әни булу – болай да әлеге һөнәрләрне үз эченә ала икән. Әнкәй безне олы һөнәргә – хатын-кыз булырга өйрәткән, дөнья көтәргә...

... Мин табиб та, пешекче дә, тегүче дә булмадым. Соңрак аңладым: хуҗабикә, әни булу – болай да әлеге һөнәрләрне үз эченә ала икән. Әнкәй безне олы һөнәргә – хатын-кыз булырга өйрәткән, дөнья көтәргә әзерләгән. Кызым чыршы бәйрәменә бер көн кала, Мальвина булам, дип әйтеп салгач, тиз генә кулдан мәреп күлмәк теккәндә, яисә акчасы җитми торганда үземнең иске тунны «печеп», шуңардан улыма яңаны юнәткәндә, әнкәйнең «камырга берәр кашык бал салсаң, тиз күтәрелә ул» дип үзалдына сөйләнгән киңәшләрен искә алып, кунакларга бәлеш салганда, кайчандыр әнкәй укыган шигырьләрне сәхнәдән сөйләп, алкышлар яулаганда, балачактан эшкә өйрәтүе, рухи дөньябызны баетуы өчен мин аңа чиксез рәхмәтлемен. Без бәләкәй чакта аның «адресламый» гына сөйләгән сүзләре, еллар үткәч, торып-торып искә төшә, ярдәм итә. Гади авыл хатынының нинди оста психолог, педагог булуына мин тагы бер кат аптырыйм. Шул вакыт бу киңәшләрне безгә төбәп сөйләсә, каршына утыртып нотык укыса, без аларны тыңламаган да булыр идек әле. Ә бит әнкәй ничек итеп аларны безгә «сеңдерергә» белгән!
...Бервакыт уеннан тәмам арып, ахирәтләремнең идәнендә сузылып ял иткәндә, күзем матчага кыстырылып куйган бер агачка төште. Карале, дип уйладым мин, мондый әйбер безнең дә түшәмдә бар бит, нәрсәгә кирәк икән соң ул? «Бәй белмисеңмени, ул бит – акыл чыбыгы, шуның белән суктылармы – акыл керә! Тыңлый башлыйсың», – дип аңлатырга ашыкты ахирәтем. Мин өйгә хәлем бетеп йөгереп кайтып кердем. Әнкәйдән нигә аларның безне әлеге агач ярдәмендә бер дә акыллы итәргә тырышмаулары турында сорадым, үпкә белдердем хәтта.
– Ул – чыннан да акыл чыбыгы. Әмма аның шунда торуы да бик җиткән, ул сезгә акылны шуннан гына биреп тора, менә шундый могҗизалы таяк ул, – дип, чак көлеп җибәрмичә, аңлатырга, самими баласын юатырга ашыкты әнкәй. Хәзер, еллар үткәч, шул чыбыкның бер вакытта да безнең сыртларга кагылмавына, әнкәйнең таякны матчадан төшерми генә безне тәрбияли алуына, чиксез сабырлыгына, зирәклегенә сокланам. Шундый акыл чыбыкларыннан да акыллырак әниләргә чиксез рәхмәтле мин.

