Кайсысы ваткан инде бу чынаякны? Илшаттыр. Ай, хәйләкәр төлке. Китаплар артына яшерүен күр әле син. Үзе бер сүз дә әйтмәде бит! Хәерсез…
Берьялгызы тынычта калудан файдаланып, Даимә өй җыештырып алырга исәпләде. Төшке аш арасында бераз вакыт тапты: тәртип салырга кирәк. Биш баланы берүзеңә карап бетерүе дә читен. Җитмәсә күбесе – малайлар. Бердәнбер кызга әле ун яшь кенә, аңардан әллә ни күп эш таләп итә дә алмыйсың.
Читтән авылга күчеп кайтты алар. Шәһәр тормышын Даимә бик яраткан иде үзе. Җылы суы дисеңме, кешечә яшәү шартларын әйтәсеңме – авыл тормышыннан күпкә яхшырак инде. Бер телем икмәк өчен чәчең белән җир себерешле түгел. Сигез сәгатеңне эшләп кайт та – вәссәлам! Кино кара, кибеткә бар, юын-киен, үзеңне кайгырт, һичьюгы урамга чыгып һава сула. Ә монда бит ял иткәндә дә эшләргә кирәк. Бәрәңгедән кондыз чүпләгәндә, себерке бәйләгәндә, кул эше эшләгәндә, дигәндәй. Их, әгәр Әхтәме шәһәргә күчик дисә, Даимә ике дә уйламас иде. Китәр дә барыр иде бүген үк. Тик менә… анда көтеп торучысы гына юк шул, җитмәсә биш балаң белән… Хәзер авылга тамыр нык береккән инде. Әби-бабайларның җәсәде дә мондагы туфракка сеңгән…
Эшне төгәлләп, идәннәрне юып чыгарам дигәндә, кышкы суыктандырмы, яшь бозау тавышы чыгарып капка ыңгырашып куйды: йортка кемдер керде. Даимә, чүпрәген идәнгә ташлап, түр яктагы кырый тәрәзәгә үрелде. Кереп килүче Илшат иде – Даимәнең өченче улы.
– Аббау, бу тагын Бөркет Чишмәдән интернаттан кайтып килә. Тагын үз туксанын тукыр инде, укудан кайтыр өчен кырык сәбәп санар. Урта мәктәп үзебездә генә булса иде дә соң, – үзалдына сөйләнә-сөйләнә, Даимә эшен төгәлләргә уйлады.
Лып итеп ишек ябылгач, чүпрәк сыга-сыга, башын күтәреп Илшатка төбәлде:
– Нәрсә дип көпә-көндез кайттың инде?
– …
– Әле бит атна уртасы гына.
– Ашарга ризыгым бетте…
– Ялганлама, мәктәп ашата бит. Барысы да җитеш, интернат бүлмәләре җылы, ике авыл арасында иләнеп йөрмәсеннәр, укуга күңел салсыннар дип, узган җыелышта кат-кат кисәттеләр. Нәрсәгә тупырдап кайтып кердең инде?
– Бөркет Чишмә малайлары кыйный, акча сорыйлар!
Әни кеше кыза башлады:
– Укытучыларга әйт. Тәрбиячеләр шуңа куелган бит. Кешене кеше рәнҗетергә тиеш түгел, хәзер коммунизм диген. Рус теленнән «икеле»ләреңне дә төзәтмәгәнсеңдер әле?
– Мин тырышсам да, төзәтми ул Хафиз. Син тракторчы малае, сиңа рус теле нәрсәгә кирәк соң? Барыбер авылда калачаксың, ди. Даимә чәчрәп ук чыкты:
– Ә син шуңа канәгать булып, монда кайттыңмы? Муеныңны сузып? Ә?
Башыңны бәрә-бәрә укыйсы урында. Бер хәсрәтең юк, өстең-башың бөтен, ач түгел: укы да укы. Ә син ике авыл арасында трай тибеп вакыт уздырасың. Шулай күбрәк юкны бушка аударып йөрсәң, Хафиз сүзе рас килер дә әле! Начар укысаң, йөрерсең аннары атаң кебек алкаш исеме күтәреп!!!
Даимә чүпрәген чапылдатып чиләккә ташлады. Бу көннәрдә барысы да бергә җыелган иде. Әхтәмнең яхшы ук салгалап кайтып кичен ызгыш чыгулар, үсеп килүче биш баланың хәсрәт-мәшәкате арту, эштә көн-төн бил бөгүеңә карамастан, аз акча түләүләре дә – болай да «пар казанын» кайнатып тора иде. Илшатның тыңламыйча үзсүзләнеп кайтып керүе, укуын өзеп йөрүе, соңгы тамчы булды.
