Логотип «Мәйдан» журналы

Әлмәттә «Бәби театры» эшли башлады

Татарстан дәүләт театрларындагы чираттагы «Бәби театры» Әлмәттә ачылды. Татарстанның бәби театрлары буенча белгече Алмаз Садриев «Әлли-бәлли» - «Баю-бай» спектаклен чыгарды.«Бәби театры» - Россия теат...

Татарстан дәүләт театрларындагы чираттагы «Бәби театры» Әлмәттә ачылды. Татарстанның бәби театрлары буенча белгече Алмаз Садриев «Әлли-бәлли» - «Баю-бай» спектаклен чыгарды.
Әлмәттә «Бәби театры» эшли башлады
«Бәби театры» - Россия театры үсешендә яңа юнәлеш. Аның максаты – баланы тетарның образлы теленә өйрәтү, театрга мәхәббәт тәрбияләү, дөньяга иҗади караш булдыру. Спектакль 0+, яки 1 һәм 2 яшьтән дип билгеләнә. Балалар спектакльне мендәрләргә утырып карыйлар.
«Бәби театры»нда гадәттә сүзләр бик аз кулланыла. Әмма Әлмәт театры башка юлдан киткән. «Режиссер алдына баштан ук спектакльне телле итү максатын куйдык. Мин сүзсез бәби театрлар яклы түгел», - диде Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева.
Әлмәт театры «Бәби театры» өчен үзенең Кече залын җиһазлаган – балалар өчен махсус кәнәфиләр, идәнгә куеп утыра торган мендәрләр алынган. Нәниләр спектакле атнага бер күрсәтелер дип планлаштырылса да, ихтыяҗ зур булу сәбәпле, театрга аны атнага берничә тапкыр күрсәтергә туры клиә. Билетлар сатылып бетә. Зал 50 тамашачыны күздә тота.
Спектакльдә вакыйгалар йорт җиһазы җыю тирәсендә бара. Ике артист уйный-уйный кровать җыялар.

  • «Бәби театры» Минзәлә театрында да эшли, Кариев театрының да бәби курчак спектакле бар, апрель аенда Әтнә театрында да чыгачак.


Фото: Сергей Котов

http://tat.tatar-inform.ru/news/2019/04/05/183959/

Комментарийлар