Логотип «Мәйдан» журналы

Ефәк пәрәвез

Кояш шактый сизелерлек түбәнәя барса да, аның нурлары җиһанга юмарт җылылык сибә. Талгын гына җил исеп куя, биегрәк үләннәргә кунган нечкә ефәк пәрәвез җепләре тирбәлеп-тирбәлеп ала. Кипкән чирәм өсте...

Кояш шактый сизелерлек түбәнәя барса да, аның нурлары җиһанга юмарт җылылык сибә.
Талгын гына җил исеп куя, биегрәк үләннәргә кунган нечкә ефәк пәрәвез җепләре тирбәлеп-тирбәлеп ала. Кипкән чирәм өстенә ятып, Галимулла абзый зәңгәр күктәге ап-ак болытларга карап башын чайкап куя: дөньяда нинди хозурлык, җылы, рәхәт! Каядыр мәңгелеккә юл тоткан ак болытлар әкрен генә агып, төрле кыяфәткә керә. Әнә берсе йөгереп баручы чебеш сыман иде... Инде менә икенчесе, бөдрәләнеп, сарык бәрәне төсен алды. Ул гади сурәтләр Галимулла абзыйның хәтер төпкеленнән үзенә дә сиздерми әллә кайчангы өзек-өзек вакыйга-хәлләрне, аларга бәйләнешле кешеләрне, аларның йөзләрен калкыта. Хәтер түреннән алар нәкъ шушы ак болытлар шикелле шуа да шуа.
Бүген Галимулла абзыйның кәефе әйбәт. Кып-кызыл булып өлгергән помидорларны җыйды, фанер өстенә яхшылап тезеп куйды. Уллары, киленнәре килеп алыр, әзерне алып китәргә генә вакытлары табылыр. Помидор бәйләгән таякларны да Галимулла абзый, җыеп алып, подвалга кертеп салды. Киләсе елга чаклы алар да ял итсен инде, быел әнә нихәтле помидор күтәреп торды­лар... Әйе...
Помидор таяклары исенә төшкәч, Галимулла абзыйның йөзенә тагын елмаю йөгерде. Аларны картка бакча күршесе Сәйфи бүләк итте. Әйбәт ке­ше... Яшь булса да, меңне белә – прафис­сыр.
– Менә сиңа, Галимулла абзый, чикләвек агачыннан кисеп, помидор бәйләргә таяклар алып килдем. Әйдә, рәхәтен күр. Үзләре җиңел, үзләре нык, тиз череми дә, – диде прафиссыр. – Менә ничәнче ел инде безгә шундый колгалар «әтличне» хезмәт итә. Мактап бетерерлек түгел.
...Автобус тукталышына килгән кешеләр картның коры үлән өстендә күккә карап, хәрәкәтсез ятуыннан шик­ләнеп, якынрак килә дә, аның елма­еп, рәхәтләнеп, изрәп, буыннарын язды­рып ятканын аңлап, аны-моны әйтми, читкәрәк китә.
Автобус көттерә. Кайтырга җыенган бакчачылар да, басып торып арыгач, җиргә чүмәшә, утыру җаен карый. Шикләнәсе юк, җир коры, кипкән үлән шытырдап тора. Кош-корт, чирәм, үлән арасыннан иренеп кенә җим чүпләп йөри. Алар да җәйнең соңгы көннәренең рәхәтен күреп калырга теләгәндәй, башларын әле бер, әле икенче якка кый­гай­тып, күкне күзәтә дә, тагын үз эшлә­ренә тотына.
Ә мең төрле җан ияләре – кыр­мыскалар, чикерткәләр, коңгызлар һа­ман эштә: йөгерә, сикерешә, аяз, матур, рәхәт көннән файдаланып калыр өчен­дер инде, бетмәс-төкәнмәс эш белән мәш­гуль... Әйе, дөнья бу. Исән-саулар өчен шатланып туймаслык рәхәт дөнья. Ә инде... Ярар ла, бүген көне ул түгел. Авыр уйлар читтә йөреп торсын.
