Логотип «Мәйдан» журналы

Әгәр ютәл башланса...

Мондый вакытта кул астындагы әйберләр дә ярдәмгә килер.Бер баш суганны вак кына тураганнан соң, чәй пешергән кебек, өстенә кайнар су коеп, биш минут чамасы каплап тотасың. Шуны ике-өч минут эчендә аз...

Мондый вакытта кул астындагы әйберләр дә ярдәмгә килер.ot-kashlya
Бер баш суганны вак кына тураганнан соң, чәй пешергән кебек, өстенә кайнар су коеп, биш минут чамасы каплап тотасың. Шуны ике-өч минут эчендә аз гына йотымнар белән эчеп куясың.
Бал, глицерин һәм лимон сутын бер өлештә алып, яхшылап бутарга һәм көненә өч тапкыр берәр чәй калагы кабып куярга киңәш ителә.
Эвкалипт яфрагы яисә бөтнек белән ингаляцияне даими ясау каты ютәлне дә басарга мөмкин. Әлеге үләннәрнең эфир маен да кулланырга була.
Озакка сузылган ютәлне фенхель (укропның бер төре) салып кайнатылган сөт белән йомшартырга була. Аны йокларга ятар алдыннан йотымлап кына эчәргә кирәк.
 
Фото: blackpantera.ru

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/g-r-yut-l-bashlansa-544555/ сайтыннан алынды.

Комментарийлар