Логотип «Мәйдан» журналы

Елагыз!

Мин, авылга кайткач, ялгыз гынаЧыгамын да ындыр артынаКаралтылар ышыгына керепТынып калам.Минем каршыгаМин бәләкәй чакта уйнап йөргәнСукмак килә нәни инештән.Сабый чаклар! Тагын сезгә килдем,Яшеренеп...

Мин, авылга кайткач, ялгыз гына
Чыгамын да ындыр артына
Каралтылар ышыгына кереп
Тынып калам.
Минем каршыга
Мин бәләкәй чакта уйнап йөргән
Сукмак килә нәни инештән.
Сабый чаклар! Тагын сезгә килдем,
Яшеренеп таныш-белештән.
Миңа монда җайлы сезнең белән.
Карт авылым монда, үз күгем.
Берьялгызым гына, яшеренеп
Бер елармын, ахры, мин бүген.
Һәм елыйм мин. Ялгыз рәхәтлектән,
Сабый чаклар хатирәсеннән.
Каралтылар белән бергә елыйм,
Үксеп-үксеп елыйм һәм көләм.
Үзем уйлыйм: ярый әле, димен,
Еракта мин шәһәр, дуслардан.
Мескен хисләр, диеп, юкса алар
Көләр иде минем елаудан.
Безнең чорда сабыйлыкка кайту,
Елый белү оят санала.
Җитдилек һәм салкын канлылыкны
Яратарак төшә замана.
Ә мин монда берьялгызым гына
Чыгамын да ындыр артына
Каралтылар белән бергә елыйм,
Карамыйча алдым-артыма.
Дусларымнан яшереп ничә еллар
Җыеп йөргән интим күз яшен
Рәхәтләнеп түгәм!
Һәм уйлыймын:
Елый беләм – димәк, мин Яшим!
 

Гәрәй РӘХИМ


Фото: Гөлгенә Мирзагитова

Комментарийлар