Еллар дәвамында шактый юллар үтәргә дә насыйп булды.

Юл йөргәндә, әлбәттә, аралашулар, очрашкан кешеләр белән хәл-әхвәлләр белешеп, кайчакларда күз яшьләре аралаш сагышланган чаклар да була иде. Татар милләте дөньяның кайсы гына кыйтгасында яшәми икән дә, еллар агышына кушылып үз тамырларын барламый икән… Шөкер, нинди генә борылышлар, каршылыкларга очраса да, татар кешесе үз милләтенә гомере буе тугры кала алган. Минем үземә дә андый милләтпәрвәр кешеләр белән аралашып, әңгәмәләр корырга туры килде. Шундый бер очшару моннан ун еллар элек Төркиядә эш сәфәре вакытында булды. Истанбулдагы  татар җәмгыятендә Якуб Акчура белән эчкерсез әңгәмә корып утырабыз. Ул үзен Истанбул татары дип сөйли. Әти- әнисе Төркиянең Искешәһәр каласыннан. Бабасының бабалары Татарстаннан киткән булган. Бабасы ул вакытта бик кечкенә була әле. Шул вакытта кинәт кенә бабасының әтисе үлеп китә. Аннан соң бабасының әнисе башка кешегә кияүгә чыга. Бабасы ятим булып үсә. Еллар узгач, ул Күрик дигән авылда төзүче булып эшли башлый. Якуб Акчураның әтисе Гөлтан Ураллы белән туганнар да икән әле. Төркиядә татар авыллары шактый иде, хәзер кимеде инде, дип дәвам итә Якуб абый. Аның әти-әнисе Усмания авылыннан. Алар бу авылга 1893 елда күченеп киләләр. Бүген бу авылда татарлар яшәми, ди Якуб Акчура. Андагы татарларның таралуына Кәбир Камбир дигән кеше сәбәпче икән. Кәбир Камбирнең ата- бабасы Ульян якларыннан күченеп киткән булган. Ул бик гыйлемле кеше булып, Истанбулда завод төзеткән. Шунда эшләргә кешеләр кирәк булгач, Усмания авылына барып татарларны үзенә эшкә чакыра. Минем әти-әнием дә шунда Истанбулга күченә, ди Якуб абый. Мин Истанбулда туганмын. 1955 елда татар җәмгыяте төзеп, телебезне, динебезне, гореф-гадәтләребезне саклап яшибез. Татарлар бар җирдә дә тырыш һәм гыйлемле. Бездә алтын-көмеш белән эш итүче татарлар да күп, – ди ул. Балаларыбызга да үз телебезне бишектән үк өйрәтеп үстерәбез, үз татар җәмгыятебезне саклыйбыз. Әби- бабаларыбызның туган җирен дә еш искә алабыз, Татарстан җирендә аларның кендек каны тамган, алар туган җирләрен сагынып гомер иткән, дип тәмамлады әңгәмәсен Якуб Акчура.

Шундый бер очрашуыбыз Американың Сан-Франциско шәһәрендә яшәүче Оркыя һәм Даян Сафа белән булган иде. Алар тумышлары белән икесе дә Япониядән.Оркыя апаның әби-бабалары Татарстаннан. Бер әбисе Алабуга, икенче әбисе Бөгелмә ягыннан. Бабаларының берсе Уфа губернасыннан, икенче бабасы Минзәлә ягыннан. Даян абыйның әтисе Пермь губернасыннан, әнисе исә Минзәлә төбәгеннән була.

Оркыя апа Япониянең – Коби, ә Даян абый Япониянең Токио шәһәрендә туып-үскән. Оркыя апа башлангыч белемне татар мәктәбендә ала. Даян абый исә, Токио шәһәрендәге татар мәктәбендә 8 сыйныфка кадәр укый. Даян абый әйтүенчә,татарчаны начаррак үзләштерүчеләрне анда 6 сыйныфка кадәр генә укытканнар. Яхшы укучылар исә 8 сыйныфны тәмамлап чыккан.

Оркыя апа лаеклы ялга чыкканчы, 41 ел дәвамында Япония авиакомпаниясендә эшләгән. Даян абый исә, Австралия ширкәтендә экспорт-импорт эшләре белән шөгыльләнгән.

Бүген алар икесе дә Сан-Франциско шәһәрендә уллары һәм кызлары белән бергә яшиләр. Алар да югары белемле, бизнес өлкәсендә эшлиләр икән.