Сәйфигә теге Дибарау сортлы поми­дор орлыгын бирдеме соң әле ул? Шай­­тан алгыры, кара син аны. Хәтер тү­гел инде бу, тишек чиләк. Заманында Коръән­не яттан су урынына эчкән кеше бит ул... Хәзер менә ялгышкалап ала. Юк, ул изге китап сурәләрен ялгышып укырга ярамый. Монысын Галимулла абзый гөнаһка саный. Коръән – Коръән инде ул.
Менә бу Дибарау орлыгын биргәнен-бирмәгәнен хәтерләмәү дә бернигә сыймый. Һе, кара син, ә!
Карт җиргә җәйгән иске плащыннан торып утырды. Кәефе кырыла башлады мәллә? Ул тирә-ягына каранып алды. Шәһәргә кайтучы кешеләр шактый җыелган икән. Һәй, бу автобус йөртү­челәрне! Теге колга сыман озын буйлы җилбәзәкләр нишли анда тагын? Сигарет кабын җиргә аттылар түгелме... Тирә-юньдә аунап яткан тәмәке төпчекләре, буш шешәләр, конфет кәгазьләре генә җитмәгән, табигатьне һәркем шулай пычрата башласамы?
Галимулла абзый тезләнеп әкрен генә торды да, теге үсмерләр ташлаган капны алып, каршыларына китте. Барды, тук­та­ды, дәшми-нитми генә капны суз­ды. Күрәсең, тегеләр картлач әллә җиңе­ләя башлаганмы, дип уйладылар, гаҗәп­ләнеп, аңа текәлделәр. Капны алырга ниятләре юклыгын күргәч, карт аны берсенең сумкасы өстенә куйды да плащы, кәрҗине янына китте.
– Эй, старик, ты че, очумел? Ты что маклашки захотел? – дип «колгаларның» берсе картка таба юнәлде.
Тукталыштагы бер хатын:
– Оятлары да юк, олы кеше дип тә тормыйлар, – дисә, кайберләре:
– Үзе дә инде... Сөт теше дә төшмәгән нәмәстәләргә бәйләнергә, – дип каршы килде.
Карт кабат урынына барып утырды. Үсмерләрнең берсе, якын ук килеп, аңа тибәргә җыенган иде, аны кемдер кинәт кенә муеныннан кысып, кулын каерып тотып алды.
Икенче «колга»:
– Мужик, мужик, ты чего! Отпусти его! – дип иптәшенә ярдәмгә ашыкты.
– Яшьләр, кисәтеп әйтәм, ачуымны чыгармагыз. Бабай хаклы, ә сез – юк.
Моны беренче «колга»ның кулын каерып тоткан кыска буйлы, юан муенлы, күзләре ут кебек янып торган ир кеше әйтте.
– Олы кешеләргә генә түгел, үз ишегезгә дә кул күтәрмәгез. Моның начар бетәсен онытмагыз, – диде ул.
Кинәт кенә килеп чыккан бу хәлдән соң егет кисәкләре әтәчләнеп тормады. Нык бәдәнле, беләкләре күлмәгенең кыска җиң кабартып торган ирдән шүрләделәр, бәхәсләшә-бәхәсләшә тукталыштан китеп үк бардылар. Ир кеше Галимулла абзый янына килеп, җиргә утырырга ниятләгән иде, карт плащының читенәрәк шуды да кулы белән дәшми-нитми үз янында урын күрсәтте. €йтерсең лә әле генә нәкъ менә шушында берни дә булмады, беркем дә берни дә күрмәде, ишетмәде. Бераз сүзсез торгач, Галимулла абзый ирдән:
– Дибарау дигән помидор сортың бармы? – дип сорады. – Бик яхшы сорт. Эре түгел. Тип-тигез. Тозларга дисәң, үтергән дә бетергән инде менә.
– Юк ул миндә. «Бычье сердце», тагын әллә нинди сортлар бар. Дибарау юк.