Әтекәчкәем


– Әтекәчкәем!
Мич алдында коймак пешергєн әнкәемнең шулай кычкырып җибәргәненә йөгереп киләм.
Табагачының эсселәнгән тимерен ялгыш тоткан икән. Кабарып чыккан бармагын әнкәй салкын суга тыгып ала да, эшен дәвам итә – мичнең кызуында чәйлек коймак пешереп җитешергә кирәк...
...Әбиләр чуагының бер көне. Шаулаша-гөрләшә бәрәңге алабыз: кемдер казый, кемдер чүпли, кемдер балчыгы кипкән бәрәңгеләрне чиләкләргә тутырып тора. Әнкәй аларны көянтәгә элеп, базга ташый. Минем дә эш каты: тамаклары өзлексез кибеп торган «бәрәңгече»ләргә өйдән су чыгарам. Карагат кайнатмасы белән бутаган су тулы чираттагы банкамны күтәреп чыкканда, каршыма көянтә аскан әнкәй килә иде. Бакча тигез булмаганлыктан, ул югарырак. Артындагы кояш, аның яулык астыннан тузгып чыккан чәчләрен нурларына манчып, алтын итеп күрсәтә. Әнкәйнең көянтәле силуэты әкиятәге су анасын, патша кызларын хәтерләтә. Мин туктап калып, бу матур күренешне карап торган арада, тырпаеп калган бәрәңге сабагына эләгеп, әнкәй абынып китте. Бакчага аның тавышы таралды:
– Әтекәчкәем!
...Бөтен күкне каплап алган кара болыттан куркып, без, бала чагалар, өйгә кереп җыелабыз. Соры тавыкның чебиләрен тартмага тутырып кергән әнкәем утларны сүндереп, тәрәзәләрне ябып куя. Инде яңгырның олы тамчылары тәрәзәгә бәрә башлаганда гына, исенә төшеп:
– Әтекәй генәм, абагалар калды бит! – дип чыгып йөгерә. Заготовительгә тапшырасы абага тамырларын, кибәргә дип, өй түбәсенә салган идек шул. Безгә әнкәй артыннан чыгып йөгерүдән башка чара калмый.
...Авыл кибете алдына килеп туктаган автобус янына орден-медальләрен таккан ветераннар җыела. Аларны район үзәгендә үтәчәк Җиңү бәйрәменә багышланган тантанага алып баралар икән. Күршедә генә яшәүче өч бертуган – Зәки, Заһит, Хәмит абыйларның урамнан үткәнен әнкәй күз яшьләрен сөртеп озатып кала.
– Исән кайтсаң, син дә бүген ветераннар арасында булыр идең, әтекәчкәем, – дип үзалдына сөйләнә ул.
Әтекәчкәем… Бәләкәй чакта әнкәйнең шулай дип әйтүе миңа бик сәер тоела иде. Чөнки үзебез, егылсак та, авыртынсак та, әнкәйгә елышабыз. Башкалардан да андый сүзне ишеткәнем булмады, шатлык яки авырлык килгәндә, гадәттә, без әнкәйләрне телгә алырга күнеккән. Үсә төшкәч, берничә тапкыр бу турыда сорарга уйлаганым да булды, тик бу сөйләшүнең әнкәй өчен сагышлы икәнен күңелем белән тоемлый идем, аны гел күңелле генә итеп күрәсе килгәнгә микән, сораганым булмады.
Бервакыт авылга «кәртичкә зурайтучы» килде. Фотосалоннар олы шәһәрләрдә, район үзәкләрендә генә урнашкан заман иде ул. Шуңа да хезмәткәрләр авылларга чыгып, фотохезмәтләр күрсәтәләр иде. Әтисенең фотосын зурайтып, рамлап кую теләге күптән бар иде әнкәйнең. Әмма кадерле мирас булып сакланып калган бердәнбер фотосурәтне чит-ят кешегә биреп җибәрергә дә курка – югалтып-нитеп куйсалар? Аптырабрак калган әнкәй саргаеп беткән фотоны күкрәгенә кыскан килеш тора бирә. Кәртичкә зурайтучы абзый да аның шикләнүләрен сизде бугай: «Апа, минем дә әтием сугышта үлеп калган, сезнең өчен кадерле рәсемне исән-имин килеш кире кайтару минем өчен – намус эше», – дигәч кенә, базнат итеп биреп җибәрде. Бер айдан безнең стенада башына пилотка, өстенә – костюм кигән дәү әти белән нәнәемнең зурайтылган сурәте барлыкка килде. «Ясалмарак килеп чыккан, мондый затлы кәчтүмне әткәемнең кигәне дә булмагандыр, нигә үз киемендә генә калдырмадыгыз?» – дип башта ризасызлык белдерде әнкәй.
– Солдат килеш ул сезнең күңелләрдә саклансын, ә балаларыгыз, оныкларыгызга истәлеккә калачак сурәттә, әйдә, костюмнан булсын, – дигәч, фотограф белән килешеп, рәхмәт әйтеп, фотоны алып калды.
