Логотип «Мәйдан» журналы

Эксперт киләсе кышта һава торышы аномалияләре күп булыр дип фаразлый

Соңгы елларда Россия территориясендә «нервылылык» климаты хөкем сөрә, бу глобаль җылыну йогынтысына бәйле.«Нәтиҗәдә һава торышын фаразлау кыенлаша бара», — дип сөйләде Россия Greenpeace ешмасының «Кли...

Соңгы елларда Россия территориясендә «нервылылык» климаты хөкем сөрә, бу глобаль җылыну йогынтысына бәйле.
«Нәтиҗәдә һава торышын фаразлау кыенлаша бара», — дип сөйләде Россия Greenpeace ешмасының «Климат һәм энергетика» юнәлеше җитәкчесе Василий Яблоков.
«Һава массаларында гадәти циркуляция үзгәрә, шулай ук Арктиканың җылынуы белән бәйле төрле көтелмәгән процесслар һава торышына көтелмәгән йогынты ясарга мөмкин», — дип яза белгеч сүзләренә сылтама белән Sputnik радиосы.
Элек һава аномалияләре Россиядә еш очрамаган, хәзер аларның саны даими арта. Шул сәбәпле, киләсе кышта температура аномалияләре, явым-төшемнең югары яки түбән дәрәҗәдәге рекордлары булуы көтелә.
«Без бу ел башындагы һәм узган ел ахырындагы кебек карлы, салкын классик кышны да көтә алабыз. Шулай ук климат үзгәрү аркасында барлыкка килә торган аномаль явым-төшемнәр була ала», — диде Яблоков.
 
Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/30-09-2021/ekspert-kil-se-kyshta-ava-toryshy-anomaliyal-re-k-p-bulyr-dip-farazlyy-5839561

Комментарийлар