– Бирермен. Виноград шикелле кат-кат булып үсә. Тәме дә шәп.
– Рәхмәт.
– Киләсе ялда шушында очрашырбыз. Помидорларның иң шәбен сайлап алып килермен. Орлыкка калдырган­нан. Орлык киптерә беләсеңме?
– Беләм анысы.
– Алайса бик шәп.
Галимулла абзый кызгылт тамыр белән чуарланган күзләрен еракта зәң­гәр­ләнеп торган урманга озак кына төбәп торгач:
– Әй, дөньяның хозурлыгы, ә? – дип куйды. – Менә карап ятам-ятам да, бу якты дөньяда кешенең илаһи бөеклегенә сокланам, әйе. Син, энем, кем дип әйтим, гаҗәпләнмә әле... Шул ук вакытта...
– Булат исемле мин...
– Мин – Галимулла. Син, Булат энем, гаҗәпләнмә әле... Бу матур дөнья­га Ходай Тәгалә кешене сәгадәт тавы­на менсен дип, рәхәт күрергә ярат­кан бит. Кара әле бу камиллекне, бу матур­лыкны... Кояш кояш урынында... Җир җир урынында. Бар җан иясе яшәр өчен, буын калдырыр өчен мәш килә. Шулар арасында әнә теге корыкуык кыдрачлар да очрап куя, кәнишне.
Галимулла абзый ике-өч көнлек җирән­су-аксыл сакалын җиңелчә генә сыйпап ала. Мондый матур көндә, җа­ның рәхәтләнеп, иркенәеп киткән мизгел­ләрдә сөйләшеп торуны гө­наһ санагандай, кинәт кенә тынып кала, аннары тагын үз уйларын сүтә башлый.
– Этнең теше бар. Мәченең тырнагы. Кошның томшыгы. Һәр җан иясенең дөньяда яшисе килә. Ул яшәү өчен көрәшә... Әйе... Ә кеше? Ходай аңа иң зур, иң көчле корал биргән. Акыл. Акыл! Ә ул аны менә хәзер, менә бүген куллана беләме, ә? Кара инде бу чүплекне! Кеше шушы табигатьнең таҗы бит ул. Нишләп соң кеше дигәнең үзен шушы хозурлыкка каршы куя? Ә? Әх!
Галимулла абзый, онытылып бугай, соңгы уйларын кычкырып ук әйтеп салгач, уянып киткәндәй, янәшәсендә утырган Булатка карап алды.
– Гел болай барса, кеше дигән җан иясе үзен-үзе югалтачак, – диде Булат. – Сез дөрес әйтәсез, Галимулла абзый.
– Ә-ә, юк! – Карт кинәт аңа каршы төште. – Юк. Ходай аны үзен-үзе бетерергә дип яратмаган энем, кем... Булат. Алай булмый ул, юк. Стал быть, кеше яшәргә тиеш. Камилләшә барып... яшәргә тиеш, кәнишне. Хөрмә төше була алмаса да. Әйе. Ярар, Булат энем. Дибарауны утырт син, утырт. Мин сиңа аның менә дигән орлыгын бирермен. Үзе бик һәйбәт шыта, һәйбәт үсә... Әйе...
Автобус озак килми торганга ачуы чыккан халык картның тыныч кына шулай әңгәмә корып, гәпләшеп утыруын ишетепме, тына төште.
– Менә син кем... Булат энем, бу көмеш пәрәвезләргә кара әле. Бөтен дөньяны басып, сарыла алган нәрсәгә сарылып, таралып, җилфердәп торалар. Әйе. Бөтен гомерләре... бер-ике көн инде аларның... Әйе. Анда да яңгыр яумаса. Ә төптән уйласаң, ай-һай... Коры, матур көз көнендә ел саен бөтен дөньяга таралалар. Ел саен. Мәңгелек бит алар.
