Логотип «Мәйдан» журналы

Ел ахырына кадәр Чаллыда бассейн һәм футбол кыры ачылачак

Ел ахырына кадәр Чаллыда бассейн һәм футбол кыры ачылачак. Бу турыда Татарстан спорт министры Владимир Леонов республиканың Токиода җәйге Олимпиадага әзерлегенә багышланган коллегиядә хәбәр итте.Соңгы...

Ел ахырына кадәр Чаллыда бассейн һәм футбол кыры ачылачак. Бу турыда Татарстан спорт министры Владимир Леонов республиканың Токиода җәйге Олимпиадага әзерлегенә багышланган коллегиядә хәбәр итте.
Ел ахырына кадәр Чаллыда бассейн һәм футбол кыры ачылачак
Соңгы елларда Татарстанда шәһәр һәм районнарда заманча спорт инфраструктурасын булдыруга зур игътибар бирелә, әмма җавап инициативасы булмаса бу процесс чынга ашырыла алмый. Татарстан спорт министры Владимир Леонов җитәкчелек спортны үстерү белән кызыксынган республика районнары һәм шәһәрләрен атады. Алар – Әлки, Саба, Тәтеш, Баулы, Лаеш, Югары Ослан, Алабуга районнары, шулай ук Казан, Чаллы, Түбән Кама, Яшел Үзән, Бөгелмә, Әлмәт шәһәрләре.
Министр Чаллы администрациясенең массакүләм һәм югары казанышлар спортын үстерүдә актив булуын әйтте.
«Без Наил Мәһдиев белән даими элемтәдә торабыз. Биредә спорт инфраструктурасын камилләштерү өстендә даими эш алып барыла. Ел ахырына кадәр Чаллыда 50 метрлы бассейн һәм футбол кыры файдалануга тапшырылачак», — диде Владимир Леонов.
Аның сүзләренчә, якындагы елларда автошәһәрдә барлыкка килергә тиешле спорт корылмалары исемлеге дә бар.
«Әлегә бу проектлар 100 процент финанслана дигән сүз юк. Әмма аларның кирәк булуына шик юк, алар гамәлгә ашырылачак. Ике ябык шугалак, көрәш сарае, нәфис гимнастика үзәге, шулай ук Гөлнара Галкина-Сәмитова җиңел атлетика мәктәбе турында сүз бара. «Олимпийский» спорт мәктәбен капиталь ремонтлау мәсьәләсе хәл ителергә тиеш. Барлык объектлар да юл картасында, алар буенча фикер алышулар бара», — диде министр.
Фото: Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/24/194190/

Комментарийлар