Логотип «Мәйдан» журналы

Әни

Һәр көн саен нурлы йөзең күреп,Безнең күңелне дә нур баса.Җаныбызга урын табалмыйбыз,Күзеңнән наз сибелеп тормаса.Көннәребез Һәрчак матур безнеңСин гел көләч Һәм сау булганда,Йөргән юллардагы Һәр эзеб...

Һәр көн саен нурлы йөзең күреп,
Безнең күңелне дә нур баса.
Җаныбызга урын табалмыйбыз,
Күзеңнән наз сибелеп тормаса.
Көннәребез Һәрчак матур безнең
Син гел көләч Һәм сау булганда,
Йөргән юллардагы Һәр эзебез
Догаларың белән тулганда.
Мең-мең рәхмәт, әни, барысы өчен! –
Без дә сиңа изге теләктә.
Син бит Һәрчак безнең җаныбызда,
Син бит Һәрчак безнең йөрәктә!
 

Флера ТАРХАНОВА


Фото: https://ru.freepik.com/photos/tree'>Tree фото создан(а) wirestock - ru.freepik.com

Комментарийлар