Кеше дә шулай... мәңгелек. Үзен-үзе тота белсә... Әйе. Эчкечелеккә бирелеп, тәмәке тартып, борчуга сабышып эштән чыкмаса... Борчу да бик бетерә кешене, борчу да. Әнә бит... автобус килмәгәнгә ничек җеннәре чыга. Кая ашыгалар? Ә бер уйлап карасаң, шушы хозурлыкта, рәхәтләнеп саф һава сулап тик утыр бит инде, югыйсә? Шулаймы, юкмы? Бәхет бит бу.
– Бәхет дип... Бәхет анда гына түгелдер инде ул, абзый...
– Һәй, энем... кем... Булат, мин алай димәдем ләса. Юк, анда гына түгел, кәнишне. Ә менә дөнья куып, яшәүнең рәхәтен татый белмәсәң, аның ни кызыгы бар соң? Саранланып, ишек шыгырдаганнан да төсең качса, эчеңнән сызып, тирә-юньне, әйләнә-тирәңдәге кешеләрне күзең, күңелең күрмәсә, ул инде бәхет түгел, бәхетсезлек, ягъни мәсәлән. Автобус күренмиме соң, халык тынычланыр иде, диюем.
– Юк бит әлегә...
– Ярый, алайса. Тыңласаң, мин сиңа, Булат энем, бер гыйбрәтле хәл сөйлим әле... Бу карт чистый чыршы сагызы булды димәсәң, ә?
– Юк, Галимулла абзый, юк. Син әллә кайсы ягың белән минем әтине искә төшердең бит әле. Ул да шулай җае килгәндә тәфсилләп сөйләшеп утырырга ярата иде. Хәзер мәрхүм инде.
– Ярар, авыр туфрагы җиңел, гүре нурлы булсын. Мин аның шәрифләренә дога кылып алыйм әле. Атаңның исеме ничек дидең әле?
– Габделбәр иде.
– Хуш...
Карт авыз эченнән генә дога укып, битен сыпыргач, зәңгәрләнеп торган урманга кабат күз төшереп алгач, салмак кына сөйли башлады. Гыйб­рәтле хәл дигәнне ишеткәнгәме, башка юлчылар да әкренләп болар янына елышты.
– Фронттан без авылга берничә кеше генә исән кайттык. Шуларның берсе Гарәфетдин ие. Күкрәге тулы орден-медаль. Ул миннән олырак ие. Гомерле булды. Тик тормышы кызыксыз үтте.
– Хикмәт нәрсәдә иде соң?
– Тыңла син. Авылда алар тау өстендә гомер итте. Мул яшәделәр. Ә тау астында, үзләре алдында гына Гарәфет­диннең ата-анасы яшәде. Бик картлар ие инде. Карт белән карчык җәен-кышын җитәкләшеп урманга утынга йөри, өйләре чыпчык оясы хәтле генә булса да, ягарга кирәк бит, язын бакча казып бәрәңге утырта, ә менә Гарәфетдин ник бер төшеп ярдәм итеп карасын! Тамаклары тукмы, өс-башлары бөтенме, өйләре җылымы-юкмы, әйләнеп тә карамады. Хатыны бик үчле, усал, саран, косыгын кире ялар бер нәрсә ие. Шуның алдында чүкте инде ул, шуның сүзеннән чыга алмады. Ничек йөрәге чыдагандыр ул әрекмән боламыгының. Әтисе сукыраеп, ничә ел сәке өстендә утырды, бу пошынмады, төшеп тә карамады, әллә бар аңа ата-анасы, әллә юк. Хатыны култык астында ышык тапты. Күрше-күлән мунча ягып кертте, ә болар – юк.
