Логотип «Мәйдан» журналы

Ел азагына Татарстанда үзмәшгульләр саны 60 меңгә җитәр дип фаразлана

Ел азагына Татарстанда үзмәшгульләр саны 60 меңгә җитәр дип фаразлана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифиингта билгеле булды.Татарстан Премьер-министры урынбасары Шамил Гафаров респу...

Ел азагына Татарстанда үзмәшгульләр саны 60 меңгә җитәр дип фаразлана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифиингта билгеле булды.
Ел азагына Татарстанда үзмәшгульләр саны 60 меңгә җитәр дип фаразлана
Татарстан Премьер-министры урынбасары Шамил Гафаров республикада 15 апрельгә үз эше белән шөгыльләнүче 8 меңнән артык үзмәшгуль кеше теркәлгәнен әйтте. Алар барысы да яңа салым режимын кулланучылар. Салым ставкасы физик затлар өчен үз товарын сатудан алынган керемнең 4 процентын тәшкил итә. Әмма аларның еллык кереме 2,4 млн сумнан артык булмавы шарт.
“Татарстан Президенты бу мәсьәләне шәхсән үзе контрольдә тота”, - диде Шамил Гафаров.
Казанда үзмәшгульләрнең саны 3 мең, Чаллыда – 1 меңнән артык. Түбән Кама, Яшел Үзән, Әлмәттә 300дән күбрәк. Республикада һәр муниципаль районда үзмәшгуль булып теркәлгән кешеләр бар.
Фото: Егор Никитин

https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/16/184616/

Комментарийлар