Логотип «Мәйдан» журналы

Еллар сәйләне

Синең белән минем араларгаСибелсә дә еллар сәйләне,Без күрешкән мизгел чатларындаНик карадың артка әйләнеп? Синең белән минем КүңелләргәСарылса да яфрак ялкыны,Сындыралмас, ахры, көзләрне дәЕгып...

Синең белән минем араларга
Сибелсә дә еллар сәйләне,
Без күрешкән мизгел чатларында
Ник карадың артка әйләнеп?
 
Синең белән минем Күңелләргә
Сарылса да яфрак ялкыны,
Сындыралмас, ахры, көзләрне дә
Егып салган Хәят салкыны.
 
Синең белән минем Язмышларга
Ишелсә да упкын ярлары,
Кыл уртага өзеп гомерләрне
Чыңлап кала күңел зарлары.
 
Синең белән минем Хыялларга
Коелса да бәсләр тамчысы.
Татлы ялкын кала иреннәрдә
Күңелләрдә – сагыш ачысы.
 
Синсез генә килгән Үткәннәргә
Хәтеремдә ничек түзәрмен?
Синең белән минем Киләчәкне
Тәсбих җебе итеп тезәрмен…
 

Альбина ХӘЛИУЛЛИНА


Фото: http://swietta.blogspot.com

 
«Мәйдан» №7, 2020 ел.

Комментарийлар