Логотип «Мәйдан» журналы

Әлфия Авзалованың игезәге табылган [фото]

Салават Фәтхетдинов чираттагы концертларын башлады. Быелгы сезонда тамашачыларны Татарстанның һәм Русиянең халык артисткасы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Казан консерваториясе проф...

Салават Фәтхетдинов чираттагы концертларын башлады.
Быелгы сезонда тамашачыларны Татарстанның һәм Русиянең халык артисткасы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Казан консерваториясе профессоры Зилә Сөнгатуллина сөендерә.
28нче сезонда Татар дәүләт филармониясенең совет чорындагы данлыклы солисткасы Әлфия Авзаловага бик тә охшаш булган җырчы кыз — Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының татар театр эстрадасы кафедрасының 1 курс студенты Сөмбел Заһидуллина төп игътибар үзәгендә. Әлеге охшашлык сәхнә экранында да яхшы күренә. Сөмбел концертның икенче өлешендә “Моң патшабикәсе” репертуарыннан берничә җыр башкарды.
С.Фәтхетдинов яшь укучысы Сөмбелнең “икенче Авзалова” булачагына ышана.
Үз чиратында яшь артист кыз үзенең мәртәбәле җырчыга охшаш булуын зур бәхет дип саный. “Миңа элек тә Әлфия апа Авзаловага охшаган булуым турында әйтәләр иде, инде Салават Зәкиевич та бу хакта әйткәч, моңа җитди карадым”, ди Сөмбел Заһидуллина.
Сөмбел 1996 елда Казан шәһәрендә туа. Әүхәдиев исемендәге Казан музыка училищесын 2016 елда тәмамлый. Укуын дәвам итәргә теләп, КДМСИның татар театр эстрадасы кафедрасына керә. Яшь башкаручыларның «Татар моны» -2013 Халыкара телевизион конкурс лауреаты.
 
Чыганак: Татар-информ

i (3)
авзалова

Комментарийлар