Логотип «Мәйдан» журналы

Әдилә Сәфәрова: «Яңа ел — сынау. Бу чорда кеше аек акылын югалта»

Танылган алып баручы Әдилә Сәфәрованың инстаграмдагы фәлсәфи постлары һәрвакыт уйланырга мәҗбүр итә. Аларның чираттагысында ул Яңа ел шаукымына бирелеп, аек акылны югалтмаска чакыра. «Җәмәгать, купшыл...

Танылган алып баручы Әдилә Сәфәрованың инстаграмдагы фәлсәфи постлары һәрвакыт уйланырга мәҗбүр итә. Аларның чираттагысында ул Яңа ел шаукымына бирелеп, аек акылны югалтмаска чакыра. edile-seferova-bulek
«Җәмәгать, купшылык заманында яшибез. Безнең әниләр дефицит, ачлык, юклык белән сыналган булса, без киресенчә, купшылык, барлык белән сыналабыз.
Миңа әни еш кына: «Сезгә кидертергә кибеттән алырга әйбер юк иде. Сезнең кебек бала үстерү кемгә бирелгән ул», — ди. Суны колонкадан ташыйлар иде, керне кул белән юалар иде, суны кире урамга чыгарып түгәләр иде. Шартлар юк, шулай да зарланмаганнар.
Ә без хәзер бал-майда яшибез. Хәзерге заман кешесе мал белән сынала. Мал җыю, узышу, күршеңнән уздырып зуррак йорт төзү, текәрәк машина алу һәм башкалары.
Безнең сөекле Пәйгамбәребез дә, аңа Аллаһның сәламе булсын, «Мин алда булачак кешеләрнең ялтыравык тормышка алдануларыннан куркам», - дигән.
Менә Яңа ел чоры да үзенчә сынау чоры. Бөтен яклап безгә: «Тегене ал, моны ал», - диләр. Кеше аек акылын югалта. Шаукымга бирелеп, ниләр генә алып бетерми. Берзаман караса, акчасы беткән. Дөресме шулай? Бу динебездә исраф итү дип атала. Исраф ул — зур гөнаһ. Кирәгеннән артыкны алу. Шуңа күрә кибеткә керсәгез, мин язганнарны онытмагыз, кирәген генә алыгыз, яме. Үзегезне алдауга юл куймагыз», — дип яза ул.
 

Фото: https://pixabay.com


https://intertat.tatar/news/social/24-12-2020/dil-s-f-rova-ya-a-el-synau-bu-chorda-keshe-aek-akylyn-yugalta-5794415

Комментарийлар