Логотип «Мәйдан» журналы

Экспромт

Кама да ул, Чулман да…Бигрәк матур чыннан да…Карап туймалы түгел,Хисне тыймалы түгел…Сизелми акканы да,Ярларга какканы да…Гомерләр дә ага шул,Сизелми дә кала шулГомерләрнең акканы,Кояшларның батканы…Ә...

Кама да ул, Чулман да…
Бигрәк матур чыннан да…
Карап туймалы түгел,
Хисне тыймалы түгел…
Сизелми акканы да,
Ярларга какканы да…
Гомерләр дә ага шул,
Сизелми дә кала шул
Гомерләрнең акканы,
Кояшларның батканы…
Ә Чулман ага, ага
Ерак диңгезгә таба…
Агар ул бездән соң да,
Агар ул сездән соң да…
08.08.2017
 

Роберт МИҢНУЛЛИН


Фото: «Мәйдан журналны август (№8, 2018) саны

Комментарийлар