Логотип «Мәйдан» журналы

Әфлисунлы үрдәк

Болай әзерләнгән кош ите сусыл, йомшак һәм бик тәмле була.Яңа ел табынына куеласы сый-нигъмәтләр турында уйлана башларга вакыт, кызлар. Әфлисунлы үрдәк нинди генә бәйрәмнең дә яме булачак.Ә ул болай ә...

Болай әзерләнгән кош ите сусыл, йомшак һәм бик тәмле була.utka
Яңа ел табынына куеласы сый-нигъмәтләр турында уйлана башларга вакыт, кызлар. Әфлисунлы үрдәк нинди генә бәйрәмнең дә яме булачак.
Ә ул болай әзерләнә: үрдәкне кичтән үк маринадларга кирәк. Моның өчен 2 аш кашыгы бал, 3-4 кашык соя соусын, калак очында аджика, тоз, борыч, вак кыргычтан чыгарылган 4-5 тырнак сарымсак, ярты әфлисун сутын бергә бутап, үрдәкнең эчен-тышын ышкыгыз. Ул шулай иртәнгә кадәр салкынча урында торсын.
Мичкә куяр алдыннан үрдәк эченә әчкелтем-баллы алма һәм әфлисун кисәкләре тутырыгыз. Ә аннары фольгага төреп, 200 градуста 1,5 сәгать пешерегез. Соңыннан фольганы ачып, калган маринадны үрдәк өстенә сылап, янә 20 минут кызартып алыгыз.


Фото:km-doma.ru


https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/flisunli-rd-k-560474/

Комментарийлар