Логотип «Мәйдан» журналы

Әгәр... Мәгәр...

Белер идем мин нишләргә –Алтынга манар идем ләҺәр тумыш көнне, мәгәр –Бу гомерне өр-яңаданКайтарып булса әгәр...Яшьлегемдә сөйгән кызныБәхеткә күмәр идем минЯтка бирмичә, мәгәр –Яшьлегемне өр-яңаданКа...

Белер идем мин нишләргә –
Алтынга манар идем лә
Һәр тумыш көнне, мәгәр –
Бу гомерне өр-яңадан
Кайтарып булса әгәр...
Яшьлегемдә сөйгән кызны
Бәхеткә күмәр идем мин
Ятка бирмичә, мәгәр –
Яшьлегемне өр-яңадан
Кайтарып булса әгәр...
 
Чит-ят җирләргә китмичә
Яшәр идем туып-үскән
Авылда гына, мәгәр –
Язмышымны өр-яңадан
Кайтарып булса әгәр...
 
Матур итеп киендереп,
Тәмле ашка тиендереп
Яшәтер идем, мәгәр –
Әти-әни исән чакны
Кайтарып булса әгәр...
 
Көне-төне шигырь язып,
Шигырь белән генә азып
Яшәр идем мин, мәгәр –
Гомеркәйне, асылкайны
Кайтарып булса әгәр...
 

Гәрәй РӘХИМ


Фото: https://ru.freepik.com 

Комментарийлар