Әнисеннән җылы сүз ишетмәгән бала бусагада таптанып торды да чыгып китте. Язмышын сүгә-сүгә, Даимә ялт-ялт иттереп кенә идәнне юып чыкты, чүпрәген сыгып киртәгә чыгарып элде. Өй эчен тәртипкә салып бетерим дип караватка капланган урындыкларны алып урнаштырды, паласларны кагып җәйде. «Бусы булды бугай», дип кулларын юып, аш куеп җибәрде. Бәрәңге әрчергә утырды. Шулчак кылт итеп Илшатын уйлап куйды:
– Соң, бу баланы мин ашатмадым да бит… Бәрәңгесен сулы тирән тәлинкәгә чумдырып, пычагын куйды да хуҗабикә янә түр якка атылды. Урта тәрәзәгә сарылып Бөркет Чишмә юлына күз салды. Куллагач тавыннан үргә таба атлаучы бер нокта шәйләнә. Бу шул Илшат инде. И бала! Ач килеш борылып китеп барган… Үзем дивана инде. Катырак бәрелдем бугай. «Аларга каты тормасаң башка менә башлыйлар бит!» – бу Даимәнең күңел түреннән аваз салган эчке тавышы иде. Ул аның шушы гамәлен хуплап «адвокат булып» маташа. Ә дөреслектә, Даимә үзен акларга теләп сыныкны сылтау итәргә тырыша иде.
Бала, Бала! Бәгырь җимеше… Әнисенең күпме тыңласаң да үзәкне өзә торган бер хикәясе Даимәнең йөрәк кылларын чиертеп, хатирәләр сандыгына кагылып узды. Аны тыңлаганда, Даимә тын кала һәм күз яшьләрен тыя алмыйча тыңлап утыра иде. Әнкәсе Хөснелхәят карчыкның күңел дәфтәрләрен актарганда сирәк чакларда гына искә төшерә торган авыр вакыйга ул.
– Гаиләдә мин өченче бала идем, – дип башлый иде сүзен әнисе. – Дөнья нужасын җитәрлек татыдым, шөкер. 1911 елны уналты яшемдә авыл егетенә чыктым. Бер-бер артлы биш балам туды – берсен-берсе күрмәделәр, үлә бардылар. Шулардан бер кызым гына исән калды. Гражданнар сугышы чыккач, ирем яуга китеп гаип булды. Хәнәфия исемле абыем бар иде. Егерме беренче елгы ачлыкта читкә чыгып китеп, ул да югалды. Әти-әниләр инде дөнья куйган иде, шулай итеп, бердәнбер кызым белән дөм ятим калдык. Булган мөлкәтне кадерләп кенә тотсак та бетте – фәкыйрьлеккә төшеп, ач үлемгә дучар ителдек. Күрәләтә үлем көтеп яту ярамас дип, баламны күтәреп, көз көне ризык эзләргә чыгып киттем. Кыш буе тирә-якта бер авылдан икенчесенә күчеп соранып йөрдем. Кем кертә, шунда кунасың. Сабыема ике яшь тулып килә, аны күтәреп йөртә-йөртә беләкләрем тала. Ачлыктан күз аллары караңгылана, хәл юк. Әүвәлге елны каенсеңел Маһирәне дә алып чыккан идем. Берсе ияреп йөрерлек булса да, ике бала белән бик кыен иде. Ни эш табып булмый, ни ризык юнәтә алмыйсың. Шуннан сеңелкәшне каенатам белән бертуган бабасына кайтарып урнаштырдым.
Үз баламны күтәреп соранып йөри торгач та бик арыдым: болай яшәп булмас ахры, дигән уйлар да килгәли башлады. Сугышлы авылында балалар йорты бар икән дип ишеткән идем. Барып белештем – тиз генә калдыра торган түгел. Шуннан үзем ачка киселсәм дә, кызым исән калыр дип, баламны Сугышлы белән Керкәле арасында юл өстендә калдырып китәргә ниятләдем. Берәр узгынчы күрер дә приютка тапшырыр әле, дип үземне юаткан булдым. Юл читенә кызымны утыртып, башына яулыгын ябып, бер егерме адым киткәнмендер, әйләнеп карадым. Бала, бәгырь кисәгем, аягына басарга тели дә лып итеп утыра. Инде ничә көн җүнле ризык заты күрмәгәч, хәле юк. Янына килеп тагын бер-ике мәртәбә кабатлап карадым. Булмый. Утырып тора алмый. Хәзер калдырып китсәң, күреп алучы булмаячак – өшеп үләчәк, йә киек-җанвар азыгына әйләнәчәк бу дигән уй эчемне өшетеп менде дә тамагыма төер булып терәлеп калды – җиргә ятып ачлыкны, дөнья хәсрәтен каргый-каргый еладым.
Февраль ахырлары иде бу. Әкрен генә ябалак-ябалак кар ява. Балам янына килдем, булган чүпрәкләремә төрдем дә «Үлсәк, бергә үләрбез» дип күтәреп киттем. Өстерәлә-өстерәлә барам шулай. Балам да нидер сизенә, сабыем – ике битемнән үбә, хәлсез куллары белән кысып кочарга тели…
Шулай йөри торгач кыш узды, инде карлар эреп яшел үлән калкый башлагач, кайтыр юлга чыктык. Инде ял итәргә утырганда куян тәпие, көпшә кебек үләннәр чистартып ашый да башлаган идек: кызым эч китү хастасына тарыды. Кләмәнтәйгә кунарга кердем. Чуваш карчыгы «Кысыңның хәле шәптән түкел, пелгәненне укы!» – диде. Төн буе керфек какмый укып уздырдым. Таң алдыннан …сабыем җан бирде. Баланың үле гәүдәсен күтәреп, Зирекле Чишмәгә килеп кердем. Мулланы эзләп таптым.
