Логотип «Мәйдан» журналы

Әниләр

Без өзелгән чакта ялганыргаЯрый әле сез бар, әниләр!Җылы кочагыгыз һәрчак кирәк,Сез бар чакта, без гел бәбиләр! Еракларда калган балачактанҖитәкләп үк килгән әниләр,Үз кешеңне тоеп яшәгәндә,Олы б...

Без өзелгән чакта ялганырга
Ярый әле сез бар, әниләр!
Җылы кочагыгыз һәрчак кирәк,
Сез бар чакта, без гел бәбиләр!
 
Еракларда калган балачактан
Җитәкләп үк килгән әниләр,
Үз кешеңне тоеп яшәгәндә,
Олы бәхет янып-көюләр.
 
Язмыш бер-бер артлы сыныйм диеп,
Куйган чакта олы киртәләр.
Балам, диеп иңгә кагылганда,
Зур-зур кайгылар да чигәләр.
 
Явызлары йөрәкләрне тырмап,
Салган чакта сүнмәс учакка.
Мин көчле, дип торып басыр өчен
Әнкәй сүзе кирәк шул чакта.
 
Сез булганда гына бәхет тулы,
Тамырланып чәчәк атабыз!
Түгелердәй ташып аккан чакта,
Без һәрвакыт сезгә кайтабыз!
Сез бар чакта, без гел янабыз!
 
Алинә ХИСАМИЕВА

Фото: https://ok.ru/

 
«Мәйдан» №8, 2020 ел.

Комментарийлар