Ахырдан нәрсә белән бетте диярсең инде, син, иеме? Ямьсез бетте шул, ямьсез. Казанда яшәгән олы улы да, сугыштан соң туганы да эчкечегә әйләнде. Кечесе әллә кайларга Себерләргә китеп, айдан-айга: «Мине куып чыгаргандай чыгарып җибәрдегез, кайтам да малны бүләм», – дип җанын талап торды. Атасы күзенә малы да күренмәде, рәхәте дә булмады. Картая-картая Гарәфетдин акылга да җиңеләя башлады, ярый үлеп котылды. Ә теге малае кайтып, абыйсы, анасы белән судлашып бетте. Вак-төяк кулга төшереп, җанына җылы урын таба алмыйча янә китеп югалды. Соңыннан кайдадыр поезд астына эләккән дигән хәбәре килде. Кызының да бәхете булмады, ирдән-иргә йөреп, аннары бер урыска чыгып, этле-мәчеле яшәде. Әниләре йөрәге ярылып үлде. Менә ул, энем Булат, тормыш хәлләре. Ходай Тәгалә белә, күрә ул. Аның каргышыннан сакланырга кирәк. Гөнаһың өчен үзең генә түгел, җиде буын балаң да җаваплы була. Ата-ана хакы дигән нәрсә дә бар бит бу дөньяда... Әйе... Теге автобус булды бугай, иеме?
– Әйе, шул... Ниһаять.
Бакчачылар кәрҗиннәре, сумкалары янына ашыкты. Галимулла карт та салмак хәрәкәтләр белән торып, плащын какты да, кәрҗинен күтәреп автобуска юнәлде. Булат аңа ярдәм итәргә теләгән иде дә, карт:
– Кирәкми, энем. Кул-аягым йөргәндә мин бөтен эшне үзем эшләргә тиеш, – дип каршы төште. Ул автобус янына килеп җиткәндә ишекләр ачылып китте. Һәй, ни гаҗәп, әле генә шау-гөр килеп автобуска ябырылган кешеләр:
– Әйдә, бабай, әйдә кер, – дип Галимулла абзыйга юл бирделәр. Карт­ның йөзенә елмаю йөгерде, ул рәхмәт укый-укый автобуска кереп утырды. Аның янына Булат урнашты. Алар уйга бирелеп, шактый гына сөйләш­ми кайттылар. Бераздан Булат әйтеп куйды:
– Кеше – ефәк пәрәвез дисең инде... шулай шул... Табигатьнең иң сөекле баласы... Ефәк пәрәвез...
* * *
Икенче атнада Булат тукталышка шактый алдан килде. Тора-бара бакча­чылар күп җыелды, тик Галимулла абзый гына күренмәде. Нәрсә булды икән картка, сүзендә тора торган абзый кебек иде ләбаса, дип Булат түземсезләнеп көтте. Бермәлне аның күзенә унбер-унике яшьлек малай чалынды. Ул әле бер ир кеше янына, әле икенчесе янына килеп, нидер сорап йөри иде.
– Кара инде, ә! Өс-башы да матур үзенең, чәче дә пөхтә итеп алынган, димәк, тәрбиясе бар, ә үзе кешеләрдән нидер соранып йөри, – дип Булат ачуланып та өлгерде.
Ул арада малай аның янына килеп туктады. Булат аны шелтәләргә генә дигәндә, малай:
– Абый, сезнең исемегез Булат тү­гелме? – дип сорады.
– Әйе, Булат мин. Ә бу сиңа нигә кирәк булды әле?
– Әй, таптым бит тәки. Бик яхшы булды әле. Менә сезгә Галимулла дәү әтием помидорлар бирергә кушты. Орлыкка дип. Мә, алыгыз, – диде малай һәм пакетка салган кып-кызыл дүрт-биш помидор сузды. Булат рәхмәт әйтеп, помидорларны алды да:
– Ә дәү әтиең үзе кайда соң, ник килмәде? – дип сорады.
– Авырып китте әле ул. Бик йөткерә. Карт бит инде. «Ничек тә таба күр, кулына тоттыр», дип кат-кат әйт­те.
– Ярар, энем. Бик зур рәхмәт әйт үзенә. Тизрәк терелсен иде.
– Ярар, Булат абый. Хушыгыз, – диде малай. Аннары кулындагы оч­кыч моделенең пропеллерын зыр-зыр әйләндереп йөгереп китте.

Комментарийлар