– Кызым, бүген авылда мәет бар, бер картны җыябыз. Балаңны юып кәфенлә дә зиратка илтеп куй. Инша Алла, җиргә иңдерербез, хәсрәтләнмә… – диде ул. Мулла кушканча юып-төреп зиратка күтәреп килдем. Бер җиргә куям, тапмаслар кебек, икенче җиргә куям – моннан да күрмәсләр шикелле. Еллар узгач та, гөнаһсыз нарасыем исемә төшеп үзәгем өзелә… Әтиеңә чыкканчы күргән язмышым инде бу, кызым, 1925 елны әтиегез белән тормыш кордык. Калган ягын үзең дә әйбәт беләсең.

Әлеге тетрәндергеч хикәяне күңеленнән янә бер уздыргач Даимә сулкылдап күзләрен кысты. Җанның ихласлык дулкынында җиһанга ачылган бер мизгелендә әнисенә күңелдән генә вәгъдә биргән иде ул: яхшы иргә чыгып күп балалар табарга, аларны сөеп үстерергә, җил-яңгыр тидермәскә, кулдан килгәнчә күркәм тәрбия бирергә дип калебенә беркеткән иде. Ә бүген? Әманәткә хыянәт килеп чыкты түгелме соң? Газиз баласына үзе үк золым кылды. Күр инде син, ә? Шушыннан соң нинди ана инде мин? Хет ипи дә алмаган бит. Мин дә, чүп өстенә чүмәлә, үземнекен такылдадым, ичмаса. Көн дә җылы түгел, киез итекләрен дә киптермичә чыгып киткән. Җылынып та өлгермәде ахыры, бичара.
Тукта! Хәзер үк куып тотарга кирәк. Барып җиткән булса, укытучысын, тәрбиячеләрен күреп аңлашырга, белешергә. Минем улымны рәнҗетергә берәүнең дә хакы юк. Ул минем йөрәк парәм! И Ходаем-Раббым! Биш бала дип сукранам тагын. Бер баласы да юк кешеләр азмыни? Бишесе дә киләчәктә биш шатлыгыбыз, картлык көнендә таянычыбыз булыр, Алла бирсә!
Ә мин, шайтан коткысына бирелеп, газиз баламны кактым. Үз өеннән куып чыгардым. Чынаяк ватылган, имеш, ә? Ватылмагае – кырылсын шунда. Калганы бар бит… Әхтәмгә килгәндә, эчәр-эчәр дә бер туктар әле. Айныгач ипләп сөйләшеп карарга кирәк булыр. Начармы-яхшымы, эшләп йөри. Биш баланы туендыра, киендерә. Ир кеше – дөнья тоткасы. Ышыкланыр кешең булуына сөенергә кирәк. Алла бирсә, айныр. Дүрт аяклы ат та сөрлегә. Әнә бөтенләй ирсез калган хатыннар да авыл тулы. Ә минем әле, шөкер, арка терәгем бар. Балаларга карата шактый таләпчән, җайланыр насыйп булса, аңсыз кеше түгел.

Даимә әнә шулай, борчуларын берәмләп киштәләргә сала-сала, юлга җыенды. Ара-тирә күз яшьләрен сөрткәләп, ашъяулыкка зур бер түгәрәк ипи куйды, бер банка каймак утыртты, бер әчмуха чәй, берничә йомырка, пешкән ит тыкты.
«Хәзер үк куып тотам. Ерак китмәгән булса, алып кайтырмын. Иртәгә иртән китәр. Укып әллә кем булмас әле. Кеше булсын. Башкаларга игелек итсен дә тәүфыйк-мәрхәмәтен югалтмасын. Аллаһ Тәгалә ярдәменнән ташламас. Юк, юк, болай каты бәгырьле булырга ярамый. Газиз әнисеннән яклау тапмагач, кемгә сыенсын соң? Унбиш яшендә дә бала бит әле ул! Илшатым, улыкаем… Көн кичкә авышкач, юлга чыгып киткәнсең. Әниеңә рәнҗеп атлый торгансыңдыр. Хәзер, хәзер куып тотам мин сине. «Гафу ит, улым, ана хакын хаклый алмыйча, сине кактым. Мин болай эшләргә тиеш түгел идем, кичер мине!» – диярмен. Хәзер…
Даимә шулай үзалдына сөйләнә-сөйләнә киенеп ишеккә йозак салды.
Ачкычны болдырдагы чиләк астына куйды да урам буйлап йөгерде. Берничә минуттан Куллагач үренә таба атлап баручы хатын-кыз гәүдәсе күренде. Аның кулында төенчек иде.


Комментарий язарга