Логотип «Мәйдан» журналы

“Ел студенты” милли премиясе җиңүчесе билгеле булды

Бөтенроссия V “Ел студенты” милли премиясендә җиңгән “Сәләт” яшьләр үзәгенең директор урынбасары Игорь Смирнов җиңүгә ирешүнең сере – үз-үзеңә ышану дип саный. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә с...

Бөтенроссия V “Ел студенты” милли премиясендә җиңгән “Сәләт” яшьләр үзәгенең директор урынбасары Игорь Смирнов җиңүгә ирешүнең сере – үз-үзеңә ышану дип саный. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.


0630 Фото: архив/Рамил Гали


“Үз-үземә ышаныч һәрвакыт бар, ләкин җиңәм дип беркайчан да уйламыйм. Җиңәм дигән фраза була икән, син җиңә алмаячаксың. Үз-үзеңә ышанырга гына кирәк, нәтиҗәне беркайчан да алдан төгәл әйтеп булмый”, - диде Игорь Смирнов.
Быел “Ел студенты” бәйгесе Казанның Идел буе физик тәрбия һәм спорт академиясендә узган. Игорь Смирнов 42 номинант арасында “Ел җәмәгать эшлеклесе” номинациясендә җиңү яулаган. Һәр җиңүчегә 100 000 сум күләмендә акчалата премия бирелгән.
Игорь Смирнов сүзләренчә, аның номинациясе дүрт сынаудан торган. “Үз-үзеңне тәкъдим итү, 82 федераль канун буенча тест, социаль проект яклау һәм дебатлар сынауларында катнаштым. Минем өчен иң авыры – көтү. Мондый конкурсларда беренче тапкыр гына катнашуым түгел, нәтиҗәләрне көтәргә яратмыйм”, - ди ул.
“Ел студенты” бәйгесе турында икенче курста укыганда ук белә идем. Россия күләменә чыгар өчен, республика турын җиңү – мәҗбүри. Узган ел Татарстанда җиңгәч, быел миңа Россия күләмендә катнашырга тәкъдим иттеләр. Мин баш тартмадым һәм портфолиомны октябрь аенда җибәрдем”, - диде Игорь Смирнов.
Игорь Смирновка ТРның Яшьләр эшләре министрлыгы, “Сәләт” оешмасы, Казан федераль университеты һәм якын кешеләре көч биреп, ярдәм итеп торган.


Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/26/175929/

Комментарийлар