Логотип «Мәйдан» журналы

"Элвин белән 2017 елдан бергә". Модель кыз сүзенә караганда, Элвин Грей ике ел элек үк өйләнгән кеше булып чыкты

Уфа моделе Диана Хәкимҗанова Инстаграм битендә Элвин Грей белән төшкән фотосын урнаштырган. Анда ул җырчының битеннән үбеп төшкән. Комментарийларда аларга матур пар дип котлап язганнар."Иң яхшы көн иң...

Уфа моделе Диана Хәкимҗанова Инстаграм битендә Элвин Грей белән төшкән фотосын урнаштырган. Анда ул җырчының битеннән үбеп төшкән. Комментарийларда аларга матур пар дип котлап язганнар.



"Иң яхшы көн иң яхшы Элвин белән. Сүзләр артык", - дип язган Диана.
"Сез иң яхшы пар", "хәтта чәч төсләрегез охшаш", "матур пар, күптән бергәме?" - дип сораганнар.


"Рәхмәт, 2017 елдан бирле бергә", - дип җавап биргән Диана Хәкимҗанова.


Диана элегрәк тә Элвин Грейга багышлап пост куйган булган. "Ә мин шундый бәхетле. Ә мин тагын да бәхетлерәк 21 көннән соң булачакмын, чөнки Элвинның "хатыны" булуга ике ел тулачак! Кайда гына булмасам, нәрсә генә эшләмәсәм дә ул һәрвакыт минем янымда. Юлъякшин, минем шатлыгымны сүзләр белән аңлату аз, ул шатлык һәрдаим яши", - дигән Диана.


Элвин Грей аңа рәсми битеннән күзен кыса торган смайл куйган.




https://intertat.tatar/sozial-chelter-joldyzlari/elvin-bel-n-2017-eldan-berg-model-kyz-s-zen-karaganda-elvin-grey-ike-el-elek-k-yl-ng-n-keshe-bulyp-ch/

Комментарийлар