Логотип «Мәйдан» журналы

Әлмәттә Клара Булатова исемендәге премия тапшыру тантанасы узды

Кичә, 24 март көнне, Әлмәт дәүләт муниципаль институтында танылган шагыйрә, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Клара Булатова исемендәге премия та...

Кичә, 24 март көнне, Әлмәт дәүләт муниципаль институтында танылган шагыйрә, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Клара Булатова исемендәге премия тапшыру тантанасы узды.
DSCN0109
Әлеге конкурс инде бишенче тапкыр республикабызның төрле район һәм шәһәрләреннән укучыларны һәм студентларны үзенә җыя. Лауреатлар ике номинациядә: фәнни хезмәт һәм иҗади эш номинацияләрендә укучылар һәм студентлар арасында аерым билгеләнә.
Быел әлеге кичә аеруча истәлекле булды, чөнки күптән түгел, 18 март көнне, Клара Булатова 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Лауреатларны котлау белән бергә кичәдә Клара апаның шигырьләренә язылган җырларны, аның үзенә багышланган шигырьләрне ишетергә, укучылар тарафыннан сәхнәләштерелгән әсәрләрен күрергә мөмкин иде. 2015 елгы Клара Булатова премиясе лауреатларының фәнни һәм әдәби эшләрен туплаган "Күңелдә язлар кабатлана" исемле җыентык тәкъдир ителде.
Гомумән, Клара Булатованың иҗатына карата хөрмәт, аерым бер җылылык хөкем сөрде залда. Клара апага озын гомер, сәламәтлек теләп калабыз. Укучыларын киләчәктә дә яңа иҗат җимешләре белән сөендереп торса иде.
viINQr7_8Ko
 
dns_1MNt5pw

Комментарийлар