– Сан-Францискода татар мәхәлләбез бар. Без анда милли һәм дини бәйрәмнәребезне үткәрәбез, – диләр алар.

Рамазан аенда тәравих намазлары да шунда укыла икән. Мәхәлләгә 250ләп милләттәшебез теркәлгән. Балалар өчен якшәмбе мәктәпләрендә телебезне, җыр-моңнарыбызны балаларга өйрәтәбез, үз милли гореф-гадәтләребезгә кайтару өстендә дә тырышып эшлибез, диләр алар. Кечкенә генә җыр төркеме дә эшләп килә икән. Милләттәшләребез өчен концертлар да куялар. Мәрхүм милләттәшләребезне җирли торган мөселман зиратыбыз да бар, дип куанып сөйләделәр алар. Кыскасы, тулы милли тормыш белән яши Америкада милләттәшләребез. Шулай гына була күрсен!

2009 елда Алманиядә яшәүче дөньякүләм танылган астрофизик галим Рәшит Сүняев белән дә очрашып, әңгәмә корып утырырга насыйп булган иде. Рәшит Сүняев – дөньякүләм танылган астрофизик. Россия Фәннәр академиясе академигы, Академиянең космик тикшеренүләр институтында бүлек мөдире, АКШ Милли фәннәр академиясе әгьзасы, Халыкара астронавтика академиясе әгьзасы, физика-математика фәннәре докторы. Милләттәшебезнең мондый дәрәҗәләрен тагын да дәвам итәргә булыр иде.

Рәшит Сүняев тумышы белән Ташкент шәһәреннән. Нәсел тамырлары элеккеге Пенза губернасы, хәзерге Мордовиянең Кадошкино районындагы Латыш һәм Иса авылларына барып тоташа. Әтисе Али Абдрахман улы Сүняев Латыш авылында ишле һәм хәлле гаиләдә туа. Әнисе Сәйдә Исхак кызы Кильдеева Латыш авылына күрше булган Иса авылыннан, әмма булачак ире белән Ташкентта гына очраша.

Рәшит Сүняев Ташкентта мәктәпне алтын медальгә тәмамлый. 1966 елда Мәскәү физика-технология институтын да кызыл диплом белән тәмамлый ул. Аннан соң академик Яков Зельдович җитәкчелегендә аспирантурада укый. Рәшит Сүняев йолдызларны һәм галәмне өйрәнүдәге уңышлары өчен АКШ физика институты һәм астрономия җәмгыяте тарафыннан 2003 елның иң күренекле астрофизигы булып таныла һәм Dannie Heineman фонды бүләгенә лаек була.

Рәшит Сүняевның фәнни хезмәтләре йолдызларны һәм бөтен галәмне өйрәнү белән бәйле. Ул теоретик кына түгел, практик галим дә. Узган гасырның 70нче еллар уртасында аны космик экспериментлар белән шөгыльләнергә җибәрәләр. Рәшит Сүняев күп космик иярченнәрдәге лабораторияларның җитәкчесе була. Мәсәлән, аның җитәкчелегендә «Мир» орбиталь станциясендә озак еллар эшләгән «Квант» модуле һәм рентген нурлары белән эшләүче «Гранат» телескобы фәнгә күп мөһим ачышлар китергән.

Рәшит Сүняев хатыны – табибә Гүзәл Әпсәләмова белән дүрт бала тәрбияләп  үстерәләр. Олы уллары Шамил –Американың Гарвард университетында молекуляр биология прфессоры. Икенче уллары – Усман Мәскәүдә яши, ул компьютерлар белгече, Мәскәү физика-инженерлык университетын тәмамлый. Кече уллары – Али – Алманиянең Кельн техник университеты профессоры. Кызлары Зөлфия Мюнхенда укый.

2017 елда Россия президенты Владимир Путин фән һәм технология, әдәбият, сәнгать өлкәсендә аеруча уңыш казанган күренекле эшлеклеләргә Дәүләт премияләре тапшырды. Алар арасында милләттәшебез мәшһүр астрофизик Рәшид Али улы Сүнәевның да булуы аеруча куанычлы.

2009 елда без аның белән татарча әңгәмә корып утырдык.

– Беркайчан да татарча укырга туры килмәде миңа, шулай да әти-әнием телен мин онытсам, алар мине гафу итмәсләр иде, – диде ул үзенең әңгәмәсендә. Дөньякүләм танылган галим үтә тыйнак һәм шул ук вакытта бик тә игътибарлы, кунакчыл тоелды миңа. Мондый зур шәхесләр белән очрашып сөйләшү үзе зур бәхет.

