Логотип «Мәйдан» журналы

Әлфия Ситдыйкова иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә булды

7 февраль көнне Тукай районы Калмия авыл китапханәсендә Әлфия Ситдыйкованың "Дөнья тәгәрмәче" китабын әдәбият сөючеләргә тәкъдим иттеләр.Зәвык белән бизәлгән, барлык эшләре күренеп торырлык итеп җиһаз...

7 февраль көнне Тукай районы Калмия авыл китапханәсендә Әлфия Ситдыйкованың "Дөнья тәгәрмәче" китабын әдәбият сөючеләргә тәкъдим иттеләр.
as5
Зәвык белән бизәлгән, барлык эшләре күренеп торырлык итеп җиһазланган китапханәдә, җыр-моң белән үрелеп барган кичәне, әлеге йортның хуҗасы Энҗе ханым Галиәхмәтова оештырды һәм алып барды. Бихисап көч куйган, үз эшенең остасы булган Энҗе ханымның хезмәте бәяләп бетергесез.
as6
Тукайлылар инде "Мәйдан" журналы аша әсәр белән танышырга өлгергәннәр. Бик күп сораулар бирделәр. Күңелгә ятышлы, рәхәт аралашу булды. Рәхмәт иҗатны зурлый белгән Калмия авыл халкына, Тукай китапханәләр челтәре җитәкчелегенә.
Минем сүзләргә иҗат ителгән җырларны башкарган җырчы-педагог Дания Сибгатуллинага.
as9
Бәйрәмдә Вера Сәлимова җитәкчелегендәге балалар сәнгать мәктәбе укучылары да чыгыш ясадылар. Аларның чыгышын сокланып карадык. Рәхмәт!
as2
as8
Татарстан республикасы Рәссамнәр берлеге әгъзасы Хәния ханым Гәрәева да үзенең фикерләрен белдерде.
as4
Мәктәп укучылары "Дөнья тәгәрмәче" повестеннән өзекне сәхнәләштереп күрсәттеләр.
as7
 
 
as3
as10
 















Әлфия СИТДЫЙКОВА

Фотолар: https://vk.com/id137181558

Комментарийлар