Салкын көздә табигатькә
Яз китерә бу бәйрәм.
Саран кояш нурларында
Наз китерә бу бәйрәм.

3

Йөзләргә елмаю сибә,
Нур өләшә күңелгә,
Өйләргә сыймый, дөньяга
Җыр – моң булып түгелә.
Әниләр бәйрәме бүген –
Бәйрәмнәрнең олысы.
Һәр туган яңа таң өчен
Без әнигә бурычлы.
Тәбрик итик әниләрне,
Юллыйк ихлас теләкне.
Гомер язын бүләк иткән
Ана – тормыш терәге.

 

Әни

Гади генә бер сүз «әни» —
Ә күпме аклык, сафлык анда!
«Әни» диюгә җылылык
Һәм ышаныч туа җанда.
Җылы куеныңа сыенып,
Җил-яңгырны мин белмәдем.
Алтын канатлы балачак
Насыйп булсын һәркемгә дә.
Сабырлыгың, түземлегең
Кыя-тауга тиңләшерлек.
Йөрәк җылың, җан рәхәтең
Җәйге кояш көнләшерлек.
Кичер,әни, чәчләреңне
Ак карларга манган өчен,
Нурлы йөзеңә борчудан
Җыерчыклар салган өчен.
Рәхмәт, әнием, бердәнберем,
Миңа гомер биргән өчен,
Бар дөньямны мәхәббәткә,
Сөю-назга күмгән өчен.

 

Әнине юксынып

Ял көннәре җитсә, йөгерә-атлый,
Кайта идем әни янына.
Чәй кайнаган, мин яраткан сыйлар
Көтеп тора иде табында.
Бергә-бергә тәмләп чәй эчүләр,
Хәл сорашу, серләр бүлешү…
Шундый рәхәт иде ул мизгелләр,
Бәйрәмгә тиң иде күрешү.
“ Көтеп алган бердәнбер ялыңда
Атна саен нигә киләсең?
Телефон аша сөйләшеп торабыз,
Көнгә бит биш хәлне беләсең…
Килүләре бигрәк уңайсыз шул,
Ярты көнең юлларда үтә.
Өеңдә бит тавык чүпләсә дә
Бетерә алмас эшләрең көтә…”
Шулай сөйли, ә үзенең, күреп торам,
Шатлыгыннан балкый йөзләре.
Тагын ялгыз каласы исенә төшеп,
Моңсуланып китә күзләре.
Әни янына килеп яту белән,
Ни хикмәттер, шундук оета.
Ә ул — анысын иртән генә беләм –
Минем белән “сөйләшеп” ята.
Иртән торуга ачы коймак әзер.
Кай арада өлгерә пешереп?
Ул коймакның тәмле серенә
Һаман әле булмый төшенеп.
Үзе сыйлый һәм мине кызгана:
“Ничек кенә кайтып җитәрсең?
Өстеңә дә юка киенгәнсең,
Юлда торсаң, өшеп бетәрсең”.
Мәҗбүриләп бияләйләр бирә,
Кул өшесә, алып кияргә.
Оныкларга күчтәнәчләр төйни.
Ничек инде буш кул җибәрсен!
Капка төбенә чыга озатырга,
Эскәмиядә кала утырып.
Җибәрәсе килми, сизеп торам,
Күз яшьләрен ала сыпырып.
… Төн буена керфек какмас идем,
Утырыр идем тыңлап сүзләрен.
Таш яуса да юлга чыгар идем,
Күрер өчен әни күзләрен…

 

Әниле көннәр

Әниле көннәр — төш кебек өннәр,
Әниле көннәр — иң якты төннәр,
Әниле көннәр — елмая гөлләр!
Әниле көннәр!
Әнисез көннәр — төн кебек көннәр,
Әнисез көннәр — чиге юк төннәр,
Әнисез көннәр — боеккан гөлләр…
Юатыр кемнәр?
Мин — ана.
Әнием дип өзелеп торган
Ике кызым бар минем.
Шулар белән мин бәхетле,
Өметле килер көнем.
Мин – ана. Балаларымның
Гамьнәре белән яшим.
Алар шатланса – шатланам,
Боекса – түгәм яшем.
Салкын җилләр иссә әгәр,
Куеныма алам, саклап.
Хәвеф-хәтәр, борчуларга
Мин гүя тимер калкан.
Мин – ана. Килер көннәрне
Кояшлы, якты юрыйм.
Мин – ана. Бар балаларга
Бәхетле язмыш сорыйм.

 

Соңлап аңлау

Балачакта кайчак сүз тыңламый,
Гамьсезлеккә салсак күңелне,
Әйтә идең: «Бер аңларсыз әле,
Үсеп әни булгач үзегез».
Гомер аргамагы шәп җилдерә,
Шук кызлардан булдык әниләр,
Тормыш йөге инде җилкәләрдә,
Гаилә мәшәкате, бәбиләр…
Инде хәзер алар сүз тыңламый,
Хәвеф-хәсрәт сала йөрәккә.
Үзебез дә шундый булганбыз бит,
Димәк, безгә шулай кирәк тә.
Кабатлыйбыз, әни, синең сүзне,
Килер көнгә ясап ишарә.
Гамьсезлеккә килеп төртеләбез:
Ничек аңлатырга, нишләргә?
Бәлки кайгырырга кирәкмидер,
Вакыт мәҗбүр итәр аңларга.
Ана бала диеп ут йотса да,
Бала күңеле була далада.

 

* * *

Туган йортым төшкә керде.
Туган йортым тагын төшкә керде…
Үзе якты, җылы, әниле…
Аерыласым килми шушы төштән –
Аңлыйсыздыр минем хәлемне.
…Җәйге көндә әни ипи баса,
Сау-сәламәт, үзе шундый шат.
Мөмкин булса, шушы изге төшне
Тагын күрер идем кабатлап.
Туган йортым хәзер ятим инде,
Өзелеп көтәр әни юк анда.
Чынга ашмас татлы төш-хыялым
Сагыш уты кабызды җанда…

Римма Гайнанова,
Башкортстан, Чакмагыш районы, Яңа Каръяуды авылы


Комментарий язарга