Кытайда яшәүче милләттәшебез Илья Рафыйк улы Габитов белән дә кызыклы очрашу булган иде. Ул үзе Кытайда туып-үскән. Әтисе һәм бабалары 1890 елларда Казаннан күченгәннәр. Шәрәфетдин бабасы рус илчелегендә консул булып эшләгән. Илья абыйның хатыны үзбәк милләтеннән.

– Өйдә гел татар телендә  сөйләшеп, үз ана телебезне хөрмәт итеп яшәдек, хәзер дә шулай, – ди Илья Габитов. – Кытайда татар мәктәпләре шактый иде, Гаспринский җәдит хәрәкәте вакытларында иң алдынгы мәктәпләрдән саналган Колҗадагы татар мәктәбе 1960 елга кадәр эшләп килде. Анда Абдулла Буби һәм аның хатыны татар мәктәбе үсешенә нык көч куйган. Аннан соң милләттәшләребез башка җирләргә күченеп китү сәбәпле, балалар саны кимеде һәм мәктәпкә ихтыяҗ бетте. Шул сәбәпле генә татар мәктәбе ябылды. Андагы хакимият, кирәк санасагыз, ачыгыз мәктәбегезне, үз телегездә укытыгыз, дип тора. 1942 елдан  илленче еллар ахырына кадәр физика, химия, математика дәреслекләрен кирил хәрефләрендә язылганнан укыдык. Әлифбаны гарәп имьлясында да укыдык. Без санаулы балалар өчен генә мәктәп тотмадык инде, ләкин өйдә ана телен белү, аны онытмау өчен әти- әни нык тырыша. Соңгы вакытларда үзбәк мәктәпләре дә шул хәлдә. Ә уйгыр мәктәпләрендә укучылар күп, алар гөрләп эшләп тора. Мәктәпләрдә белем бирү бушка, ә югары уку йортларында уку түләүле.

Яшьләр армия хезмәтенә ашкынып тора. Анда югары уку йортын тәмамлаучылар гына алына, аларны да сайлап кына алалар. Ата-аналар да, армия күрмәгән кеше, чын ир түгел, дип тәрбияли ир балаларын. Татар милләтенең үз милләте белән гаилә коруын телибез. Ләкин соңгы вакытларда андый пар табулар кыенлашты. Шулай да үз динебездән булган үзбәк, уйгыр, казакъ милләте белән гаилә кору да хуплана. Мин үзем Уйгур автономия районы Казакъ  өлкәсендә яшим. Бездә муллык, сарык итенең килосы бер долларга төште, – ди. – Соңгы вакытларда мәдәният бераз аксаграк, яшьләр чит ил йогынтысына бирелде. Начар гадәтләрне әйтсәк, наркотик белән сату иткән кешеләрне бездә аталар, авыручыларны дәвалыйлар. Сәүдә алга бара, бигрәк тә игенче, умартачылык белән шөгыльләнүчеләр рәхәт яши. Берара, югары уку йортын тәмамлаучылар эш таба алмый интекте, аннан соң бу карашның тискәре ягын күреп, хакимият бу фикерен үзгәртте. Хәзер югары уку йортын тәмамлаучыларга хөрмәт белән карыйлар.

– Сез Кытайда яшәвегез белән канәгатьме, үзегезне бәхетле итеп хис итәсезме? – дип сорыйм Илья абыйдан.

– Тырышсаң, син табарсың. Җирсүдән башкасын, – дип җавап бирде әңгәмәдәшем.

Мондый очрашулар вакытында үзеңне туган җиреңдә яшәвең белән бик бәхетле хис итәсең. Никадәр мул тормышта яшәсәң дә, әби-бабаларыңның кендек каны тамган, аларның эзләре, рухлары калган туган-туфрактан да кадерлерәк берни юктыр, мөгаен, читтә яшәүче милләттәшләребез белән очрашулар вакытында мин шуңа инандым. Мондый очрашулар башка илләрдә яшәүче милләттәшләребез белән дә бик күп булды, барысын да бу хатирәләрдә яңарту озакка китәр иде. Мин аларның һәммәсенә дә бик рәхмәтлемен.

 

Дания ГАЙНЕТДИНОВА

Фото: Николай Туганов 

«Мәйдан» №9, 2020 ел.

 


Комментарий язарга