Әнкәй – сугыш елы баласы. Үз әтисен ул беркайчан да күрмәгән. Шушы рәсемнән кала, әтисе белән бәйле аның бер истәлеге дә юк. Нәнәебез тормыш иптәше Вәсбирахман сугышка киткәндә көмәнле калган. Ноябрь аенда дәү әтидән хат килә: «Дания, бүген төшемдә кызыбыз бар икән дип күрдем. Шундый ачык итеп! Ап-ак тәнле, зәп-зәңгәр күзле кызчык. Шундый дәвамым булса, сакла аны, ә мин сезнең өчен үземне жәлләмичә сугышачакмын. Без барыбер җиңәчәкбез!» – дип яза ул. Кызганычка каршы, дәү әтинең бу соңгы хаты була. Ул аны нәкъ кызы туган көнне 16 ноябрьдә язып сала... Төше юш килә: зәңгәр күзле кыз бала таба нәнәй. Күп тә үтми, икенче хат дәү әтинең үле хәбәрен китерә:
«Садриев Вәсбирахман Львов шәһәре янындагы сугышларда батырларча һәлак булды», – дип язылган була анда. Шулай итеп, дәү әти җиңү өчен башын сала, нәнәебез 32 яшендә тол кала. Әнкәй – дәүәтинең жирдә калган бердәнбер дәвамы.
Әнкәй еш кына нәнәйнең кечкенә сандыгында сакланган шушы ике хатны алып карый торган иде. Карый да елый. Әкрен генә, тавышсыз гына. Шул вакытларны миңа әйтеп бетерә алмаслык авыр була иде. Әнкәйне бер генә дә елатасы килми. Моның өчен ни эшләргә кирәклеген уйлап таптым: күз яшьләренә батыра торган кәгазь кисәкләрен көннәрдән беркөнне тотым да ... утка ыргыттым. Ялкын телләре камап алган хатларны әнкәй шәйләгәндә, соң иде шул инде.
– Әткәкәчкәем, әтекәем! – дип өзгәләнде кулларын пешерә-пешерә ут эченнән хатларны тартып алырга тырышкан әнкәй, тик коткарып кала алмады.
Балачактагы шул адымым өчен миңа әнкәй алдында әлегә кадәр оят. Әлеге хатларның иң кадерле кешесе – әтисеннән булуы, аны беркайчан да күргәне булмавы, хәтта кайда җирләнгәнен дә белмәве турында сөйләгәннән бирле минем күңелдә йөк ята. Шул чакта хатаны ничек тә төзәтергә, дәү әтинең каберен эзләп табарга дип, үз-үземә ант иткән идем, тик әлегә кадәр җепнең очына чыгалган юк. Инде әнкәй яше буенча әтисеннән күпкә олырак, үзем дә дәү әтинең яшен узып киттем, әмма һаман әле аның каберенә туган як туфрагын салалган юк – солдатларның каберләре әле булса якын кешеләрен көтеп ала алмый. Сугыштан соң 73ел узды, әле һаман билгесез каберләр җитәрлек...
– Күзләреңне йомдырган кешеләр булдымы икән. Кай җирләрдә ятасың микән, әткәкәчкәем? – дип, стенадагы сурәт белән сөйләшә әнкәй.
Әнкәйнең үзенең балачагы турында озаклап сөйләгәнен хәтерләмим. Бары тик теге вакытта, мин фронттан килгән хатларын яккач кына, күз яшьләре аша әйткәннәре хәтердә уелып калган. «Без – сугыш ятимнәре, атасыз үскән буын. “Әти” дигән сүзне бер тапкыр булса да әйтеп карарга тилмергән балалар без. Итәгенә утыртып аркабыздан сөяр кешеләребез ил өчен башын салган. Безнең ишеләр бик авыр үстек. Күрше кызының бер аягы киселгән әтисе кайткач, Ходай Тәгаләдән: “Аллакаем, зинһар, әтиемне кайтар, ике аягы булмаса да, кайтар, – дип ялвара идем. Тик ул кайтмады…» дигән иде ул шул вакытта. Күрәсең, аның бала күңеле ятимлекне бик авыр кабул иткәндер. «Әтекәчкәем!» дип, күңелләрне актарып чыгарлык итеп әйтүләре дә, сагынуыннан, сагышыннан булгандыр.
... Әнкәйгә быел 75 яшь тулды. Без туган йортта аның бәйрәменә җыелдык, һәрберебез әнкәйне сөендерерлек бүләк алып кайткан иде. Ира апам иңнәренә мамык шәл салды.
– Әтекәчкәем, матурлыгы! – дип елмайды әнкәй. – Ничек матур итеп эшләгәннәр! – мин аның бу сүзне елмаеп, күтәренке кәеф белән әйтүен беренче тапкыр ишеттем. Күңелдә ничектер шундый җиңел, рәхәт булып китте. Бу вакытта хәтта дәү әтиемнең стенадагы сурәте дә безгә елмая кебек иде...


Гөлнара Гыйлемханова


Фото: https://vk.com/


«Мәйдан» №4, 2020 ел.

Комментарийлар